Усалидан Лидия Пасыева әтисенең солдат хезмәте турында сөйләде
lll Керәшенчә марафонның бер темасы — «Әтиләребезнең (туганнарыбызның) армия хезмәте» иде. Мамадыш районының Усали авылыннан Лидия Пасыева әтисе Семён Пасыев турында язды.
Без һәрвакыт соңга калабыз: әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән күп нәрсәләрне сорарга өлгермибез... Укучыларымнан Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сораудан мәгънә юк инде. Әти-әниләре белсә, бала нәрсә дә булса язып алып килә ала, ләкин, кызганыч, белмәүчеләре күбрәк. Армиядә хезмәт иткән әтиләребез турында да сорашырга соңга калуыбыз бар. Шундыйларның берсе — үзем. Минем ялгышны кабатламасыннар дип, укучыларыма әтиләре турында язмалар эшләттем. Ә үзем, соң булса да, укучыларыма үрнәк күрсәтим дип, әтинең Совет Армиясендә хезмәт иткән еллары буенча азмы-күпме истәлекләрне барлап, булдыра алганча эзләнү эшләре башкарып алдым.
Минем әти Семён Пасыев, белмим нишләптер, армия турында сөйләргә яратмады. Армия турында сөйләшә торган ир-атларны да гаепләп куя иде әле: «Торалар да армия сөйләшәләр, кем бармаган инде ул армиягә», имеш. Әле ярый аның минем төсле кызыксынучан, миллион сорау биреп, теңкәсенә тия торган кызы булган! 7-8нче классларда укыганда микән, класс җитәкчебез Раиса Чернова мәктәбебезнең физкультура укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Фазлый Нурмиевны очрашуга чакырды. (Алар гомер буе әти белән укучыларны төрле ярышларга әзерләп, район күләмендә Усали мәктәбен спортның барлык төреннән диярлек 1нче урында тоттылар. Әйтергә кирәк, бик дус һәм аңлашып эшләделәр.) Шул очрашудан кайткач, алган тәэсирләремне әтигә сөйлим: «Фазлый Нурмиевич Украинада хезмәт иткән икән, Львов, Винница, Черновцы дигән шәһәрләрдә фашист калдыклары белән көрәшкән». Әтинең гаҗәпләнгәне йөзенә чыкты. Үзе дә шунда хезмәт иткән икән! Неужели алар бер дә бу турыда сөйләшмәгәннәр инде?
Мин әтинең бик оста итеп баянда уйный белү сәләтенә соклана идем. Күп кеше уйный белә, ләкин безнең әти төсле уйнаучы юк! Һәм аны мин генә әйтмим. Безгә кунакка килә торган композитор Мирсәет абый Яруллин да яратып тыңлый һәм бер «замечание» дә ясамый. Күрше авылның колхоз җитәкчеләре булып эшләгән Рәфәгать абый Хәев, Ирек абый Гыйләҗетдиновлар: «Син безнең якта бердәнбер инде, виртуоз», — диләр иде. Үзләре дә гармунчылар иде. Әти болай гына уйнамый, нотадан карап, теләсә нинди җырны өйрәнә. Дөрес уйнар өчен микән, яңа көй өйрәнгән саен нотага сала. Безгә, мәктәпнең ансамбль кызларына, 3әр-4әр тавышка җыр өйрәтеп, әле районга, әле Казанга алып чыгып китә…
Кеше баянда уйный белә, ә нотаны белми. Ә мин әзме-күпме ноталарны чамалыйм, ләкин уйный белмим. Нотаны да музыка дәресләрендә әти өйрәткәнгә беләм. Миндә: «Әти үзе каян өйрәнде икән аны?» — дигән сорау туа. Армиядә хезмәт иткәндә өйрәнеп кайткан икән ул нота грамотасын. Профессиональ баянчылар белән хезмәт иткән, әллә нинди катлаулы әсәрләрне уйнарга да шунда өйрәнгән икән. Әни шаяртып: «4 ел буе хезмәт итеп ятмаган инде болар, баянда уйнап кына гомер үткәргәннәр», — дип «мыскыл» итә иде. Аңа каршы әти үртәлми: «Сүз дә юк, плюс яклары шактый булды», — ди торган иде елмаеп. 3 елга армиягә алынган әти 4 ел хезмәт итә безнең. Военный билетында, чыннан да, 1958 елның 19 ноябрендә «призван», 1962 елның 10 январендә «демобилизован», диелгән. Әле мин аның Кызыл Йолдыз районыннан китеп, Мамадыш районына кайтканын да беләм. Чөнки аның туган авылы Владимир 1959 елдан Мамадыш районына күчә.
Аннары, ничектер, мондый кызык әйбер дә сөйләгәне истә: «Армиягә китәр алдыннан военкоматта диктант яздырдылар. Классташ күрше авыл егете еламый гына инде: «Семён, син русча әйбәт язасың, ташлама инде», — дип борчыла. Тегеңә «4» лелек итеп яздым, сөенде инде, ә үземә «2»ле булсын дип тырыштым. Әйбәт язганнарны морфлотка аласылар икән, диделәр. Бу турыда аңа да әйттем, юк шул, әйбәт билгегә язасы килде. Ул 4 ел хезмәт итәргә эләкте, ә мин өч елга«. Ләкин Кариб кризисы аркасында әтиләргә дә 4 ел хезмәт итеп кайтырга туры килә. «Кубага сугышка китәргә әзер идек», — дип сөйләгәне истә. Дөрес, беркемне дә мәҗбүр итмәгәннәр, ләкин барлык солдатлар да ризалык белдереп, стройдан бер адым алга чыгып баскан. Аллага шөкер, Кариб кризисы сугышка китереп җиткерелми кала. Мин әтигә (аңа гына түгел инде) теләсә нинди сорау бирергә мөмкин идем: «Сиңа солдат киеме килешә идеме?», «Армиядә татар егетләре бар идеме?» «Армиядә «дедовщина» көчле идеме?» Кайсыбер соравыма: «Сиңа нәрсәгә инде ул?» — ди торган иде. «Аптыратма инде, кызым!» — дигәнне дә күп ишеттем. Ә җавапларын бераз хәтерлим: «Армиядә көчле дисциплина һәм тәртип иде. Анда тәртип булмауны күз алдыма да китерә алмыйм. 4 ел буе бер сүз дә татарча сөйләшергә туры килмәде. (Әйтәм әтинең русчасы чиста һәм акцентсыз иде.) Украинадан башта Мәскәүгә кайттык (Кызыл мәйданда төшкән фотолары бар), аннары — поезд белән Казанга. Поездда татарча сөйләшкән апаларга авызымны ачып карап торганымны хәтерлим: үзе җанга рәхәт, үзе сәер»... Аннары әтинең Армиядә (парад булдымы икән инде ул) строевой белән йөргәндә С. Сәйдәшевның Кызыл Армия маршы уйнап җибәргәнен, әтинең «дулкынланудан тез буыннары калтырады», дип сөйләгәнен хәтерлим. Уйлап карасаң, армиясен сорап, әтине шактый тинтерәткәнмен инде мин. Ләкин менә армиядәге үзешчән сәнгатьтә нинди баянчылар булганын, аларның кайдан булуын һәм фамилияләрен сорап калмаганмын шул менә.
Шушы истәлекләр өстенә, әтинең военный билетын өйрәнеп утырдым. Хезмәт итү дәверендә 3 хәрби часть күрсәтелгән. Хәрби часть саннары буенча аланың кайда урнашканнарын белү кыен түгел (яшәсен интернет!). Ә учебкада кече авиация белгечләре әзерләү мәктәбендә укыган икән (школа младших авиационных специалистов). Ул әти хезмәт итәргә алынган елда Винница өлкәсенең Вапнярка станциясендә урнашкан булган. Әйтәм аны: «Синең самолетка утырганың бармы?» — дигән сорауга: «Бар, армиядә самолётның эчендә кайнадык», — дигән иде ул. Мин сорау биргәндә я күктән самолёт очып барган вакыт булгандыр инде.
Учебкадан соң язылган хәрби частьттә 5 ай гына була да, тагын икенче частькә күчерәләр әтине. Ни өчен тиз? Монысын да белдем: Хәрби һава көчләренә караган һәм Черновцы шәһәрендә урнашкан хәрби часть 1960 елда таратылган (расформирован).
Әтинең алга таба хезмәт итәчәк хәрби часте турында менә нәрсәләр белдем: Ул 151нче ракетный полкка караган хәрби часть булган. 1959 елда Киев өлкәсе Белая Церковь шәһәрендә оешкан (сформирован, диелгән), аннары, 1960 елның 1 июлендә Львов өлкәсе Стрый шәһәренә күчерелгән (передислоцирован). Стрый дигән сәер шәһәр исемен әтинең кемдер белән сөйләшкәндә ишетеп алганымны хәтерләдем. Интернетта бу исемгә килеп чыккач, кылт итеп шул исемә төште. Әтинең документында яңа частькә кабул ителү вакыты — 1960 елның декабре.
Менә шушындый эзләнү эшләре алып бардым. Минем әти баянда уйнавы өстенә, бик матур, җиңел итеп бии иде. Ләкин аның бии белгәнен ничә кеше генә күрде икән? Чөнки кунакларда, мероприятиеләрдә кулыннан бер дә баян төшмәде. Ул вакытта электрон формадагы музыка юк иде. Бер кунакта шундый матур итеп, нәкъ артистларча биюен күреп сокланган идем. Аңа тагын сорау бирәм инде: «Син бит шундый матур биисең икән, нишләп концертта да биимисең?» — дим. (Әнием Роза Григорьевна бик матур җырлый иде, алар райондагы, Казандагы концертлардан кайтып та кермәде.) «Кызым, мин укучыларны биергә өйрәтәм бит, шул җитә инде», — диде. Соңрак мин аның армиядә белемле баянчылар белән генә түгел, профессиональ биючеләр белән дә хезмәт иткәнен белдем.
1962 елда, әти армиядән кайткан вакытта әни Мамадышта педкурсларда укый. Бертуган тутасы Анна аңа хат яза: «Авыл клубындагы күңеллелекне белсәгез! Пасыев Семён армиядән кайтты. Аның баянда уйнавын күрсәң! Тагын да остарып кайткан. Андый уйнаучы бер җирдә дә юк». Кыш көне чылбырлы трактор өстендә әни авылга "бичыр«га дип кайта. Ә тракторда военный билетны учетка кертергә дип, район үзәгенә барган әти дә була…
Әтинең баянда уйнаганы, нота грамотасы белгәне район үзәгенә тиз «барып җитә». Аны район Культура йортына эшкә чакыралар һәм шул елны ук Алабуга культпросветучилищесына укырга җибәрәләр. Күз алдына китерәсезме: аны анда алмыйлар! Ничектер инде, анысын белмим, ул училище директоры янына килеп керә. Баянда уйнап күрсәтә. Директор аңа: «Синең урының монда түгел, вакытыңны бушка уздырма, югары белем алырга кирәк, — дип кайтарып җибәрә, — Сиңа монда нечего делать», — ди русчалатып.
Әти гомере буе музыка укытты. Укытучыларның белемен күтәрү курсларында аларны икегә бүлә торган булалар. Музыкаль белеме булганнарга һәм булмаганнарга. Әти инде, билгеле икенче группага кала торган була. Ләкин аны барган саен беренче группага «куып» чыгара торган булганнар.
Армия хәлләре 2014 елда, Украинада әкәмәтләр башлангач, тагын искә төште әле. Телевизор карагач, аптырап: «Неужели шушы хәтле Россияне сөймәгән инде болар? Без хезмәт иткәндә сизмәдек микәнни?» — ди торган иде. Ә Украина белән бәрелеш башлануы бөтенләй башына сыймады…
Кызганыч, хәзер боларны үткән заманда язарга туры килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев