Хыяллары зурдан аның
Зәй районы Гулькин авылы - урман, болын-кырларга, әрәмәләргә бай төбәк. Бу авыл - мал-туар асрау, умарта тоту өчен бик кулай.
Элек биредә колхоз, нефтьчеләр умарталыклары булган, шәхси йортларда да умарта тотучылар шактый. Радик Охотников - ташландык умарталыкны аякка бастырып, ныклап кортчылык белән шөгыльләнүче эш мәкәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова...