Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Далекие близкие

Туганлык җепләрен эзләгән күңелләр

Томск өлкәсендә яшәүче карендәшебез Ольга Зворыгина үз нәселенең тамырлары береккән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы, аның халкы тормышы белән гел кызыксынып тора.

Рәсәй буйлап сибелгән керәшеннәр хәзерге вакытта илебезнең төрле почмакларында яшиләр. Алар киткән эзләрне барлый башласак, Татарстаннан алып, Себергә кадәр барып җитеп була. Шунысы хак, керәшеннәр – бик бердәм һәм дус халык. Алар бер-берсеннән ерак торсалар да, “социаль челтәрләр”дә төрле төркемнәр, чатлар алып баралар һәм бер-берсе белән танышып, үзләренә яңа дуслар табалар. Дуслар гына табып калмыйлар, хәтта, кайберләре үзара туганлык җепләре барлыгын да ачыклыйлар.

                                                                                                         Татарстаннан – Томскига
“Ватсаптагы “Керәшеннәр: иман, җола,без” төркеменә урнаштырылган элекке бер фотодагы түтидә үземнең әби чалымнарын таптым”. Бу сүзләрне Томск
өлкәсенннән Ольга Зворыгина әйтте.Старокороткино авылында гаиләсе белән яшәүче Ольга – җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Старокороткино авылына 1908 елда Нократ һәм Казан губернасыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Андагы төп халык селькуплар (аларны тайга кешесе дип тә йөрткәннәр) булган. Авыл ике өлешкә: Нократ һәм Татар якларына бүленгән булган. Узган гасырның утызынчы елларында биредә рус һәм татар мәктәпләре эшләгән. Кайбер фаразлар буенча, күчеп килүчеләр монда Столыпин реформасы аркасында эләккәннәр. Старокороткино – Томск өлкәсенең Колпаш районы авылы. Чажемтов авыл җирлеге составына керә. Бүгенге көндә биредә барлыгы 150 кеше яши. Авылда яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Старокороткинода медпункт,
кибет, элемтә бүлеге, китапханә һәм мәдәният йорты бар. Авылның гомуми белем бирү мәктәбендә 32 укучысы белем ала, аларны 6 педагог укыта. Кызганычка, авылда, күбесенчә пенсионерлар яши, ә яшьләр күрше авылда, зур предприятиеләрдә эшлиләр.Биредә керәшеннәр, татарлар, руслар– барысы да бергә. Алар үзара катышып беткәннәр, күбесенчә русча аралашкач, үз туган телләрен начар беләләр. Ә шулай да, әби-бабайларыннан ук килгән үз йола-гадәтләрен саклап, дус-тату яшиләр. Бәлки, күңелләре туганлык җепләрен эзләгәнгә күрә дә, алар бер-берләрен тулыландырып, ныклы һәм яхшы мөнәсәбәтләрдә яшиләрдер?..
                                                                                                       
                                                                                                           Җан да, кан да тарта

“Әбием Фёкла Николаевна һәм бабам Иван Дмитриевич Крупниковлар сөйләгәннәрдән чыгып, без аларның хәзерге Татарстан ягыннан – яңа тормыш, бөтен кешегә дә җитәрлек уңдырышлы җирләр эзләп бирегә күчеп килгәннәрен һәрвакыт белдек. Кайсы елларда һәм ничегрәк күченеп килүләрен хәтерләүчеләр, ни кызганыч, булмады. Шунлыктан, ул хакта мин дә белмим”, – дип әйтә Ольга Фёдоровна.

Бу гаиләнең тарихы Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан башланып китә. Биредә Ольга түтинең әби-бабайлары яшәгән, шуңа күрә, ул шушы яклар
белән бик кызыксына, даими рәвештә яңа мәгълүмат эзләп, буыннарын барлап яши.

“2018 елда мәдәният йорты мөдире Светлана Ворожейкина белән бергәләп, Казанга барган идек. Шунда без Керәшен Сәрдәсе авылыннан укытучы Нина Максимова белән таныштык. Ул милли мәдәниятне саклап калу өчен тырышучы, керәшеннәрнең үткәненә, тарихына битараф булмаган актив кеше. Безнең үзебездә андый актив керәшеннәр җитми”, – дип проблемалар турында да сөйләде Ольга Фёдоровна.

Мәдәният йорты дигәннән, Старокороткинода яшәүче халыкларның культурасына игътибар зур, анда мәдәни тормыш кайный. Һәрдаим төрле халык бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә тырышалар. Мәдәният йорты ярдәме белән, Ольга түтиләр үз авылларында керәшен культурасын яңартып, аякка бастыра башла-ганнар. Инде утыз ел дәвамында Сабантуйны да уздыралар икән. Милли ашлар көнен дә икенче тапкыр үткәрергә җыеналар. Анда, әлбәттә, керәшен ризыклары әзерләнәчәк.

“Беренче тапкыр 2022 елда “Карга боткасы” оештырып, язны каршылау бәйрәмен үткәрдек. Шул вакыттан башлап, ел саен җыелып, без бу бәйрәмне билгеләп үтәбез”, – диде Ольга Фёдоровна.

Старокороткино мәдәният йорты Томск шәһәренең татар мәдәнияте үзәге белән дә тыгыз элемтәдә тора, бу өлкәнең җитәкчеләре дә ярдәм кулы суза. Томск
өлкәсенең губернатор урынбасары Старокороткинога килгәч, авыл халкының бергәләп керәшен мәдәниятен үстерүгә зур көч куюларын күреп киткән. Олы
җитәкченең авылга килүе керәшеннәр өчен бик тә нәтиҗәле булган: милли сәхнә киемнәре тегү өчен аларга акча бирелгән. Бу язмадагы фотога карап та, ул
милли киемнәрнең матур һәм зәвыклы икәнен күреп була. Шушы костюмнарны киеп, үз халкының үткәненә, бай мирасына, җыру һәм биюләренә күңелләре
тартылучы керәшеннәр һәрдаим төрле бәйрәмнәр, очрашулар үткәрәләр. Татарстаннан меңнәрчә чакрым ераклыкта яшәүче карендәшләребез – әби-ба-
байларының үз туган җиреннән, үз халкы мохитеннән, җыру-моңнарыннан ерак торган кешеләр әнә шулай берләшеп, зур эш эшлиләр – керәшенлекләрен, бай культураларын саклап яшиләр. Үз халкы, аның киләчәге һәм йола-гадәтләре өчен борчылып, шушы традицияләрне яшәтү өчен җанаталар. Бу – күпләребез өчен үрнәк!

Алинә Галимҗанова 

Фото: Ольга Зворыгина – 
Старокороткино авылының җәмәгатьчелек белән
элемтәләр белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев