Туганайлар

Татарстан

16+
Бөек Җиңүгә - 80

Пётр Новиков утлы фронт юллары узып, әсирлектә батырлык үрнәге күрсәтеп үз исемен мәңгелеккә тарихка язып калдырды

Чистай районының Югары Кондрата авылында Бөек Ватан сугышы каһарманы Пётр Новиковның исеме мәңгеләштерелде.

Пётр Георгиевич Новиков  батырлыгы турында Югары Кондрата авылы мәктәбендә укыган елларда бераз таныш идем. Ул вакытта Петр Новиковның туганнан туган сеңелесе Мария Сергеевна Степанова исән иде әле. Аның янына барып, бераз материал туплаган идем. Аның сөйләве буенча, Петр Новиков 1906 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк белемгә омтылуы аны Казанга алып килә. Ул биредә 2нче ирләр гимназиясен, аннан соң татар-башкорт Кызыл командирлар мәктәбен тәмамлый. Соңрак М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә белемен күтәрә. Мария Степановна Пётр Георгиевичның кечкенәдән үк ярдәмчел, куйган максатына ирешүчән, көчле ихтыярлы  егет булуы турында сөйләгән иде. Бу чыннан да шулай. Егетнең шундый көчле рухлы кеше булуы турында аның Одесса, Севастополь өчен барган сугышлардагы тиңдәшсез  батырлыгы сөйли.

Ул елларда П.Г.Новиковны яхшы белүче, авылның өлкән буын кешесе, гаилә дуслары А.Я. Прокопьева янына да барырга туры килде. Ул Петр Георгиевич турында түбәндәгеләрне сөйләде: «Гөргери белән Марпа Питрга бик дөрес тәрбия бирделәр. Ул бик акыллы, белемгә омтылучан егет иде. Авыл мәктәбендә генә түгел, читкә китеп тә укыды, зур кеше булды. Бездән ул шул ягы белән аерылып торды. Аннан аны сугышка җибәрделәр (сүз Испания сугышы турында бара). Сугыштан авылыбызга самолет белән кайтып төште. Бөтен авыл халкы кыр якка самолет күрергә, герой күрергә чапты. Ул авылдашлары белән кул биреп исәнләшеп чыкты, хәлләрен белеште, бик җылы итеп сөйләште. Питр әллә ни үзгәрмәсә дә, бераз олыгая төшкән иде».

Пётр Георгиевич турында материал туплаганда, Югары Кондрата авылында туып-үскән, профессор дәрәҗәсенә ирешкән, КПСС өлкә комитетында фән һәм югары уку йортлары бүлеге мөдире, Татарстан АССРНЫҢ элекке мәгариф министры В.В.Ивановның төрле архивлардан, шул исәптән СССР Дәүләт иминлеге чыганаклары белән элемтәгә кереп җыйган материаллары белән дә таныштым. Алар арасында Татарстан эзтабарларының Севастопольдәге эзләнүләре турында газетада басылган мәкалә дә бар иде. Тик бу газета тулысы белән сакланмаган, аның исемен дә, елын да, санын да ачыклап булмады.

Пётр Новиков батырлыгы

Материалларны җентекләп өйрәнгән саен, авылдашым, генерал Новиков образы үзенең бөеклеге белән ачыла барды. Ул 1941 елның 22 июнендә сугыш ялкынына барып керә, аны командир итеп билгелиләр. П.Новиков командалыгындагы 241нче укчы полк сугышны Прут елгасы буендагы оборона ныгытмаларында каршы ала. Дошман безнең позицияне көне-төне утка тота. Коры җирдән танк армадалары һөҗүм итә, артиллерия өзлексез утка тота, югарыдан кара тәреле авиация тынгылык бирми. Ике атна буе шулай дәвам итә. Әмма Новиков егетләре чигенми. Дошман уң һәм сул флангны өзеп бик эчкә үткәч һәм чолганышта калу куркынычы тугач кына, полк, командование әмере нигезендә, үз позицияләрен калдыра.

Аннан соң якташыбызны Одесса һәм Севастополь өчен тиңдәшсез көрәшләр көтә. Одесса оборонасы чорында П.Новиков 2нче кавалерия дивизиясе белән командалык итә. Бу оборона вакытында аның ике тапкыр яралануы турында да мәгълүмат таптым. Аннан соң әлеге кавалерия берләшмәсен 109нчы укчы дивизия итеп үзгәртәләр һәм аның командиры итеп тагын яшь генерал Новиковны билгелиләр. Одесса өчен көрәшләрдәге батырлыгы өчен якташыбыз Ленин ордены белән бүләкләнә. П.Новиковның Одесса һәм Севастополь оборонасы чорындагы каһарманлыгы Советлар Маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.И.Крыловның «Беркайчан да сүрелмәс» дигән мемуарлар китабында бик киң сурәтләнгән.

Якташыбызның батырлыгы турында башка истәлекләрдән укыганда да күңелләрдә горурлык хисе уяна. «…Аның белән Одесса оборонасы башлануының беренче көннәрендә очрашуымнан ук инде гаять җылы тәэсирләр калды. Тыныч табигатьле, аз сөйләшүчән бу хәрбигә һәрвакыт таянырга мөмкин булачагына, аның сынатмасына ышандым мин. Соңыннан беренче тәэсирләремнең һаман саен расланып торуына ышанырга туры килде», – дип язган Советлар Союзы Маршалы Н.И.Крылов.

Якташым турындагы материалларны өйрәнгәндә мин тагын шуны ачыкладым: Кырым ярымутравына куркыныч янагач, Югары Башкомандующий Ставкасы 30 сентябрьдә Одессаны калдырырга, аны саклаучы барлык көчләрне бирегә күчерергә карар итә. П.Г.Новиков җитәкчелегендәге 109нчы укчы дивизия Севастопольгә күчә, 250 көнгә сузылган оборонада батырларча көрәшә. Кара диңгез буендагы куәтле хәрби портның 250 көнгә сузылган оборонасы шул көннән башлана. Генерал П.Новиков 109нчы укчы дивизия белән командалык иткәндә Севастополь оборона районының беренче секторы коменданты итеп тә билгеләнә. Севастопольне саклаучыларның хәле иң кыен чиккә җитә. Фашистлар шәһәрне диңгездән, коры җирдән һәм һавадан чолгап ала. Нәтиҗәдә, сугыш кирәк-яраклары, өстәмә көчләр, азык-төлек кертү мөмкинлеге бетә. Ә яралылар исә көннән-көн арта. 30 июнь төнендә Севастополь оборонасы җитәкчелеге, Ставка рөхсәте белән, шәһәрне ташлап китә һәм су асты көймәсе белән Новороссийскига юл ала. Ә калган гаскәрләргә җитәкчелек итү, яралылар һәм җирле халыкны кайгыртуны генерал П.Новиковка йөкләнә. Ике көннән соң ул да Севастопольне калдырырга тиеш була. 2 июльгә каршы төндә генерал П.Г.Новиков җитәкчелегендәге җитмешләп кеше, 112нче катерга төялеп Новороссийск ягына кузгала. Әмма таң алдыннан бу катерны Кара диңгез өстендә фашистларның биш торпеда катеры «келәшчә»гә ала. Тиңдәшсез көрәш башлана. Авыр яралы булуга карамастан, генерал Петр Новиков аның белән үзе җитәкчелек итә. Сугышчылар дошманның бер катерын батыра, әмма үзләре дә, катерга фашист торпедасы тиеп, диңгез өстендә хәрәкәтсез кала. Күпләр һәлак була һәм яралана. Шулчак дошман корабле Новиковлар катерына якын ук килә һәм, аның бортына трап салып, фашист диңгезчеләре эчкә ыргыла. Алар исән калганнарны, шул исәптән генерал Петр Новиковны кулга алып, барлык яралылар белән бергә 112нче катерны шартлата.

Якташыбызның әсирлектәге газаплары шул көннән башлана. Аның концлагерьлардагы тормышын күзаллау өчен Севастополь оборонасында катнашкан, фашистларның җәбер-золымын бергәләп кичергән, очраклы рәвештә генә исән калган отставкадагы өлкән лейтенант Л.Некрашевич түбәндәгеләрне сөйли: «Фашистлар Владимир-Волынскидагы концлагерь уртасына кирпеч стена өйгәннәр иде. Аның ике ягындагы тимер элмәкләргә көн саен берничә совет хәрби әсире асылды. Бу безнең сугышчыларны куркытып тору өчен эшләнде. Беркөнне лагерьга, немецлар озатуында, хыянәтче генерал Власов армиясе офицерлары килде. Алар әлеге стена янына аракы һәм бик тәмле ризыклар белән өстәл китереп куйдылар.

– Кем генерал Власов армиясенә язылырга тели, өстәл янына рәхим итсен! – дип кычкырды теге офицерларның берсе.

Әмма берәү дә урыныннан кузгалмады. «Яхшы, сез курыксагыз, монда генералларыгыз үрнәк күрсәтер», – диде власовчы ачу белән. Шулчак конвой белән өч совет генералын китерделәр. Мин Новиковны шундук танып алдым.

– Генерал Новиков! Сез Севастопольдә батырларча сугыштыгыз. Инде монда да үрнәк күрсәтегез, Власов армиясенә беренче булып язылыгыз, – диде аңа сатлык офицер.

Пётр Георгиевич «смирно» командасы вакытындагы кебек туры итеп басты да:

– Син, килмешәк, коммунистларның үз Ватаннарын беркайчан да сатмаячакларын белмисеңмени? – дип кычкырды аңа, усал итеп.

Шундый кыю җавапка рухланып, безнең әсирләр кул чаба башлады. Бу фашистлар өчен көтелмәгән хәл булды. Алар, команда да көтеп тормыйча, әсирләргә автоматлардан ут ачтылар…».

Бу вакыйгадан соң, генерал П.Новиковны Хаммельсбург офицерлар концлагерена озаталар. Ул биредә яшерен оешма белән җитәкчелек итә. Бер провакатор лагерь җитәкчелегенә бу турыда җиткергәч, аны Флессенбургтагы лагерьга күчерәләр. Генерал Новиковның биредәге соңгы көннәре турында сугыштан соң озак еллар үткәч кенә билгеле була. Әлеге лагерьда күп газаплар кичергән В. Володченков белән Н. Панасенко истәлекләреннән мондый юллар китерәсем килә: «Бу лагерьдагы режим аеруча каты иде. Әсирләрне, шул исәптән генералларны да ачтан интектерделәр, авыр эш белән азапладылар, юк-бар сәбәп өчен дә вәхшиләрчә кыйнадылар.

Кышкы салкын бер көнне генерал Новиков башка әсирләр белән янәшәдәге кирпеч заводында эшләде. Шунда бер әсирнең авызыннан кан китте. Башы әйләнеп, ул җиргә егылды. Новиков белән берничә кеше аны җылы урынга керттеләр. Әмма надзирательгә бу ошамады, фашист аны типкәли башлады. Генерал Новиков исә авыруны яклап, каршы төште. Шуннан соң гитлерчы, ерткыч кебек, аңа ташланды. Ачлыктан һәм авыр эштән хәлсезләнгән совет генералы, аңын югалтып, тимер мич өстенә егылды. Лагерь врачлары Пётр Новиковның баш миенә кан сауганын ачыкладылар. Кичкә таба гитлерчылар аның гәүдәсен, әле үлеп тә бетмәгән килеш, крематорийда яндырдылар».

Бу фактны, шулай ук, фашист архивларында эшләгән совет галиме Е.Бродский да гитлерчылар тутырган документларга таянып раслый.

Данлы генерал Пётр Новиков менә шулай батырларча һәлак була. Генералның әнисе Марфа түти, улы турында хәбәр көтсә дә, 1960 еллар башына кадәр яшәп, улының батырлыклары турында берни белмичә үлеп китә...

Әйе, күпме батырларыбыз эзсез югалган, күпме батырларыбызның исемнәре әле бүгенге көнгә кадәр телгә дә алынмаган, күпме батырларыбыз турында әле бүгенгә кадәр бернинди хәбәр дә табылмаган. Якташыбыз Петр Георгиевич турында да хәбәрләр еллар узгач кына мәгълүм булды. Аның турында, аның батырлыгы турында, һичшиксез, күбрәк беләсе килә, аның исемен мәңгеләштерәсе килә.

Профессор, авылдашыбыз В.В.Иванов үз вакытында төрле архивлар, шул исәптән СССР Дәүләт иминлеге комитеты чыганаклары белән элемтәгә кереп, генерал П. Г. Новиков турында шактый материал җыя һәм боларны КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф.Ә.Табеевка да күрсәтә. Фикрәт Әхмәтҗан улы аларны бик игътибар белән укып чыга.

