10 октябрь 2017 яңалыклары
-
Ару гына торасызмы?
Артур Поляков, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры: - Быелгы җәй ансамбль өчен үзенчәлекле булды. Август аенда Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестивалендә булдык. Артистлар барысы да канәгать калды. Диңгездә булу, атмосфераны үзгәртү аларга яңа сезон алдыннан файдага гына булды, илһамланып кайттылар. Бүтән илләрдән килгән коллективлар белән...
-
Төркиләрнең алтын бөртекләре
Казанда 5-9 октябрь көннәрендә "Төркиләр алтыны" ("Золото тюрков") II Бөтенроссия яшьләр форумы үтте. Аның эшендә Россиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнашты, нигездә, алар - төрки милләт вәкилләре. Милләтара дуслыкны ныгыту, төрки яшьләрнең мөмкинлекләрен үстерү - форумның төп максаты.
-
Фольклорчы галим Геннадий Макаров: Мәдәният ул акча кебек, аны конвертацияләргә мөмкин
Татар галиме, фольклор белгече Геннадий Макаров татар сәнгатен конвертацияли башларга тәкъдим итә. "Мәдәният ул акча кебек. Акчаны башка акчага күчергән кебек, сәнгатьне, мәдәни байлыгыбызны да башка телгә күчерә, аны шулай югалтудан саклап кала алабыз", - дип үз фикерләрен җиткерде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
-
Вадим Захаров өр-яңа клип тәкъдим итә Видео
Татарстаннын атказанган артисты, яраткан карендәшебез Вадим Захаров Гөлүсә Шахбан сүзләренә һәм Айдар Тимербаев көенә иҗат ителгән "Ышан бары гомер иткәнгә" дип исемләнгән җырына клип төшергән.