Чаллы керәшен яшьләре кунак төшерде
14 февраль көнне Чаллы халыклар Дуслыгы йортында Чаллы керәшен яшьләренең икенче форумы узды. Яшьләр соңгы өч елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алга таба планнар кордылар. Яңа идарә составы сайланды. Форумга кунак булып Казан, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Алабуга һәм башка шәһәр-районнардан, күрше Башкортстан Республикасы Бакалы авылыннан да яшьләр килгән иде....