Албайда чиркәү ачылды
Мамадыш районы Албай авылында яндырылган чиркәү урынына, 10 июль көнне яңа чиркәү ачылуы турындагы сөенечле хәбәр, бөтен республикабызга таралды. Без дә, туганнар белән җыелышып, Албай авылына юл тоттык. Шактый иртә килеп җитсәк тә, чиркәү ишек алдында халык җыелган иде. Бер-бер артлы күрше авыллардан гына түгел, Мамадыш районының ерак авылларыннан да...