12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Артур Поляков: “Керәшенлек – минем фишка”.
Республика керәшен оешмасына 10 ел тулу уңаеннан, 10 лидерга 10 сорау Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, узган 10 ел вакыт эчендә аның уңышлы проектлары эшләп килә, җимешләрен бирә. Нәкъ тә керәшен оешмасының инициативасы белән барлыкка килгән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле дә шундыйларның берсе. Республика керәшен оешмасына 10 ел тулу уңаеннан, тагын бер лидерыбыз - "Бәрмәнчек"нең җитәкчесе Артур Поляков белән әңгәмә кордык. Ансамбльнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.
-
Үзе нечкә хисле, үзе усал...(10 январь – Ямаш Игәнәй туган көн)
Сарман районы Ләке авылында туып-үсеп, олы тормышка аяк баскан Ананий Нестерович Маловны поэзия дөньясында Ямаш Игәнәй исеме белән беләләр. Январь салкыннарында туса да, күңелендә кешеләргә карата искиткеч җылы хисләр саклый торган олы йөрәкле кеше була Ананий дәдәй. Шушы хисләрен шигырь юлларына салып, укучыларына җиткерә.
-
Нардуганга чакыралар!
15 январь көнне Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме уздырыла.