Көзләрен дә чәчәк атты "Бәрмәнчек"
27 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Филармония концертлар залында "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле үзенең чираттагы концерт сезонын ачты.
Концертның беренче өлеше елдагыча Питрәч ягы керәшен җырулары белән башланып китте. Аннан Менделеев, Кайбыч блоклары тәкъдим ителде. Нагайбак керәшеннәренә багышланган өлеш быел яңартылган, озайтылган иде. Казакларның бию дәрте залдагыларга да күчте, ташамачы артистларны...