Башлап йөрүче берәү кирәк
Әлмәт районы Илтән-Бота авылында күптән түгел авыл җыены үткәрделәр.
Бу авылда бүгенге көндә йөздән артык хуҗалык исәпләнә. 347 кеше яши. Мондагы халык гомер-гомергә иген иккән, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Дистә еллар элек кенә авылның зур комбикорма заводы эшләп торган. Янәшәдәге өч авылның уңышын сыйдырырлык, сакларлык зур ындыр табагы гөрләгән. Фермаларда дуңгыз,...