Җанга дәва “Айбагыр”
Бөтен мәшакәтьләрне бер якка куеп, хәлләрен белеп, фикерләр белән уртаклашып, шуның өстенә керәшенчә ял да итеп кайтыйк дип, "Айбагыр" этнолагерена юл тоттык.
Сылу ак каеннар, берсеннән-берсе төз, зифа наратлар, сулап туймаслык саф һава һәм сикәлтәле урман юлы бер күрүдә үзенә гашыйк итте.
Безне янәдән Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Сарман,...