Сталинның зур ышанычын яулаган керәшен генералы - Алексей Антонов
«Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» («Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу») китабыннан.
Алексей Иннокентьевич Антонов 1896 елның 15 (28) сентябрендә Русия империясе Могилев губернасы Гродно шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисе Иннокентий – чыгышы белән Казан губернасы (хәзерге Татарстаннын Балык Бистәсе районы) Иванай (Туплат) авылыннан, һөнәри хәрби (тупчы офицерлар курсын тәмамлаган булган), керәшен улы, 1908 елда хәрби маневр вакытында, боз ватылып, пушка һәм атлары белән суга чума, үпкәләре шешеп, ун көн авырып яткач үлеп китә. Әнисе Тереза Ксавертий кызы Александрович – католик динендәге поляк милләтеннән. 1914 елда, кызы Людмила, улы Алексей белән Петроградка яшәргә күчә. Каты авырудан 1915 елда Тереза да вафат була.
Алексей Антонов шәһәрнең беренче санлы гимназиясен тәмамлап, Петроград университетының физика-математика факультетына укырга керә, ләкин матди хәлләре начараю сәбәпле, укуын тәмамлый алмый. Поляков заводына эшкә урнаша һәм 1916 елда хәрби хезмәткә чакырыла.
Гражданнар сугышы башлангач, 1919 елның 11 апрелендә мобилизация белән элекке поручик Алексей Иннокентьевич Кызыл Армия сафларына алына. Көньяк фронтта Деникинга каршы барган көрәшләрдә Мәскәү Эшчеләр дивизиясенең штаб начальнигы ярдәмчесе була. 1920 елда 45 нче бригаданың штаб башлыгы итеп билгеләнә. Ул елны Алексей Михаил Фрунзе белән дә очраша.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. 1936 елда А. И. Антонов Кызыл Армиянең яңа гына ачылган Генераль штаб академиясенә укырга җибәрелә. 1938 елда аны М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиясенең гомуми тактика кафедрасында өлкән укытучы итеп калдыралар. 1940 елда доцент һәм генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. 1941 нче елдан шушы кафедра башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, генерал-майор Антоновны Киев хәрби округына чакыртып алалар. Генералның бик тәҗрибәле штабист икәнлеге җитәкчеләрнең исенә төшеп, 1942 елда аны Генераль штабка алдыралар.
Алексей Иннокентьевичның моннан соңгы барлык эшчәнлеге Советлар Союзы Кораллы Көчләренең Генераль штабы белән тыгыз бәйләнә. Генштаб начальнигы Александр Михайлович Василевский урынбасары итеп генераллейтенант (бу дәрәҗә аңа 1941 елның 27 декаберендә бирелә) Антоновны сайлый һәм Ставкага тәкъдим итә.
Хезмәтенең беренче көненнән үк, идарәгә гадәттән тыш зур сәлатле һәм штаб хезмәтенең зур белгече килгәнлеге сизелә. Антонов үзен бик акыллы тота. Фронттагы оператив хәлләрне өйрәнә, моның өчен аңа бер атна вакыт кирәк була. Генштабка йөреп эшли һәм Сталин кабинетына көн саен иртән доклад белән керә башлагач, режимны үзенә яраклаштырып үзгәртә һәм Генераль штаб тәүлек дәвамында эшли башлый. Антонов тәүлеккә 17–18 сәгать эшли, ә ял итү өчен аңа иртәнге сәгать 6 дан төшкә кадәр вакыт бирелә.
Алексей Иннокентьевич Ставка белән очрашуга бар яктан, 2–3 сәгать әзерләнә. Югары Башкомандующий Сталинга Генераль штаб тәүлегенә өч мәртәбә доклад ясый. Беренче доклад иртәнге 10–11 сәгатьтә. Кичке 16–17 сәгатьәге докладны Ставкага барып Антонов үзе ясый. Күп вакытта кичке доклад 21–22 сәгатьләр тирәсенә туры килә. Кайвакыт Сталин Антоновны көненә берничә тапкыр чакыртып ала. 1943–1945 елларда Антонов Сталинның Кремльдагы кабинетында гына да 238 тапкыр була, бу башка бөтен хәрби җитәкчеләрдән күбрәк.
Ул Сталинга аңлаешлы итеп, кыска гына сөйләп, күп мәгълүмат бирә. Антонов кулында беркайчан да кәгазь булмый, ул барысын да яттан белә, аның мәгълүматлары – үзе ясаган карталарда урнаштырылган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, эшли башлаган көненнән үк генерал Антонов картаны алып баруга зур әһәмият бирә. Штабистларда соңрак «Картаны Антонов методы белән алып бару» дип аталган терминология дә барлыкка килә.
Ул үзенең докладын безнең гаскәрләрнең хәрәкәтенә бәя бирүдән башлый торган була. Фронтлар, армияләр, танк һәм механикалаштырылган корпусларның командующийларын һәм командирларын исемнәре белән, дивизия һәм полкларны – номерлары белән төп-төгәл атый. Менә шундый феноменаль хәтергә ия кеше була безнең милләттәшебез. Антонов төгәл, уйларын ачык һәм кыска итеп сөйли, иң кирәген эләктереп алып, сөйләгәндә шуны алга чыгарып, тавышы белән басым ясый. Ставкага докладка дип әзерләгән документларны өч папкага салдыра. Кызыл төстәгесенә – иң мөһимнәре кертелә. Икенче папка зәңгәр булып – анда икенче чираттагы документлар – төрле үтенечләр, хәбәрләр салынган. Яшел төстәге папкада – хәрби дәрәҗәләр бирү, бүләкләүләр турындагы язмалар куелган була. Кызыл папкадагы документлар Сталинга тулысы белән җиткерелә, калган папкаларга кайчагында вакыт җитми дә кала. «Бүген кызыл папкадагы документларны гына карыйбыз», – дия торган була Сталин кайвакытларда. Яшел папка кайчакта дүрт-биш көн ачылмыйча кире кайта, Антонов интуициясе белән яшел папкадагы документны кайчан бирергә икәнлеген чамалый. Сталин Антоновның бу хәйләсен тиз аңлый һәм кайчакта, киң күңеллелек күрсәтеп, елмаеп: «Кая, китер әле теге яшел папкадагы документларыңны, карыйк!» – дия торган була.
Үз эшен бик яхшы белгән, докладларны курыкмыйча, турыдан-туры һәм дөрес, бернинди дә шомартуларсыз ясаган Антонов, Сталинның зур ихтирамын һәм ышанычын яулый. Нәкъ кирәк вакытта, үз урынын-вакытын белеп Антонов үз фикерен Сталинга ачыктан-ачык әйтә алган бердәнбер генерал да була әле.
1942 елның декабреннән алып Генераль штаб башлыгы урынбасары һәм Оператив идарә башлыгы Алексей Антонов Бөек Ватан сугышындагы бөтен стратегик операцияләрне планлаштыруда турыдан-туры катнаша. Хәрби һөҗүмнәрне планлаштырган чакта Антоновның алга куйган принцибы катгый була. Аның нәтиҗәсе дошманның күбрәк территориясен яулап алу түгел, ә кораллы көчен юк итүдән гыйбарәт. Һәрчак Антонов әнә шул максатны алга куеп эш итә һәм аны тормышка ашыруда көчен кызганмый. Кызыл Армия өчен дә, Генераль штаб өчен дә ул бик зур табыш һәм хәрби гыйльми байлык була.
Алексей Иннокентьевич 1944 елның җәйге компаниясенең хәлиткеч һөҗүм планын берүзе, аерым кабинетка бикләнеп эшли. Бу турыда ул Сталинга әйтеп, аны 15 көн эчендә башкарып чыгарга сүз бирә. Белоруссиядәге стратегик код белән «Багратион» исеме бирелгән операцияне тулысынча генерал Антоновка эшләп чыга.
1944 елның 14 маенда Белоруссия операциясенең планы һәм карталарны эшләү тәмамлана. Операция 1944 елның 22 июнендә башлана. Совет 17 Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу гаскәрләре алты тәүлек эчендә дошманның флангтагы Витебск һәм Бобруйск астындагы группаларын тар-мар итәләр, гитлерчыларның ике ел буена ныгытылган фронтларын җимерәләр.
Антонов 1945 елның 4 февраленнән башлап, 11 февральга кадәр узачак Кырым (Ялта) конференциясенә дә бик җентекләп әзерләнә. Ике ил арасындагы фронтлардагы хәл турындагы докладны Генераль штаб начальнигы урынбасары, армия генералы, милләттәшебез Антонов ясый. Ул сөйләшүләр барышында искиткеч зур дипломатик әдәплелек күрсәтә һәм Сталин аның дипломатик хезмәтеннән бик канәгать кала.
1945 елның 4 февраленнән Антонов рәсми төстә Генераль штаб башлыгы итеп билгеләнә, 17 февральдән Югары Башкомандующий Ставкасына керә. Ставкага килгән гаскәр командующийлары Сталин янына кергәнче башта хәрби гамәлләрне әзерләү буенча Антонов белән киңәшә торган булалар. Алексей Иннокентьевич Генераль штаб башлыгы булып 1946 елның 25 мартына кадәр, ә Василевский үз урынына кайткач, яңадан аның урынбасары булып 1948 елның 6 ноябренә кадәр эшли. Шулай итеп, ул Генераль штабта алты елдан артык хезмәт итә. Бу урында генерал Штеменконың үз истәлекләрендә Антоновның шәхси сыйфатлары турында язып калдырган өлешен укып китсәк бик урынлы булыр дип уйлыйм. Ул болай дип яза: «Арттырмыйча әйтеп була – Алексей Иннокентьевич искиткеч кеше иде. Ул югары эрудициясе, гомуми һәм бигрәк тә хәрби культурасы белән аерылып тора, бу аның эшкә һәм кешеләргә мөнәсәбәтендә, үз-үзен тотышында чагыла. Генераль штабта алты ел бергә эшләү дәверендә мин бер тапкыр да аның чыгырыннан чыккан, ачуланган, ярсыган вакытын күрмәдем. Аның холкы гаҗәеп тыныч, сабыр, әмма йомшак түгел. Антоновның тынычлыгы һәм эчкерсезлеге сирәк очрый торган ныклык һәм катгыйлык белән яраша иде…» .
Алексей Иннокентьевичның Икенче бөтендөнья сугышында соңгы операциясе – Берлинны кулга төшерү һәм нацистлардан азат итү планын эшләү. 1945 елның 8 маенда Германия капитуляция турындагы актка кул куя. 1945 елның 4 июнендә армия генералы Алексей Антонов «Җиңү» ордены белән бүләкләнә. Иң югары «Җиңү» ордены – СССР Югары Советы Указы белән 1943 елның 8 ноябрендә чыгарылган. Әлеге зур бүләк белән нибарысы унҗиде кеше бүләкләнгән, шулар арасында бердәнбер генерал – керәшеннең лаеклы улы Антонов Алексей Иннокентьевич булуы белән без – аның милләттәшләре чиксез горурланабыз.
Кызганычка каршы Алексей Антонов «Җиңү» ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал булуына карамастан, Советлар Союзы Маршалы да, Советлар Союзы Герое да түгел.
1948 ел азагында генерал Антонов Кавказ арты хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары, 1950 елдан исә командующие итеп куела.
…Сугыш тәмамлануга ун еллап вакыт уза. Онытыла башлаган армия генералын Никита Сергеевич Хрущев исенә төшерә. Антоновны Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләре Штабы башлыгы итеп билгелиләр. Бу вазифада ул үзенең соңгы сулышына – 1962 елның 18 июненә кадәр хезмәт итә. Антонов 65 яшендә вафат була, һәм аның – генераллардан бары аның җәсәде генә Кремль стенасына җирләнгән. Кремль стенасына куелган бердәнбер керәшен (татар) кешесе дә әле ул.
Армия генералы Алексей Антоновның бүләкләрен атап китү дә бик урынлы булыр дип уйлыйм: Җиңү ордены, Гражданнар сугышы вакытында Сиваш операциясен тәкъдим итеп, иң мөһим җиңү штурмы өчен Почетлы революцион корал, өч Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, Суворов ордены, I дәрәҗә Кутузов ордены, Ватан сугышының I дәрәҗә ордены һәм күпсанлы сугыш медальләре. Шуларга өстәп уннан артык чит ил орденнары һәм медальләре.
Күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Мәскәүдәге М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия бинасында, Гродно шәһәрендә ул торган йортта мемориаль такталар куелган. Мәскәүдә һәм аның туган шәһәрендә Антонов исемендәге урамнар бар. Гроднодагы 11 нче урта мәктәп аның исемен йөртә.
Ольга Афонова, Түбән Кама шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев