...Ишек алдым тулы алмагач...
Сәхнә түрендә икәү бии. Керәшен көенә очына-очына бииләр. Йөзләренә, кул хәрәкәтләренә карасаң, талпыныр-талпынырлар да, бөтен кеше күз алдында күккә очып китәрләр кебек. Ике күбәләк, ике керәшен кызы. Чыннан да, күтәрелеп, очып та китәрләр иде дә... Аяклары коляскаларына береккән шул...
Түбән Кама төбәгендә бу ике кызны белмәгән, аларның ярдәмен тоймаган кеше...