20 февраль 2015 яңалыклары
-
Ватанны саклаучылар көне!
Кадерле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән кайнар котлыйбыз! Сезгә алга таба да зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, саф чишмә суыдай ап-ак бәхетләр, тормыш күгегез һәрчак аяз булсын, язмышның ачы җилләре сезне читләп узсын. Йөзләрегездән елмаю, тормышка булган дәрт сүнмәсен, сүрелмәсен. Сөйгән ярларыгызны, якыннарыгызгы кадерләп, назларга төреп...
-
Олы уразага керәбез
Хәтердә, "Кайчан кыш, Яңа ел җитәр икән?" - дип йөргән чаклар... Ә хәзер, "Кай арада үткән бу вакыт?" - дип аптырыйбыз. Баксак, кышның соңгы аен ваклап ятабыз икән бит. Димәк, тиздән, бик тиздән, иң Олы, куанычлы бәйрәмебез - Пасха җитәчәк. Аңа кадәр, әлбәттә, елның иң кырыс һәм озын уразасын кичерәсебез...
-
Шушы яктан, шушы туфрактан без...
4 февраль көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбендә шушы авылның чын керәшене, милләт өчен гомер буе җан атып яшәүче күренекле тел галиме, телчеләрнең остазы, укытучылар укытучысы, язучы - Николай Валентинович Максимов белән көтеп алынган очрашу узды. Әлеге чарадан сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез. Тулырак мәгълүматны газетабызның яңа саныннан укый алачаксыз.