Үгет: Ходайның безгә булган яхшылыкларын күрми яшәмик, Алланың ачуыннан куркыйк
Үгет уку, тыңлау - тәнгә шифа, күңелгә арулык бирә.
Иисус Христос шушы мәсәлне әйткән: “Бер йорт иясе булган, ул йөзем агачлары утыртып, әйләнәсен койма белән әйләндергән; эчендә йөзем суы агызгыч ясаган, башня торгызган. Башня дигәне – биек итеп салган каравыл өе. Анда бакчадагы агачларны, җимешләрне саклаучылар торган. Аннары бакчаны бакчачыларга тапшырып киткән. Җимешен җыяр багыт җиткәч, ул хезмәтчеләрен бакчалардан җимешен җыярга җибәргән. Бакчачылар байның җимеш җыярга дип җибәргән хезмәтчеләрен күреп, аларның кайсын бик каты кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр. Ул тагын элгәредән дә күбрәк хезмәтчеләр җибәргән, аларга да шулай кылганнар. “Улымнан оялырлар” дип, калдыгында ул аларга үз улын җибәргән. Әмма бакчачылар аның улын күреп, әйткәннәр: “Бу атасы урынына каласы, әйдәгез, үтерик аны, аннары аңа каласы малны үзебезгә алырбыз”. Шулай итеп, аны тотканнар да, бакчадан чыгарып үтергәннәр”.
Мәсәлне сөйләп бетергәннән соң, Христос тыңлаучыларга: “Бакчаның иясе үзе килгәч, бу бакчачыларга инде ни кылар?”, – дигән. Алар Аңа әйткәннәр: “Бу усалларны гаепләп харап итәр, бакчасын багытында аңа җимешен бирерлек бүтән бакчачыларга тапшырыр”. Иисус аларга җавап итеп: “Алла Патшалыгы сездән алыныр да, җимешен китерерлек калыкка бирелер”, – дигән.
Бу мәсәлдә йорт иясе дип, Күктәге Атабыз әйтелә; йөзем агачлары утырткан бакча дип, иудей халкы әйтелә. Алла Ходай иудей халкын бүтән халыклар арасыннан сайлап алып, Үзенең сөйгән халкы иткән. Ул аларны, кодрәт белән, Египеттан алып чыккан: Кызыл диңгез арткылы уздырган, аларны сөт белән бал ага торган бик җимешле урынга урнаштырган.
Бакчаны әйләндергән койма дип, Алланың Моисей пагамбәр арткылы иудей халкына биргән боерыклары әйтелә, шул боерыклар аларны һәртөрле усаллыктан, азгынлыктан тыеп торган. Бакча эчендә йөзем суы агызгыч дигәне – алтарьдагы корман урынын әйтү була, шул урында һәркемнең жазыкларын кичертер өчен, терлек канын агызганнар. Бакча уртасындагы башня (каравыл өе) – Иерусалимдагы келәү өе була; эшләүчеләр дигәне – халыкны аруга өйрәтеп, динне бозылудан саклап торучы архиерейләр, священниклар, укымышлы кешеләр.
Шулай итеб, Алла Үз халкына ничек торырга, ничек торып котылырга барын да рәтләп куйган. Шулхәтле зур изгелекләренә, иудей халкы Аллага тау итеп торырга гына, Аны данлап, боерыкларын кылып, Аның күңелен табарга гына тырышырга тиеш иде, әмма алар Алланы да, Аның изгелекләрен дә, кылган кодрәтләрен дә онытканнар, үзләре дигәнчә, нәфесләре теләгәнчә торганнар. Алла аларның бу эшләренә түзгән, тәүбәгә килүләрен бик озак көткән. Алар тәүбәгә килмәгәннәр, чын Аллага кайтмаганнар, азганнан-аза барганнар, чын Алладан бизгәннәр. Калдыгында, Алла аларга Үзенең хезмәтчеләрен җибәргән. Аның хезмәтчеләре: Самуил, Наоан, Илия, Исаия, Иеремия, Иезекиил һәм тагы да күп пагамбәрләр булганнар. Алар барысы да халыкны – тәүбәгә килергә, чын Аллага ышанырга өйрәткәннәр, “ялгышасыз, бу эшләрегездән тыелыгыз, Аллага кире кайтыгыз” дип, туктаусыз үгетләгәннәр.
Халык аларның сүзләренә ышанмаган, “безнең бозык җиребез юк, алар күк без белмибезмени” дип, үгетләрен тыңламаганнар, аларны дошманга санаганнар. Дошман күреп, аларның бер гаебе юк көе, бик каты кыйнаганнар. Исаия пагамбәрне – агач пычкы белән урталай ярып, кайсыларын таш белән атып үтергәннәр. Алла аларга тагы да – элекегеләрдән дә күбрәк пагамбәрләр җибәргән, аларга да шулай кылганнар. Аннары, Күктәге Атабыз, “Улымнан оялырлар” дип, Үз Улын җибәргән. Әмма алар Аннан да оялмаганнар, оялу түгел, Иерусалимнан алып чыгып, Голгофа тавы өстендә качка кадаклап үтергәннәр.
Алланың шулхәтле изгелекләренә, аларны төзәтергә тырышуына иудей халкы шуны кылган, тау итеп кенә тору урынына, шундый яман эшләр кылып, Алланың ачуын китергән. Инде бу эшләре өчен алар Алладан ни алдылар икән? Алланың аларга ни кыласын алар үзләре Христоска әйткәннәр: “Бу усалларны азаплап, харап итәр”. Иудей халкының бу сүзләре дөрес килгән, алар каты азапка төшеп, харап булганнар. Христос күккә күтәрелеп, утыз җиде ел үткәннән соң, Рим патшасы иудейләргә сугыш белән килеп, Иерусалим каласын да, келәү өен дә җимереб бетергән. Христос әйткәнчә, таш өстендә таш та калмаган. Бер миллион кеше кылыч белән ачлыктан үлгән, туксан җиде меңе тоткынга төшкән, аларның кайсысын кала уртасындагы ачык урыннарда җыелган халык алдында я кылыч белән чабып өзгәннәр, я усал киекләргә талатып үтерткәннәр, кайсын коллыкка сатканнар. Тоткынга төшми калганнар төрле җиргә таралышып беткәннәр. Хазерге багытта да алар һәр кайда да бик күп. Шушылай итеп, Алла аларны – Үзенең пагамбәрләрен, сөекле Улы Христосны үтергәннәре өчен каһәрләгән.
Туганнар, бу мәсәлдән гыйбрәт алыйк. Иудей халкы кебек, Ходайның безгә булган яхшылыкларын күрми яшәмик. Алланың ачуыннан куркыйк. Безгә кылган яхшылыкларын исебездә тотыйк, җаннарыбызны коткарырга тырышыйк. Ул безне коткарыр өчен Yзенең бердәнбер Улын да азаплап үтерергә биргән, Святый Тынын да иңдергән, Үзенең изге сүзләрен дә биргән, ару Җәшерекләр дә куйган, Үз Улы Христосның изге чиркәүләре, анда Аллага теләк итү, уразалар, бәйрәмнәр, дөньяда изге торып Аллага җаннарын биргән изгеләрнең череми ята торган тәннәре, кодрәтләр кыла торган тәреләр – болар барысы да безгә, без котылсын дип бирелгән. Боларның барысыннан да файда алыйк, күктәге байлыкны, андагы зур сөенечле рәхәт җомакны алырга тырышыйык. Алланың калдык соравын исебездә тотыйк, анда бер туры белән дә үзебезне дөресләп кала алмыйбыз, әмма усаллар каты азапта харап булырлар.
(“Үгет” кенәгәсеннән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев