Мари ягының җанга якын Кече Носла авылы
Чит төбәкләрдәге керәшен авыллары, анда гомер итүче карендәшләребез, аларның яшәү-көнкүрешләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Мари Эл республикасының Мари-Төрек районында Кече Носла дигән авыл бар. Сәрдә елгасының уң як ярында урнашкан әлеге авыл Мари авыл җирлегенә керә. Ул 1930 елда барлыкка килгән. Аңа кадәр бу урында ылыслы куе урман үскән. Колхозлашу чоры башлангач, 1930 елларда колхозга төзелеш материалы, утын җитмәү сәбәпле, урманның 200 гектарын (хәзерге Кече Носла авылы урнашкан урында) бүлеп биргәннәр. Киров өлкәсенең Малмыҗ районындагы Зур Носла авылыннан Ишалин фамилияле берәүне урман каравылчысы итеп билгеләгәннәр. Ул бирегә гаиләсен дә алып килеп, йорт төзегән. Ул вакытларда Зур Носла кешеләре урманнан атлар белән агач ташый башлаганнар. Алар Иске Чепья, Югары Субаш авыллары аша йөргәннәр. Урмандагы аагчларны кискәч, аланлыклар барлыкка килгән. Ул урыннарда йортлар төзеп, иген игәрлек мөмкинлек туган.
Шунлыктан, бирегә якын-тирә авыллардан кешеләр күченеп килә башлаган. Әкренләп бу “җыелма” авылның үсеше көчәеп киткән. Беренче килүчеләрнең хезмәте авыр булса да, урман аларга тормыш итәргә мөмкинлек биргән, чөнки янда гына төзелеш материалы, утын, гөмбә, җиләк, терлеккә ашатырга печән булган. Грамотага өйрәнгәннәр, авылда бик күп музыкантлар, биючеләр, җырчылар булган. Хатын-кызларның бөтенсе дә диярлек, гөсләләрдә уйный белгән. Көзге эшләр тәмамлангач, авылда, капка төпләрендә “утырма”лар оештырганнар. Сугым вакытында, чиратлашып, бер-берсенә кунакка йөргәннәр.
Хәзерге вакытта авылда нибары 8 йорт бар. Мәктәп, мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты да күрше авылларда гына. Шулай да умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, кәҗә фермасы тотучылар бар. Барысының да йортында үз тракторы, машинасы. Күпләп терлек асрыйлар. Ничек тә, үз көчләре белән, ата-баба йоласын югалтмаска, авылны сакларга тырышалар.
Җитмеш төрле һөнәр иясе Василий
Ивановлар гаиләсе хакында Нослада гына түгел, үз республикаларында да, башка төбәкләрдә дә беләләр. Алар – бар яктан да актив, уңган гаилә. Сөйләшүне яшь буыннан башларга булдык.
“Киләчәккә кыюлык белән атлау өчен, үткәнеңне яхшы белергә кирәк Ул – горурлыгыбыз, тормышта таянычыбыз, – ди нәсел тарихы белән кызыксынучы Кристина Иванова. – Бабам Василий Иванов 1954 елда күп балалы гаиләдә туган. Аның әнисе Анна Андреевна гади колхозчы. Әтисе Алексей Иванович та колхозда эшләгән, тегүче, балта остасы, умартачылык һөнәрләрен әйбәт белгән. Ун баласына боларның барысын да өйрәтергә тырышкан.
Бабам Василий 1961-1969 елларда күрше Дружино авылы сигезьеллык мәктәбендә укыган, рәсем төшерергә осталыгы булганга, стена газетасы рәссамы булган. Тугызынчы һәм унынчы классларны Мариец бистәсендә тәмамлаган. Ерак булса да җәяү кайтып йөргән. Өйдә эштән бушаган арада, пейзаж, натюрморт һәм дусларының, апаларының портретларын ясарга яраткан. Мәктәпне тәмамлагач, Йошкар-Олага барып, халык сәнгать университетына читтән торып укырга кергән. Әмма бер елдан укуын ташларга мәҗбүр булган. Күп балалы әти-әнисенә ярдәм итү өчен авылга кайткан”.
Василий Алексеевич, “За мир” совхозына комбайнчы ярдәмчесе булып урнашкан. Төп бурыч – илне икмәк белән тәэмин итү булганлыктан, авыр физик эш таләп итә торган әлеге һөнәр совет чорында яшьләр арасында бик популяр санала. Иртәннән алып чык төшкәнче кырда эшләгән комбайнчыларның тузаннан кунган битләрендә күзләре һәм тешләре генә ялтырап тора. Шулай да төшенкелеккә бирелмәгән, бар тырышлыгын куеп, хезмәт иткән Василий. Урып-җыю тәмамлангач, язга кадәр терлекчелектә эшләгән. Армиядән соң да туган совхозына кайткан һәм яшьтән өйрәнгән һөнәре буенча балта остасы булып эшли башлаган. Тәрәзә рамнары, ишекләр һәм, бизәкләп кисеп, тәрәзә кәрнизләре ясаган. Кирпеч эшенә дә кулы ятып торган Василий пич тә чыгарган. Авылдашы, оста тимерче Василий Ивановичка бер ел буе булышкан егет, соңыннан үзе дә җиде ел тимерче булган. Атлар дагалаган, чаналар ясаган, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаган. Авылдашларының да тимерчегә йомышы еш төшкән. Күп гаилә язмышында китап итеп язарлык мизгелләр бардыр. Кече Носладагы Ивановлар гаиләсе дә шундый. Алар арасында тегүче дә, игенче дә, терлекче дә, җыр-моң осталары да җитәрлек.
Мәдәният хезмәткәрләре династиясенә нигез салып
Ә тимерче-мастерга ул чакта нибары 20 яшь. Китап укырга, картиналар ясарга һәм Дружино авылы клубында үзешчән сәнгатьтә катнашырга да өлгерә ул. Спектакльләрдә уйный, концертлар да ансыз узмый. Сәләтен, тырышлыгын күреп, совхоз җитәкчелеге аңа Дружино авылы клубы җитәкчесе булырга тәкъдим итә. Клуб бу елларда бик аяныч –җимерек диярлек хәлдә була. Яшь егет куркып калмый, җиң сызганып, үзенә хас энергия белән яңа эшкә тотына. Клубта драма, вокал, инструменталь коллективлар эшли башлый, яңа инструментлар сатып ала. Яшьләр спектакльләрдә, концертларда уйнарга бик теләп ризалашалар. Василий Алексеевич үзе дә яхшы бии, төрле рольләрдә уйный, концертлар алып бара. Читтән торып мәдәният-агарту училищесының режиссерлык бүлегендә укып, халык театрлары режиссеры белгечлеге дипломын ала. Кыска вакыт эчендә авыл клубы ремонтлана, районда иң яхшылар рәтенә чыга.
Ивановларның гаилә подряды
Василий гаилә кора. Хатыны Римма Германовна – күрше республикадан.
“Хатыным Римманың тавышы да бик матур. Гармунда, курайда (свирель) һәм гөсләдә дә оста уйный. Минем башлангычларны хуплап кына калмады, үзе дә иҗат коллективына кушылып сәнгать җитәкчесе булып китте. Шулай итеп, мәдәни гаилә подряды барлыкка килде”, – ди уены-чыны белән Василий Алексеевич.
Ивановлар, бергәләшеп, зур җаваплылык белән, мәдәният өлкәсендә эшләп китәләр. Дружино халкы ул заманны әле хәзер дә яратып искә ала. Бөтен гаиләләре белән клубка репетицияләргә йөргәннәр, концертлар куйганнар. Клубта алма төшәрлек тә урын булмаган бәхетле чаклар! Югыйсә, авыл кешесенең эше бер дә бетеп тормаган – һәр гаиләдә дистәләрчә сутый бәрәңге бакчасы, абзар тулы терлек...
Белгәнне кешегә өйрәтү – бәхет
Дружино мәктәбендә укытучылар җитмәгәнлектән, 1986 елда Василий Алексеевичны физкультура, сызым һәм хезмәт дәресләре укытырга алалар. Мәктәптә ул “Оста куллар” түгәрәге оештыра, 5нче класстан башлап, барлык малайлар шунда йөри. Аларны агачтан төрле фигуралар, тартмалар, өстәл ясарга өйрәтә. Рәсемгә сәләтле малайларга да булыша. Шулай ук, ул умартачылык түгәрәге дә алып бара, чөнки бу елларда ул үзе игьтибарын умартачылыкка ныклап юнәлтә. Хәтта укытучылар да, авыл халкы да аның дәресләренә йөри. Читтән торып педагогия институтының тарих факультетында укучы Василий Иванов мәктәптә тарих һәм җәмгыять белемен дә укыта башлый. Укучылар аның бу дәресләрен дә яраталар һәм, нәтиҗәдә, Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүләр яулыйлар. Олы мактауга лаек укытучы Василий Алексеевич фидакарь хезмәте өчен республика мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Эшле булуына карамастан, ул һәрвакыт клубта хатынына ярдәм итә, репетицияләргә йөри, концертларда катнаша.
Ивановлар дүрт балаларын да эш сөяргә өйрәтеп үстерәләр. Әтиләре юлыннан китеп, кызлары – педагогия институтын, ә уллары университет тәмамлаган. Барысы да матур җырлыйлар, республика һәм ил күләмендәге конкурсларда актив катнашалар.
Әле дә сәхнәдә балкыйлар
Хәзер Василий Алексеевич һәм Римма Германовна лаеклы ялда. Гаилә башлыгы әле һаман да умартачылык, балта эше белән шөгыльләнә, улы Валерьянга кәҗә фермасында ярдәм итә. Шигырьләр һәм сценарийлар яза. Ивановлар сәхнәдән дә аерылмый. Концертларда катнашалар, бәйрәмнәр һәм фестивальләр үткәрүдә ярдәм итәләр. Җитмеш төрле һөнәрне үз иткән, гомер буе белемен арттырган Василий Иванов – авылның ак дәдәе, иң дәрәҗәле кешесе, ә гаиләсенең горурлыгы. Биш тапкыр поселок советына депутат итеп сайланган Василий Алексеевич җирле үзидарәне торгызуда һәм үстерүдә зур көч куйган. Ул үз авылы һәм үз гаиләсе тарихы турында китап язып, аны Кече Носланың 90 еллыгында халыкка тәкьдим иткән.
Әти-әнисенең лаеклы алмашы
Балачактан ук спектакльләрдә уйнап, җырлап-биеп үскән Светлана хәзерге вакытта мәдәният хезмәткәре булып эшли. Ике ел үз авылы мәктәбендә технология, икътисад, җәмгыять белеме укыткан перспективалы педагог Светлана Васильевна, авыл җирлеге җитәкчелеге үтенече буенча, Дружино клубына күчә.
Ул татар мәдәнияте үзәген җитәкли, үзешчән сәнгать коллективларына да җитәкчелек итә, костюмнар тегә һәм реквизитлар әзерли. Кыскасы, әти-әнисе кебек теләсә нинди эшкә алына.
“Ел дәвамында үзәктә бик күп төрле чаралар уза. Халык арасында милли бәйрәмнәрне үз эченә алган спектакльләр, элеккечә үк, бик популяр. Республикада керәшеннәрнең бердәнбер “Тулган ай” фольклор коллективы бар, аны үзебездә генә түгел, ә чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Клуб коллективы кечкенә, нибары 4 кеше. Хезмәттәшләрем белән горурланам, аларны зур мәдәни гаиләбезнең бер өлеше дип саныйм. Бергәләп конкурслар өчен бүләкләр алабыз, тамашачыларның һәм үзебезнең уңышларга шатланабыз. Концертларда кызым Кристина да катнаша. Кем белә, бәлки киләчәктә Ивановлар династиясен ул дәвам итәр”, – диде Светлана Васильевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев