Керәшен священниклары саны артты
Шөкер, соңгы елларда, дөресрәге, соңгы бер елда, керәшеннәр арасында Ходайга якынаючыларның саны күбәя бара. "Мир" белән җыелышып төзегән чиркәүләр, часовнялар да, хәлле кешеләр төзеткәннәре дә, Хөкүмәт ярдәме белән төзелгәннәре дә бер-бер артлы ачыла тора.
Шунысы куанычлы: төзетә башлаучысы кем булуга карамастан, халык дәррәү күтәреп ала, соңгы нокта куелганчыга кадәр, төзелеш...