Үгет: «Бер-берегезне сөегез, сөюлек – иң олы боерык”
Ни сәбәпле Христос Үзен-Үзе качка кадаклатырга, кыйналырга, каты азапланырга, кадерсез үлем белән үләргә тиешле күрде икән? Безне сөйгәнлектән, бар адәм затын җолар өчен.
Христос кадакланган Кач 300 елдан артык җир астында яткан. Аның табылуы болай булган. Римда Константин атлы патша торган, аның анасы Елена исемле булган. Бервакыт Константин патша сугышка барганда, көн уртасында һавада йолдызлардан коелып торган олы кач күргән. Әйләнәсендә “шушының белән җиң” дип, йолдызлардан язган язу булган. Шуннан соң ул һәрбер солдатка кач киерткән, коралларына, киемнәренә дә – кач сурәте һәм кач күк итеп әләм дә ясаткан. Шулай итеп, кач куаты белән җиңгәннәр.
Бу хәлләрдан соң, патша үз анасы белән Христос диненә кергәч, Константин шул Качны эзләп табасы булып, бу эшне анасына тапшырган. Елена Иерусалимга барып, карт еврейдан Качның кайда икәнен белгән. Ул җирдә сыннар торган йорт төзегәннәр икән. Елена йортны аудартып, нигезен казыткан. Бераз казыганнан соң, татлы ис аңкыган, аннары өч кач чыгарганнар. Тик аның кайсы Христосныкы икәнен белмәгәннәр.
Шул урыннан бер үлекне куярга дип алып баралар икән. Христос качы үлекне терелтер дип, әле берсен, әле икенчесен үле өстенә куйганнар. Өченче терелткән. Шуннан аны Христос качы дип белеп, бар халык күрсен дип, Макарий патриарх аны биегрәк җиргә алып менеп куйган. Халык Качны күреп, сөенеп башырган, “Әй, Ходай, җарлыка” дип торган.
Христос Качыннан һәркайда да шунлый кодрәтләр булырга мөмкин, саулык-тазалык, котылулык килә, ышанып кач кылырга кирәк, төрле хәтәрләрдән саклык, куат бирә, шуңа күрә ул терелек бирүче диелә. Изге аталарның тормышында ышанып кач кылудан булган кодрәтләрнең берничәсен искә алыйк.
Христос динен тотучы берәү нык яралана, әҗәткә алган әйберләрен түләргә рәте беткәч, ул үз-үзен үтерергә уйлый. Тустаганга әче (агу) салып, кач кылып, эчеп җибәргән. Әчене эчсә дә аңа зыян килмәгән, качның куаты әченең куатын бетергән, ул элгәречә су көе генә калган.
Изге ата Венедиктның кул астындагы кешеләре үзләрен каты тотканга ачу итеп, аны үтермәкче булып, ашаган чагында аракыга әче салып китергәннәр. Шунда аракы савыты ватылып, чәрдәкләнеп беткән, изге Венедикт сау калган.
Бер хатын улын солдатка озатканда: “Әй, улым, сиңа бәхиллегем шул, һәрбер хәтәр җирдә үзеңә кач кылып, аны һич тә исеңнән җибәрмә”, – дигән. Егет сугышта тарлыкка төшкән, дошман аны төрле яклап чормап алган. Шунда анасының сүзен искә алып, кач кылып: “Әй, бар нәрсәгә куатлы Христос Аллам, шушы вакытта миңа Үзеңнең Качыңның куатын күрсәтче”, – дигән. Шунда егет, сугышып, исән кала.
Әй, туганнар, ышанып, әледән-әле үзебезгә кач кыла торган булыйк. Дошманнан коткарыр, кайгы-хәсрәттән котылдырыр ул. Терелек бирүче Христосның Качына башырыйк, бар уебыз белән ышанып, аны кадерләп үбиек.
Христос Үзенең өйрәнүчеләренә: “Бер-берегезне сөегез, сөюлек – иң олы боерык” дигән. Бу боерыкны Ул сүз белән түгел, эше белән күрсәтә. Ни сәбәпле Христос Үзен-Үзе качка кадаклатырга, кыйналырга, каты азапланырга, кадерсез үлем белән үләргә тиешле күрде икән? Безне сөйгәнлектән, бар адәм затын җолар өчен. Ул безнең җазыкларны Үз өстенә алып, Адәм затын Алла белән татуландырган. Үзе безне шулкадәр сөйгән, безнең өчен Үз-Үзен жәлләмичә, каты азапларга түзеп, качта колачын җәеп асылынып торган. Без – аның өйрәнүчеләре. Өйрәтүчесе ни кылса, өйрәнүче шуны эшләргә тиеш. Шулай булгач, бер-беребезне сөяргә кирәк, бер-беребез өчен малыбыз да, тәнебез дә жәл булмасын.
Күбесенчә, без тормыштан Аллага зарланабыз. Христос качка кадакланып та зарланмаган. Ул Үзен азаплаучылар өчен Аллага инәлеп әйткән: “Әй, Әтей! Аларны кичер, алар үзләренең ни кылганнарын белмиләр”. Без дә яманлыкка яхшылык кылыйк.
Христос качы төбендә Үз Анасы Мария белән өйрәнүчесе Иоанн торган. Анасының кач төбендә үзәге өзелеп елап торганын күреп, әйткән: “Әней! Менә бу – синең улың”. Шуннан соң, Иоанн Аны үзендә тоткан. Без дә шулай читенлек килгән чакта да, кайгы-хәсрәткә, бәла-казага туры килгәндә дә атабызны, анабызны, хатыныбызны, балаларыбызны онытмыйк, күзебездән килгәнчә, юатыйк. Христос иң авыр вакытында да, Анасын юаткан. Без дә ата-ананың картайган көннәрендә дә аларга каты сүз әйтмик.
«Үгет» кенәгәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев