«Туганайлар» газетасы чыга башлауга 10 ел тулу белән котлыйм!
Газета керәшеннәрнең тарихын, бүгенге тормышын, культура дөньясындагы, телдәге, гореф-гадәттәге, җыр-моңындагы үзенчәлекләрен даими яктыртып бара. Халыклар дуслыгын һәм төрле диннәрнең үзара аңлашып яшәвен пропагандалый. Шул рәвешле, "Туганайлар" газетасы төрле тарафларга сибелгән керәшен халкын бер учка туплап, аның мәдәниятен, сәнгатен, аның гореф-гадәтләрен, барлык асыл сыйфатларын саклап калуда, милли үзаңны торгызуда гаять зур,...