Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Алексей Васильев

Алексей Фёдорович 1943 елның январендә туган илен фашист илбасарларыннан азат итәргә китә. Саратов өлкәсе танк училищесында әзерлек курслары үтеп, 162-нче аерым танк бригадасы составында сугышка керә.

Ул танкның төбәп атучысы буларак, дошманның күп кенә кораллы көчләрен тар-мар итә. Польшадагы сугышларда катнашып, Берлинга таба юл ала. Әмма «Т-34» танк экипажы ут давылына очрый. Алексей шунда каты яралана һәм Германиядә 10 ай буе госпитальдә ятканнан соң, икенче группа сугыш инвалиды булып, 1946 елның мартында туган Җәйләвенә кайтып җитә.

Әмма сугышчы егетнең куңеленә тигәне: авылда кая карама, ачлык, ялангачлык, хәерчелек. Халык үз авызыннан өзеп, кырыкмаса кырык төрле салым: итен, сөтен, йомыркасын‚ заем түләп бара. Ашарлык бер мыскал ризыгы юк. Ачтан шешенүчеләр дә була. Фронтовик кайтып бер көн дә ял итмичә, колхоз идарәсенә юнәлә. «Көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә телим. Берәр эш булмасмы?» — ди ул.

Алексей гади эшче дә, хисапчы да, авыл Советы рәисе дә була. Һәркайда тынгысызлыгы, кеше хәленә керә белүе, гаделлеге өчен хөрмәт итәләр аны. Оештыру сәләтен күреп, 1960 елдан «Чулпан» совхозының идарәчесе итеп билгелиләр. 30 елга якын эшләп, 62 яшендә лаеклы ялга чыга.

Көннәрдән бер көнне, сугыштан соң 40 ел узгач, хәрби комиссариатка чакырып, сугышчан медальләре янына III дәрәҗә Дан орденын тапшыралар.

Юлия Платонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев