Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Владимирдан тыл ветераны Кәтүш түтинең сугыш чоры истәлекләре

Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлова марафон кысаларында авылларының иң өлкән кешесе Екатерина Сапурина турында язды.

Мин биргән сорауны уратып, бераз алгарак китеп башлады ул сүзен:

- 1930 елда әти – Иванов Гурий Александрович (1907 елгы) 23 яшьтә, кулак малае буларак Сөргөнгә сөрелгән. Бабам белән икесен бергә кулга алалар аларны, бабайга — әгәрдә Ходай юк дип әйтсәң, сине калдырабыз диләр. Бу куркыныч күренештән әби шунда егылып үлә, бабайны шул сәбәп белән кулга алмыйлар. Әтине 1935 елда иленә кайтаралар. Ул бригадир булып эшли.1941 елның июнь аенда әти сугышка китә. 1943 елның 16 сентябрьендә хаты килә: «Марҗый, без ут эчендә. Балаларны орма, сукма. Мин исән-сау кайткач, бергәләп тәрбияләп үстерербез» диелгән була ул хатта. Нәкь шул көнне кичкә «Геройларча һәлак булды» дигән хәбәр килеп төшә.

Әни — Мария Иванова (1907нче елгы). Без йокыдан торганда әни инде күптән эшкә киткән була иде. Өстәлдә агач савытта тастымал белән капланып куелган пешкән бәрәнге. Кайсы көнне бер нәрсә дә булмый. Андый көннәрне тәрәзәнең ватык җиреннән сеңлем Анный белән урам якка арт белән шуып төшәбез дә, су буена йөгерәбез. Анда рәхәтләнеп тәмле үләннәр, гөмбәләр ашыйбыз да, капка төбенә кайтып ятабыз. Ә урамда әби-карчыклар бер кычытканны да калдырмый җыеп баралар. Безнең әни басудан кайтышлый альяпкыч итәгенә кычыткан җыеп кайтып, кәҗә сөтеннән бик тәмле аш пешереп ашата иде. Әни басудан кайткач озын эскәмиянең ике ягына кулларын җәеп йокымсырап утырганда, без ике кыз ике ягына утырып, башны әнигә салып, әни, миңа кара, әни, миңа кара дип, аптырата торган идек. Әни «балалар, минем бер күзем берегезгә, бер күзем икенчегезгә карый» дип юата торган иде.

Һәр көнне бригадир иртүк эш кушып китә. Әниләр урак урдылар, көлтә бәйләп, ындыр табагында, таяк башына таяк бәйләп сугалар иде. Соңырак ат көче кулланып суктыра торган җайланма уйлап тапканнар. Әниләр үгез җигеп сука сукалаганнарын да еш сөйли иде. Хуҗалык сыерларын җигеп, тырмага чыга торган булганнар.

Бабай Александр (1870елгы) председатель тырмага сыерын сорап торырга килгәч: «сыерыма сукмагыз, яхшылап кына эндәшегез, ато кичкә сөтен бирми» дип әйтән сүзен әни искә ала иде. 1943 елны корылык булган. «Нинди зур бакчадан барысы 5 чиләк бәрәнге алдык» дип әйтә иде әни. Өстәвенә хәер сорашучылар суганнарны, бәрәнгеләрне урлыйлар дия торган иде. Хәер сорашучыларга әни ике бәрәнге булса да биреп чыгара торган булган. 1944 елда ачлыктан кеше кырыла. Күрше Әрнәш авылында (әни шул авыл килене) барлык хатын-кызлар) зиратта зур баз казып, ухалла арбасы белән тартып җәй буе кеше күмәләр. Безнең Владимир авылында андый күренеш булмый. Чөнки председатель Кирушин Г. И. вафат кешеләрне тәртип белән күмәргә дигән әмер бирә.

Әни үзе үлгәнче, 60 ел буе әтине кайтыр дип көтте, әти генә кайтмады, дип тәмамлады Кәтүш түти әнгәмәне.

*Сөйләшү вакытында Кәтүш түтинең ерак бабасы белән бертуган Саркеев Степан Александрович(1838 елгы) ике ел Казвнда В. И. Ульянов-Ленин белән бергә укыганнары, дус аралашканнары да билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев