19 октябрь 2018 яңалыклары
-
Кечкенә авылның олы бәйрәме
Поповка авылы юбилее матур мизгелләре белән күңелгә уелып калды. Авылның 110 еллык юбилеен керәшен халкының дини бәйрәмнәренең берсе – Покрау көнендә билгеләп үттеләр. Һава торышының кояшлы булуы да бәйрәмгә ямь өстәде, мәдәният йорты янындагы мәйданга бар авыл халкы җыелган иде.
-
Аэропортларга яңа исемнәр бирәләр
Республикада аэропортларга күренекле кешеләрнең исемен бирү турында фикер алышу бара.
-
Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк
2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
-
Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды
Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.