– Син бит искиткеч язмышны ачыклагансың! Бу – икенче Муса Җәлил, икенче Дмитрий Карбышев бит! Мин СССР Верховный Советы Президиумына Пётр Новиковка Советлар Союзы Герое исемен бирдерү турында үтенеч белән керәчәкмен, – ди ул, бик дулкынланып.

Әйткән вәгъдәсен беркайчан да җиргә салып таптамый торган Ф.Ә.Табеев моны һичшиксез үтәп чыгар иде. Әмма аның 1979 елда СССРның Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе булып Әфганстан Республикасына китүе генә моңа комачаулый. Шуннан соңгы еллардагы давыллы вакыйгалар һәм, ниһаять, СССРның таркалуы барысын да оныттыра. Данлы якташыбыз бары үзенең туган-тумачалары, авылдашлары өчен генә кадерле һәм якын булып кала.

Еллар узгач, Чаллы шәһәрендә яшәүче карендәшебез Виктор Лукин Севастопольдә Пётр Новиков эзләреннән йөреп, аның турында шактый гына материаллар да алып кайткан иде. Виктор Михайлович бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Бу эштә ярдәм итүләрен сорап, ул Татарстан хөкүмәте исеменә, хатлар юллаган иде. Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев җавап хаты язды. Хатның эчтәлеге түбәндәгечә:

«Хөрмәтле Виктор Михайлович! Сезнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә Чистай районы Олы Кондрата авылында туып-үскән генерал-майор Пётр Георгиевич Новиковка (1906–1944) Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорап язган мөрәҗәгатегезгә җавап итеп, түбәндәгене җиткерәм. 1942 елның 30 июнендә генерал-майор Петр Георгиевич Новиков вакытлыча Севастополь оборона районы командующие вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. Өч көн дәвамында ул җитәкчесез калган гаскәри частьларне саклауны оештырырга тырыша…

Пётр Георгиевич Новиковның батырлыгын Севастополь шәһәрендә онытмыйлар һәм хәзер дә хөрмәт итәләр. Севастопольнең Балаклава районындагы урам аның исемен йөртә, 1983 елның 23 мартында анда П.Г.Новиковка һәйкәл куелган (скульптор В. Е. Суханов).

Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы дәвамында, бигрәк тә Севастополь оборонасында зур батырлыклар күрсәткән, әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшкән каһарман якташыбызның исеме мәңгелек хөрмәткә лаек. Әмма Советлар Союзы таркалганнан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелми. Пётр Георгиевич Новиковның чыгышы белән Чистай районыннан булуын исәпкә алып, Сезнең мөрәҗәгатегез аның исемен район күләмендә мәңгеләштерү өчен, мөмкин булган чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы И.Т.Әхмәтҗановка юлланды».

Әкеренләп Новиковның исеме мәңгеләштерелә башлады. Генералыбызның исемен мәңгеләштерү чараларыннан берсе итеп Чистай муниципаль районының 2023 елның 17 августындагы 23/5 карары нигезендә, Чистай шәһәренең бер яңа урамына «Генерал Пётр Новиков» дигән исем бирелде. Бу урамда мәктәп һәм чиркәү булыр дип көтелә. Бүгенгесе көндә Югары Кондрата авылының бер урамы генерал Пётр Георгиевич Новиков исемен йөртә.

Герой исеме бирелмәсә дә, Севастопольдә Пётр Георгиевичны герой дип саныйлар. Герой-шәһәр Севастопольнең бер урамы керәшен егете, минем авылдашым, генерал П.Г.Новиков исемен йөртә. Биредә аңа һәйкәл куелуы, П.Новиков җитәкчелегендәге дивизия сугышчылары истәлегенә Дан музее ачылуы күп нәрсә турында сөйли. Геройшәһәр Севастополь үзен саклаган офицерларны онытмый, аларны хәтерендә саклый.

Әмма бу гына, минем уйлавымча бик аз. Севастопольнең генерал Новиков урамындагы 109нчы дивизия музее белән элемтәгә кереп, аның туган авылында да музей булдырылса, бу батыр генерал истәлегенә бик зур бүләк булыр иде. Моның өчен алда эшлисе эшләр бик күп әле.

Елизавета Цыганова, Чистай

«Герой-керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклары» («Герои-кряшены: подвиги на фронтах и в тылу») китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев