12 апрель 2012 яңалыклары
-
Дөньяда көчлеләр генә җиңә
Александр Игнатьев кайчан Дубайда өй төзер? Вероника Кузнецова керәшен җырчылары группасының директоры булырмы? Оксана Дмитриева ничек Зөләйхага әйләнгән? Җырчы булырга теләүче яшьләргә нишләргә? Аның өчен күпме акча кирәк? Керәшен җырларын ничек итеп заманчалаштырырга? Шушы сораулар буенча "Туганайлар" журналисты Саша Долгов яшь җырчылар Вероника Кузнецова, Оксана Дмитриева һәм Александр Игнатьев белән сөйләште.
-
Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоровның икенче Керәшен яшьләре Форумына МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле форум делегатлары!
-
Хәрәкәттә “Бәрәкәт”!
2009 елның декабрендә керәшен яшьләренең беренче форумы узды. Форум вакытында "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы төзелде. 20-22 апрельдә Казанда икенче керәшен яшьләре форумы узачак. Анда эшләгән эшләргә йомгак ясалачак, киләчәккә планнар корылачак. Икенче форумны яшьләр нинди уңышлар белән каршылыйлар? Нәрсәләр эшләнгән, нәрсәләр эшләнмәгән? Нинди авырлыкларга очраганнар? Шул турыда фикерләшеп алырга булдык.