Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады
Кадерле хатын-кызларыбыз!
Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә Сезгә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык телим. Сез - гаилә...