Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ураза һәм иман – җанны Ходайга якынайта торган ике канат

Протоиерей Павел ЧУРАШОВ Олы уразаның мәгънәсе, мөһимлеге, аңа әзерлек һәм дөрес итеп ураза тоту турында сөйләде.

18 марттан – 4 майга кадәр Олы ураза.

Пасханы каршы алырга әзерләнү

Олы ураза алдыннан әзерлек атналары бара. 25 фервальдә – мытарь белән фарисей атнасы, 3 мартта – азгын ул атнасы, 10 мартта – калдык сорау атнасы. Бу атналарда Евангелиедән мәсәлләр (притча) укыла һәм алар Олы уразага мәгънә (смысл) бирә. Фарисейныкы кебек барлык матур эшләрен санап чыгу гына түгел, мытарьныкы кебек күз яше белән келәү итү һәм килешү (смирение) генә Ходайның мәрхәмәтен, бәхиллеген алырга ярдәм итәчәген аңлыйбыз. Азгын ул турында укыганда, улының үз атасын тыңламыйча өйдән китеп, аннары үзенең җазыкларын аңлап, кичерү сорап, кабат атасы янына кайтуын беләбез. Бу – җазыкларыбыз өчен кичерү сорап, Ходайга килүебезне аңлата. Калдык сорау (Судный день) атнасы исә, тереләр һәм үлеләрнең киләчәктә көтелә торган Ходай каршындагы калдык сораулары турында искәртә.

Олы ураза – һәрбер православный кеше өчен мөһим. Ураза – ул Ходай куйган боерык. Адәм белән Евага оҗмахта вакытта, аларга Ходай бер агач җимешен ашарга яраганын, ә икенчесен ярамаганын әйткән. Ходайның бу боерыгын үтәмәгәнгә, аларга оҗмахта урын булмый. Ураза – һәрбер халыкның рухи тормышында кирәкле нәрсә. Ул – җаныбызны, тәнебезне йомшарта. Священниклар Олы уразаны җан язы белән символлаштыра. Яз көне бар дөнья яшәрә, чәчәк ата. Җан белән дә шулай. Ураза тоту – ашаудан тыелу гына түгел, ә начар уйлардан арыну; ару эшләр кылу; сине рәнҗеткәннәрне, сиңа бурычлы булганнарны кичерү; азгынлыкка бирешмәү; ялганламау. Чын ураза – менә шушы нәрсәләрдән тыелу. Тән уразасы җаныбызга азык бирә торган гамәлләр кылырга ярдәм итә.

Һәркем – көченнән килгәнчә

Олы ураза – ул кырыс ураза, безне Ходай Пасхасын каршы алырга әзерли. Һәркем үз көченә карап ураза тота. Бөтен кеше дә, монахлар кебек, бөтен нечкәлекләре белән тота алмый. Авыру кешеләргә, батюшка бәхиллеге белән, йомшартулар була. Андыйлар Пасхага кадәр ит белән күкәйдән генә баш тарта. Кемнәрдер беренче, икенче атналарда гына тота. Шулай итеп, һәркем Олы уразаның мөһимлеген җаны, акылы белән аңлап, ничек тә булса, начар гадәтләрдән, ашаудан тыелырга тырыша.

Ураза ашы – врачлар искәртүе буенча да, организм өчен дә файдалы. Организм чистарына, тәнгә җиңеллек килә. Ураза тоту беренче атналарда гына авыр, бераз вакыттан соң, организм күнегә.

Олы уразада балыкны ике көндә генә ашарга ярый, бу – Ару хәбәр (7 апрель - Благовещение) һәм Бәрмәнчек атнакөнендә (27 апрель). Уразаның аеруча кырыс көннәре – беренче көннәре, өченче атна – Качка башыру атнасы, соңгы атна – Азап атнасы. Уразаның иң кырыс көне – азап атнасындагы олы пятница, бу көн – Ходаебыз Иисусның качка кадакланып үлгән көне.

Бәйрәм һәм искә алу ашлары уздыру тәртибе

Олы ураза вакытында бәйрәм кичәләре уздырылмый, кәбен койдырылмый. Туган көннәрне дә кафеларда зурлап уздырырга кирәкме. Өйдә ураза ашы белән якыннарны котларга була. Үлеләрне Олы уразаның икенче, өченче һәм дүртенче субботаларында искә алалар. Якын кешеләрнең үлгән көнендә, датасы туры килгәндә, чиркәүгә барып шәм куярга була, ләкин искә алу ашлары уздырылмый. Үле ашлары уразаның беренче атнасында, Азап атнасында, Олы көн атнасында уздырылмый. Алдан килгән яки киләсе субботага күчерелә.

Ходай булышыр

Туганнар! Олы ураза чистарыну һәм келәү итү, җан яңарышы вакыты булсын иде. һәркем бу кадерле вакыттан үзенә файда алсын иде. Олы ураза вакытында чиркәүгә барып җазык әйтергә, өлеш алырга тырышыгыз. Духовный әтиегез бәхиллеге белән олы уразаның һәр атнакөнендә җазык әйтергә була. Олы уразада күпләр Май сөртү җәшереге (Соборование) узарга тырыша. Бу җәшерек христиан өчен елга бер тапкыр ясала. Соборование аша тән саулыгы ныгый, онытылган яки кече җазыклар кичерелә. Олы уразага керергә һәм аны тиешле итеп тотарга барабызга да Ходай булышсын!

Фото: П.Чурашов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев