Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Иисус Христосның кутырлы ун кешене төзәтүе турында

«Тән чире бер аз багытка, күпме, азмы елга гына бара, әмма җан чире, җазык ярасы мәңгегә китә, сүнмәс тамук азабына төшерә».

Әлеге үгет чиркәү-керәшен язуында бирелә. Отец Павел Чурашов әзерләде.

Бöгöн Евангелiедя Iисусъ Христоснын кутырлы тянне ун кешене тöзятеÿе турысында укылды. Ул былай булган:

“ Iисусъ бер ауылга кергян чагында, Аны кутырлы тянне ун кеше очороткан; алар жырактанук туктаб тороб, каты ауаз белян кычкырганнар: эй Öйрятеÿче Iисусъ, безне жарлыка диб. Ул аларны кюргяч аларга äйткян: барыгыз, священникляргя кÿренегез, дигян. Барган чагында, алар тазарганнар. Аларнын берсе ÿзенен тöзялгянен кюреб, зур тауыш белян Алланы даннаб, кире кайткан да Iисуснын аягы астына жыгылыб, Аnар тау иткян: ул Самарiя кешесе икян. Шунда Iисусъ äйткян: ун кеше тазарган ыйыгыз тöгöл ме, тугызыгыз кая суn? Алар Аллага дан китерергя ничек кире килмяделяр, тик бу жат затныкы килгян? дигян. Аннары аnар äйткян: тор да кайт, ышаныуыn сине коткарды, дигян”.

Эй туганнар, ул ун кешенен тянняре ничек кутыр белян кутырлаган икян? Аларнын кутырлары нейлектян кутыр булдылар икян? Ул кутыр бик жаман кутыр. Кояш чыгышы жагында аннан жаман, аннан ауыр чир бер дя жук ыйы, ул кот чыккыч чир. Ул чир тейгян кешенен бöтöн тянен кутыр басыб, чеймя-чей жараланыб, ÿлекляб, сасыб бетя, бите кюбеня, кюзляре томаланыб, туктаусыз жяш ага, сулышы сасы була, тамагы кырыла, тауышы бетя, башындагы чячляре койола, борно, бармаклары, колаклары череб тöшя. Аннары тагы, бик жогошлы чир булганныктан, андый чир тейгян кешегя жамагатляре белян бергя торорга жарамаган, ул жортон-жирен, бар жамагатен калдырыб, буш кырларга, жя таулар, жылгалар арасына барыб, кеше жук жирлярдя бер башы торорга тейеш булган. Кай чакта шул чир белян чирляyчеляр ишяйеб, барсы бергя дя кушылыб, чыдый алмый кашына-кашына yкерешеб жöргянняр. Мына Iисусъ Христосъ ÿткян чагында да алар унау бергя туры килеб, Аnар безне жарлыкый кюрсяня диб, читтян тороб ÿтенгянняр. Христосъ аларнын тилмерешеб кычкырышканнарын эшетеб, бик жяллягян дя кюзлярен кютяреб бер карауы белян аларны чирляреннян тöзяткян.

Эй туганнар, бу кутырлы тянне ун кешенен без дя ÿзебезгя габрят алыйык. Безнен багытта, безнен жирдя андый чир белян чирляÿче булмаса да, безнен аурылыубыздан да зуррак бер жаман чиребез бар. Ул ниндей чир дирерсез? Ул жаннарыбызны чейляндереб бетеря торган жазык чире. Тянняребездя андый чир жугыбыз бердя жуктыр диб aйтергя дя жарар диб белябез. Тик чире ник хатле ауыр тейся дя, жан чиреннян - жазыктан ауыр чир бердя жук. Тян чире бер аз багытка, кюб ме, аз мы жылга гня тартыла, äммя жан чире, жазык жарасы мяnгегя китя, сюнмяс тамук азабына тöшöря. Алай булгач, жан чиреннян, жазык жарасыннан бигеряк тя сакланырга тейеш, жазык жаралары белян чирляткян жаныбызны тазартсак ыйы, диб, Алла Христоска жыгылыб ÿтенейек, äгяр дя шулай кылсак, Ул безнен дя жан чирляребезне Yзенен бер сюзе белян тöзятеб жактыртыр, тазартыб сауыктырыр.

