5 октябрь 2012 яңалыклары
-
Бәйрәм белән, “Туганайлар”!
Шәһәребезнең 80нән артык милләт вәкилен берләштергән дус һәм тату гаиләсендә керәшеннәр лаеклы урын алып тора. Элек-электән хезмәт һәм җыр сөючәнлеге белән аерылып торган бу халык Кама автогиганты, Яр Чаллы шәһәре төзелешенә үзеннән лаеклы өлеш кертте һәм кертә. Моннан ун ел элек Чаллы администрациясе ярдәме белән керәшеннәр өчен яңа газета чыга...
-
«Туганайлар» газетасы чыга башлауга 10 ел тулу белән котлыйм!
Газета керәшеннәрнең тарихын, бүгенге тормышын, культура дөньясындагы, телдәге, гореф-гадәттәге, җыр-моңындагы үзенчәлекләрен даими яктыртып бара. Халыклар дуслыгын һәм төрле диннәрнең үзара аңлашып яшәвен пропагандалый. Шул рәвешле, "Туганайлар" газетасы төрле тарафларга сибелгән керәшен халкын бер учка туплап, аның мәдәниятен, сәнгатен, аның гореф-гадәтләрен, барлык асыл сыйфатларын саклап калуда, милли үзаңны торгызуда гаять зур,...
-
Хөрмәтле туганайлылар!
Барыгызны да халык яратып өлгергән "Туганайлар" газетасы чыга башлауга 10 ел тулуы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Хөрмәтле Людмила Даниловна! “Туганайлар” газетасы хезмәткәрләре, ветераннар!
Барыгызны да газетаның 10 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Хөрмәтле Людмила Даниловна һәм “Туганайлар” газетасы хезмәткәрләре!
Сезне Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үзенең лаеклы урынын тапкан "Туганайлар" газетасы чыга башлауга 10 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
-
Хөрмәтле Туганайларыбыз!
Моннан ун ел элек, каршылыклар заманында дөньяга килеп, республикабызның милли матбугатында үз урыныгызны таптыгыз. Сез - керәшен матбугатының иң яңа тарихы.