Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Колышчыдан Мария Шадринаның (Андреева) сугыш турындагы истәлекләре

Марафончы Раиса Муллахметова Балык-Бистәсе районының Каз-Чаллы авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Мамадыш районы Колышчы авылында яшәүче тыл ветераны Мария Шадрина (Андреева) турында язды.

Мария Васильевна Шадрина(Андреева) 1928 елның 2нче июлендә Балык-Бистәсе районы Каз-Чаллы авылында туа. Сугыш башланган елны Марья түтигә 13 яшь була. Сугышка хәтле дә әнисе белән эшкә йөри: урак уру, печән җыю, чүп утау... Сугыш башланган елны Марья түти 7нче класска күчкән була. Уку бик эләкми аңа: катырганчыга хәтле колхозда бәрәңге алу, мәктәп өчен утын әзерләү. Сугышка хәтле дә кеше ярлы яшәгән, ә сугыш башлангач тормыш тагын да авырлашкан.

Мария Васильевналар гаиләдә 7 кеше булалар: әти-әни, 5 бала. Иң олысы Марҗый, аннан кечкенә дүрт малай. Әтиләре 1905нче елгы. Сугыш башлангач та әтиләрен сугышка алып китәләр.

Кояш чыкканчы басуга чыгарга кирәк. Әгәр соңга калсаң куып кайтаралар. Эшләгән өчен азрак акча бирә башлыйлар. Тиешенчә эшләмәсәң, ипине дә бирмиләр. Гаиләдә ул олысы булгач, бөтен авырлык әнисе белән аның өстенә төшә.

Әле бу сугышның беренче елы гына. Аннан соң инде эш бик авыр булган. Әниләрен атлы эшкә йөртә башлыйлар. Авылда ачлык. Алардан егерме чакрым ераклыктагы Шомбыт басуына барып, черек бәрәңге җыеп йөргәннәр. Аяктагы чабата, кайта-кайта чабаталары җыртылып бетә торган булган. Чабатаны энесе белән икесе үргәннәр. Яз җитүгә нинди ашый торган үлән бар, барысын да ашаган авыл халкы: кычыткан, ат кузгалагы, балтырган, әнис. Алар ашамаган бер нәрсә дә калмагандыр инде.

1943нче елны ачлыктан биш яшьлек энеләре үлә. Азапланып булсада сыер асрыйлар, ләкин аның сөте балаларга ләкими. Сепарат сөте генә эчкәннәр.1942 нче елда сыер җигеп тырмага йөри башлады Марҗый. Бу эш аңа техникумда укыганда да бик ярдәм итте.

1942-1943 елларда әнисен окоп казырга җибәргәч, 5 бала өйдә үзләре генә калалар. Марья түти кечкенә өч малайны ике ай үзе карый. Ачтан тилмереп үлүчеләр дә күп була. Ул елларны корчаңгы чире таралган.

1943нче елны әтиләренең хәбәрсез югалган дигән хәбәре килгән. Шул көннән соң 5 бала ятим калалар. 

Авыр заманада тимереп яшәсәләр дә укуга теләге көчле иде Мария Васильевнаның. 1944нче елны Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. Анда да ачлык.

«Тилмереп укыдык инде, өс-башка юк, тамак ач, аның өстенә бет баскан. Бер бүлмәдә егерме биш кыз тордык. Анда бик салкын, ут юк, караңгы. Кечкенә ут яктысы булса, шунда чиратлашып укый идек. Январь аенда авылга каникулга кайтканда юлда өшеп бетә идек. Каникулдан килгәндә инде, бетләрне әрчеп, юынып, чистарынып киләсең. Шулай авырлык белән өченче курска кадәр җиттем» , – дип искә ала ул.

1947нче елны техникумны бетерә. Башта Усали МТСына эшкә участковый агроном итеп җибәрәләр аны. 1953нче елда сентябрь пленумы булып, кохозларга аерым агрономнар билгелиләр. Аны, хәзер яши торган авылы Колышчыга агроном итеп җибәрәләр. Агроном булып 22  ел эшләде ул. Аннан соң, 1970нче елны авыл советы председателе итеп эшкә алалар. Шунда эшләп, 1983нче елны лаеклы ялга чыга Мария Васильевна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев