Туганайлар

Татарстан

16+
Безнең геройлар

Сарсаз-Баграж авылы егете Михаил Пукаев СВОдан ялга кайткач та, тик тормый

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы егете Михаил Пукаевны, кыска вакытлы ялдан соң, бар авылдашлары җыелып, Украинадагы махсус хәрби операция зонасына озатып калды.

Сарсаз-Баграж авылының халыкны берләштерә, күңелләрдә батыр якташлар белән горурлык хисләре уятып, патриотлык тәрбияли торган ныклы традициясе барлыкка килде. Ул — махсус операциягә китүче егетләрне тантаналы төстә озату. Авылдашларының СВОдагыларга ихтирамлы мөнәсәбәте аңлашыла да — андагы якташлары язмышларына туры килгән сынауны батырларча үтәләр, ялга кайтканда туган авыллары өчен кирәкле кеше була беләләр. 

Ныклы традиция

Ут эченә китүче ир-егетләр өчен барлык авылдашларының һәм җирлек җитәкчеләренең җыелып озатып калуы — хәрби бурычны үтәгәндәге авырлыкларны җиңәрлек көч, ныклык бирәдер.

«Махсус хәрби операция башланып, егетләр мобилизация буенча киткәндә, беренче көннән үк, аларны авыл белән җыелып озатып калабыз. Җирлек җитәкчесе буларак, моны шул беренче көннән традициягә кертеп җибәрдем. Авылдан олы юлга чыга торган урында, тыкрык янында магазин бар. Шуның янында җыелабыз. Исән-сау кайт, дип яхшы теләкләребезне әйтеп, кем ничек ярдәм итә ала, шулай булышып, озатып җибәрәбез», — дип сөйләде Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан Михаил Пукаевны да 26 майда бөтен авыл халкы озатып калган. Михаилның күршесе, яшь рәссам, мөмкинлеге чикле Андрей Кузьмин шул көнне үк озату мизгелләреннән видео ясаган. Аны ватсаптагы авылдашлар төркеменә юллаган. Ул төркемдә 300дән артык кеше икәнен исәпкә алсак, Сарсаз Баграждагы һәр вакыйга, һәр яңалык минуты белән барысына да барып җитә, дигән сүз. 

Кайткан арада да

Зәйдәге «Техно» заводында эшләгән Михаил — мобилизация башлангач та СВОга китүчеләрнең берсе. Заводтан эштән кайтканда да тик тормаган ул, элекке иске мәктәп турысында яшьләргә ял итү урыны ясаган. Павел Николаевич сөйләвенчә, яшьләр ял урынының бер ягында — Унтун коесы, икенче ягында Аракы чишмәсе. Элек ул чишмәләрдән төшкән суны бөяп куеп, мәктәп бөясе дип йөрткәннәр. Авыл халкы үзара төбәк дип атаган ул болынлыктагы ял урынында хәзер — беседка, 5-6 метр озынлыктагы өстәл, озын эксәмияләр, мангал... Туган көнгә, очрашуга җыелучы яшьләр боларның кадерен белә, «Миша кайтасы» дип, ул үзе юк чакта да карап, тәртипләп торалар. Үткән кайтуында, яшьләргә Унтун коесына капкач, чиләк куегыз, буягыз, дип, акча калдырып киткән. Ул коега төшү юлы да ясалган. 

Павел Николаевич сөйләвенчә, әле бу юлы СВОдан кыска ялга кайткач та, гектарга якын җирне — үзләре урамына керә торган киң тыкрыктагы һәм беседка тирәсендәге үләннәрне чабып, бар җирне ялтыратып куйган Михаил. 

«Техно» оешмасындагылар малайга бик ярдәм итә. Начальнигы да килеп китте. «Нәрсә кирәк», дип гел белешеп торалар. Тәгәрмәч, генератор, тимер-томыр — барысын да "Техно«дан сорый. Теге кайтуында «Урал» тәгәрмәчләре юнәтеп киткән иде. Улыбыз үзенең җиңел машинасында кайтып йөри. Алдан әйтми ул безнең. Бу юлы да төнлә машина туктаганга уянып киттем. Тәрәзәдән карыйсы идем, капка кактылар. Ачсам, «свои» дип, Михаил тора. Юлда 23 сәгать кайтканнар, — дип улының ялга кайтуы турында сөйләде Мария Семёновна. — Беренче кайтуында кай тирәдә икәнен сорагач, «Украинада» дип кенә әйтте. Әтисенә дә, миңа да бер артык әйбер сөйләми. Бу юлы да киткәндә машина багажнигына тимер-томыр тутырды, ашамлык калырга да теләмәгән иде. Үзенә күрсәтми генә өч пицца, ике каклаган каз да тыктым. Казаннан хезмәттәше белән бергә киттеләр. Барып җитүгә, «Без килеп җиттек, бар да яхшы» дип язды. Китте генә әле, инде кайтуын көтә башладык. Дөньялар тынычланып, яныбызга исән-сау кайтсын — бар теләгебез шул».

Агрофирмада эретеп-ябыштыручы булып эшләүче, инде 70ен узган әтисе Алексей Михайловичка йорт-җирдә авыр эш калдырмаган Михаил. Мотоблок ярдәмендә бәрәңге дә утырткан. Үз хуҗалыкларында гына түгел, әтисе яклап әби-бабасыннан калган йортны да караштырып, каралты-курадагы үләнне чабып, коймаларын буяп куйган. Иртәгә китәсе көнне хәрби комиссариатка барган җиреннән яшелчәгә су сиптерү өчен шлангка кадәр күтәреп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев