Лиана Кырымга бара
17-29 августларда Кырымда "Алтын мәйдан" халыкара фольклор фестиваль-конкурсы узачак.
Керәшеннәрне 16 яшьлек Сарман кызы Лиана Антонова тәкъдим итәргә җыена. Ул фестивальгә 4 керәшен җыры белән бара. "Кунак көе" һәм "Уракайлар урдым" җырларын аккапеллага башкарса, "Душа мой" белән "Печән өстендә" дигәннәрен эстрада вокалы номинациясендә җырлаячак. Лиана хәзер "чемодан настроение"се белән йөри....