Чаллыда керәшен яшьләре җыены
Быелның 14 феврале керәшен яшьләре өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчедән, Гашыйклар көнен бәйрәм итсәк, икенчедән бу көнне Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләре форумы үтте.
Форумга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләреннән, Зәй, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Бакалы районнарыннан яшьләр җыелган иде.
Җыенның нәкъ тә Гашыйклар көненә туры китерелүе...