Күпне күргән Микәй дәдәй язмышы
Марафончы Лариса Әхмәтшина бабасының туганнан туган энесе, фронтовик авылдашы Михаил Сизов турында сөйләде.
Сизов Михаил Алексеевич, безнең өчен — Микәй дәдәй. Минем мама ягыннан бабам белән Микәй дәдәйнең аталары бертуган.
Микәй дәдәйләр белән без капма-каршы гына яшәдек. Аның төпчек улы Радик белән без бергә уйнап үстек. Радик үзе дә утлы Әфганстанны үтте.
Микәй дәдәй... Тырыш, эшчән, тормыш алып баруда акыллы, руслар андыйларны «мудрый» диләр. Гәүдәгә бәләкәй генә, чандыр. Шундый булгангадыр инде, авылда кушаматы -«кәрлә», «кәрлә Микәе».
Холкы ягыннан кызу канлы, бераз дуамаллыгы да бар, тиз кыза, тиз суына, кызык сүзле. Үзе күп сөйләшеп тормас. Туган-тумача белән аның әйткән мәзәк сүзләрен, кызыкларын әле дә сагынып искә төшерәбез. Ә аның кызыклары, башыннан үткәннәре, тормыштагы вакыйгалары — үзе бер тарих, бер китап язарлык. Туганнар, безнең нәсел турында китап язучы табылса, һичшиксез, иң зур бүлек Микәй дәдәй турында булыр иде, мөгаен.
Микәй дәдәй 1909 нчы елда Минзәлә районы Иске Мәлкән авылында туа. Аның энесе Алексей(Әләкси дәдәй), сеңлесе Пелагия(Палый түти) бар иде. Әләкси дәдәй дә сугышта катнашкан, Алабугада яшәде. Палый түти Минзәләдә торды.
Микәй дәдәй Армиягә киткәнче үк колхозда эшләгән, атлар караган. Шушы һөнәренә ул гомере буе тугры калды. 18 яше тулгач, Армия сафларына алына, аннан йөреп кайткач, урман кискән, атлы эшләрдә йөргән. 1938нче елда яшь, чибәр Софьяга өйләнә. «Мин аны үзем карап үстердем. Мин армиягә киткәндә сәке башында ул әле курчак уйнап калды, борынын сөртеп чыгып киттем», – дип әйтә иде ул.
Аларның яшь аермасы 14 яшь иде дип истә калган. 1939 нчы елда аларның беренче кызлары Мария ( Мәрүсә апа) туа.
Сугыш башлануын Микәй дәдәй радиодан ишетә. 2 нче августта инде үзе дә, сугышка алынып, фронтка китә. Микәй дәдәй сугышка киткәч, аларның икенче кызы Клара туа. Суфия җиңги ике кечкенә кызы белән кала.
Бу урында җиңгине дә искә алмасам, дөрес булмас. Алар холыклары белән гел капма-каршы иде инде. Сабыр, тыныч, акыллы, гел елмаеп кына торучы, елмаеп кына сөйләшүче Суфия җиңги, безнең өчен «кәрлә җиңги».
Ут бөрчәсе Микәй дәдәй янында сабыр холыклы Суфия җиңги. Алар бербөтен иде, бер-берсеннән аларны аерып карау мөмкин дә түгел. Микәй дәдәй бик кызуланып киткәндә, җиңги әз генә тавышын күтәреп «җитте!» дип куя иде дә, Микәй дәдәй, су сипкән таш шикелле, шунда ук сүрелеп тә куя иде. Аларга карап торуы, күзәтүе бик кызык иде.
Микәй дәдәй Калининград, Белоруссия, Ленинград фронтларында сугыша. Армия хезмәтен үткән солдат буларак, аңа шунда ук старшина званиесе бирәләр. Сугышта ул санинструктор да була, пехотада да хезмәт итә. Белоруссия — Польша чигендә барган сугышларның берсендә алар камалышта калалар. «Өч көн ат абзарында, ат улагы астында качып яттык, өч солдат идек. Ачлыктан улакка каткан апараны чокып ашадым», — дип сөйләгәне истә Микәй дәдәйнең. Аларны атлар карарга кергән немец солдаты күреп ала. «Безне күрде, ләкин сатмады. Немецларның да төрлесе булды инде. Өч көннән соң, көч-хәл белән үзебезнекеләр ягына чыга алдык», – дип сөйләгән иде ул. Өч көн үз частьләреннән юкка чыгып тору аларга аз гына гомер бәясенә тормый кала, күпме кимсетү «бүләк итә».
Сугышта ул атлар да карый. «Аларга сугыш шартларында азык юнәтү бик авыр иде, менә шуңа да бу эшне рәтен — җаен белгән авыл егетенә – миңа тапшырдылар», — дигән иде ул. Сугыш бетәр алдыннан гына Микәй дәдәй, көтмәгәндә, фронтта, хатынының энесе белән очраша. «Тиздән сугыш бетә инде, җизни, авылда күрешербез», — ди кайнише.
Тик аңа исән-сау кайтырга насыйп булмый, сугыш бетәргә берничә генә көн калганда, ул батырларча һәлак була. Миндә Суфия җиңгинең шул энесе белән төшкән фотосы саклана. Аның да исеме Михаил (Микаш) дип истә калган.
Ә Микәй дәдәй сугыштан исән-сау әйләнеп кайта, 1945 нче елның ноябрендә генә кайтып җитә ул. Гомер буе иң тырыш, иң алдынгы колхозчылардан булды. Сугыштан соң семьяда тагын биш бала туа: Борис, Вера, Анатолий, Рая, Радик. Микәй дәдәй белән Суфия җиңги 7 баласына да белем бирәләр, аякка бастыралар. Соңгы көннәренә чаклы аларның кадер- хөрмәтен күреп яшәделәр.
Микәй дәдәй, мин белгәндә, колхозда атлар карады. Ул чакта дворларның шаулап торган чагы, атлар күп. Иртәнге нәрәттән соң бөтен кеше дворга атка килә. Моның өчен син беренче әтәчләр белән торып, сәгать өчтән дә калмый дворга барырга тиеш. Аңа хәтле ихатадагы абзар тулы малны карап китәргә кирәк. Көннең нинди булуына карамастан, һәр көн саен, еллар буе шулай.
Үзләре дә малны абзар тутырып асрады алар. Микәй дәдәй 97 яшенә җитеп үлде, 94 яшенә хәтле сыер асрады, мал тоттылар. Җиңги дәдәйдән калып, өч ел чамасы гына яшәде.
Микәй дәдәй гомере буена булганына, Ходайга шөкер итә белде. Әллә шуңа да озын гомерле булды микән алар? Радикның бер сүзе исемдә:
«Әти гел бер сүзне кабатлый иде: Алланың биргәненә шөкер, бер шөкер түгел, мең шөкер». Ашап туйгач та шулай, мунча кереп чыккач та шулай, балалар кайтып киткәч тә шулай, көн саен шулай, гел шулай.
Микәй дәдәйләр авылда беренчедән булып «Москвич» машинасы сатып алдылар. Кызыл төстәге машина иде ул. Үзе рульдә йөрмәде ул, анда башта кызы Рая апа, аннан Радик йөртте аны. Микәй дәдәй алар янына утырып кына йөрде. Сугышлар үткән, гомер буе гел эштә булган кешегә үзе эшләп алган машинада утырып йөрүе бик рәхәт булгандыр. Мин хәзер шулай уйлыйм.
Мин бу язмамны аның сөйләгәннәре, үземнең истә калганнар буенча гына язам. Микәй дәдәй, сугыш турында сөйләгәндә, еламыйча сөйли дә алмый иде. Бик сөйләргә дә, очрашуларга йөрергә дә яратмады ул. «Сезгә күрергә язмасын, беркайчан да кабатланмасын ул мәхшәр», — гел шулай дия иде ул. Күпсанлы орден — медальләре арасында үзе өчен аеруча калерлеләре дип «За боевые заслуги», «За отвагу», «За воинскую доблесть» медальләрен саный иде.
Микәй дәдәй дә, Суфия җиңги дә һаман да безнең күңелдә. Туганнар бергә җыелганда, безнең аларны беркайчан да искә алмый калган юк. Микәй дәдәйнең кызык сүзләрен, җиңгинең елмаеп торуларын, мәзәк хәлләрне искә төшерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев