Яшәсен җыр!
Якты дөньяга килгәч тә, газиз әниләребез, һәр көнне, бишек җырлары белән нәни күңелләребезне юаткан. Шулай итеп, күңелләргә тәүге моңнар ана сөте белән керә һәм гомер буена артып, ныгый гына бара. Тыңлаган саен, җыр күңелләрнең түренә үтеп керә, шунда юаныч булып саклана.
Кечкенә вакыттан ук - балачак, әти-әни, туган туфрак, халыкара...