Аннары тагы, туганнар, ул чир булганныктан беряÿгя дя кагылырга тейеш булмаган, шунныктан алар да, алардан кеше дя бик сакланган, aм сакланмый да туры килмягян. Кеше тöгöл, алардан сакланырга Ходай Yзе кушкан. Алла Моисей пагямбяргя äйткян: “Син Израилляргя aйт, алар кутырлы тяннелярне ÿз араларыннан куысыннар, алар Мин Yзем тора торган урынны шакшыландырмасыннар,” дигян. Алай булгач, Ходай Yзе дя аларны саулардан айырырга, алардан сакланырга кушкач, безгя дя жазык жаралары белян жаннарын шакшыландырган кешелярдян сакланырга тейеш була, Ходай безгя дя алардан бик сакланырга куша.

Жанны сасыландыра торган жазык жаралары да тянняре кутырлаб жараланган жара чиреня ошаулы. Тяне кутырлаб сасыган кешенен кöчö кимеб, aле бетеб, тöсöндя эям калмаган кюк, жан чире белян жазыкланган кешедя дя Алла ошашы бетеб, элгяреге эяме жугала. Тян жарасыннан сауларга чир ничек жога, шулай жан жараларыннан (жазыктан) да чир бик тиз эяря. Бу турыда Святый Тын билгерткян буйынча, Давидъ пагямбяр дя былай aйтя: “Сайланылган белян сайланырсыn, äммя жаман белян бозолорсыn,” дей. Шулай булгач, денне нык тотоучыга эярсяn, аnар караб ныгайырсыn, äгяр дя ышаныуы азга эярсяn, бар кюк ышаныуыnнан да жазарсыn. Ураза тотоучыдан ураза тотарга öйрянерсеn, aммя няпескя биренгян кешегя эярсяn, тота торган уразаларыnны да тотмой башларсыn. Телякче белян торсаn, теляккя кюнегерсеn, aммя Алладан бизгян, телякне сöймягян кешегя эярсяn, келяyдян дя, Алладан да бизярсеn. Усалга эярсяn усалны эшетерсеn, äммя жакшыга эярсяn, жакшыны гна кюрерсеn, арыуны гна эшетерсеn. Арыуга кагылсаn, чистага тейенсяn, бар тöшönне дя буямассыn, äммя дегет чиляге жанында жöрсяn, бер-бер тöшönне буямый калмассыn.

Шулай, туганнар, тяне жогошло чир белян чирлягян кешелярдян сакланган кюк, жан чирляре - жазыклар белян бозолган кешелярдян дя бик сакланырга тейеш. Жазыклы гаделляр арасында да тиз тöзялмей, äммя гаделляр алар арасында бик тиз бозола. Жазыклыны тöзятеyе бик читен, äммя гаделне бозоуы бик асат. Äгяр дя кюзляре бозолган кешегя тегялеб карасаn, син аныn кюзеня бер пайда да китермяссеn, тик yзеnнен таза кюзляреnне гня бозарсыn, шунын кюк, жазык чире белян бозолган кешеляр дя гаделлярне бик тиз чирлятяляр. Бер черек алма бар таза алманы черетеб бозган кюк, бер бозок кеше дя кюб гаделне шакшыландыра.

Алай булгач, туганнар, безне кешедян, усал кешенеn жазыкланыб беткян жанын, шакшы жазыклары белян черетеб сасыткан кешедян бик сакланыгыз, аннан жырак качыгыз, анын сасы сулышы сезнеn эчегезгя дя кереб, сезнен жаннарыгызны дя черетясе булмасын. Аминь. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев