Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тройсыннан соң 23нче атнада әйтелә торган үгет

Чиркәү-керәшен язуында бирелә.

Троицадан суn 24-нче атнага угет.

АТНА КОН белян сезне,  кадерле туганнар!

Бoгoн Евангелiедя Iисусъ Христоснын кан ага торган катынны сауыктырыуы, Iаиръ кызын тергезеyе турысында укылды. Бу эш былай булган.
Iисусъ Христосъ Гадара жирендяге женне кешене эченнян женнярне кыуыб чыгаргач, кайыкка утырыб, Геннисаретъ кюленен тoн жагына чыккан, аны анда бик кюб калык жыйылыб карышы алган. Ул багытта Капернаумъ каласындагы синагога башлыгы Iаиръ атлы бик бай кешенен ун ике жяштяге бердян кызы бик каты чирляб, yляр чиктя жата икян. Ул Iисуснын Гадара жагыннан кайтыб, Капернаумга жакыннашканын эшетеy белян, тизюк торган да, Iисуска карышы барыб, аягы астына жыгылыб, Аnар aйткян: “Минем oйoмя керсяня, бер гня кызым бар ыйы, ул да yляргя жата, аны тергезсяня,” дигян. Iаирнын чын кюnелдян ышаныб, кюз жяшлярен чыгарыб тилмергянен кюреб, Кодрятле Коткарыучы анын жортона бара башлаган. Барган чагында калык Iисуска тыгыз иткян. Шул чакта калык арасында ун ике жылдан бирле кан агыуы белян азаблана торган бер катын булган. Ул бар малын лекарляргя биреб бетергян, тик ич берсе дя аны тoзятя алмаган. Ул Iисуснын тoзятереня ышаныб, калык арасыннан yтя-yтя, Iисуска килеб житкян дя Анын кейеменен итягеня тейенгян, шул сяттюк кан агыуы туктаган. Iисусъ aйткян: “Миnа кем тейенде?” дигян. Петръ да, бютянняр дя Аnар aйткянняр: “Эй Oйрятеyче, сине калык жак-жактан кыса ич, aммя Син Миnа кем тейенде, дисеn,” дигянняр. Iисусъ aйткян: “Миnа беряy тейенде, Мин Yземнян чыккан кыуатны сиздем,” дигян. Катын yзенен жяшеренеб кала алмаганын кюреб, калтраб килеб, Аnар жыгылыб башырган да бар калык алдында yзенен Аnар ней сябяблей тейенгянен, тейенгяч тя тoзялгянен aйткян. Iисусъ аnар aйткян: “Эй кызым, нык тор, ышаныуын сине коткарды, тынычлык белян кайт,” дигян. Iисусъ мыны aйткян чакта, синагога башлыгына oйoннян беряy килеб aйткян: “Кызыn yлде, Oйрятеyчене эшендермя,” дигян. Мыны эшеткяч, Iаиръ аnнан чыгыб, дяшя дя алмый торган. Iисусъ анын былай булганын кюреб, жыуатыб аnар aйткян: “Курыкма, тик ышан гна, кызыn котолор,” дигян. Iаиръ жортона барыб житкяч, Iисусъ oй эчендяге кешелярнен барысын да чыгарган, тик Yзе белян oч oйрянеyчесе: Петрны, Iоанны, Iаковны аннары кызнын атасы белян анасын гна калдырган да кызнын кулыннан тотоб дяшкян: “Эй кыз тор!” дигян. Шундук кызнын тыны кире кайткан, ул шук сяттюк терелеб торган. Iисусъ аnар ашарга бирергя кушкан (Лк. 8, 41-45).
Эй туганнар! Iаиръ шикелле без дя Аллага инялябез ля баса, ник суn Алла безнен телякне тиз эшетеб, yтенеyебезне кабыл кюрмей икян? Iаиръ бер гня инялся дя, Ходай аныкын кабыл алган, aммя без кюб табкыр инялсяк тя, Алла безне буш калдыра, бу ник алай була икян? Мына нейлектян: без келяyне тейешлечя итя алмыйбыз, келяy иткян чагыбызда кюnелебезне тoрлo жирляргя жибяреб, уйыбыз белян aлля нейляр уйлыйбыз, Кем алдында торганыбызны, Кем белян сoйляшкянебезне, Кемгя yтенгянебезне дя тойоб житкермейбез. Сорагандый, yтенгяндяй итсяк тя, эч кюnелдян yтенмейче, тыштан гна келяy итеб торабыз, шунныктан сораганыбызны да ала алмыйбыз. Тагы да сезгя aйтямен: теляк иткяндя кем алдында торабыз диб белейек?
Эй туганнар, келяy иткяндя без жугарыдыгылардан да Жугарыгы, бар нястялярне булдырыучы Ходай алдында торабыз. Ул шул хатле кодрятле, кыуатлы Ходай, Анын алдында пяриштяляр дя куркыб, калтраб торалар, Херувимняр, Серафимняр дя Анын олологона, данына карый алмый, канатлары белян жoзлярен каблыйлар, Ул падшаларга да Падша, ололога да Оло, aр-кемгя дoрoс хoкoм итеyче, aр-нейне белеб, башкарыб тороучы, бoтoн дoньяне Yз кулында тотоучы, аулыгын да, aжялен дя жибяреyче данныклы Ходай. Инде уйлаб карыйык: Ул шушы хатле кодрятле, кыуатлы Алла булгач, Анын карышысына килеб, Аnар жалбара башлагач, Алла Атанын олологон кюnелебезгя китерябез ме, Ходайнын карышында тора диб белябез ме? Жук, без мындый уйларны уйлый алмыйбыз: Ходайым карышымда тора, мин Аnар жомошларымны aйтям, Анын белян сoйляшям, шунныктан мин бик сак булырга, куркыб, калтраб кна торарга тейеш диб, yзебезне-yзебез тейешлечя тотоб житкермейбез, тейешлечя тотоу тoгoл, келяy итеб, Алла белян сoйляшкян чагыбыздук, кюб чагында жылмайыб та жибярябез. Кюзляребез белян Ходайга кна караб, изге тяреляргя гня тегялеб торордан артык, чиркяyгя килгян кешелярне тикшерябез, бютянняр ней эшлей икян диб, жалт-жолт жак-жакка карыйбыз. Ней укыганга, ней жырлаганга кюnел салыб тыnнаб тороу урнына, уйыбызны aлля кайларга жибяреб, кюnелебезгя жазыклы, жаман эшлярне тoшoрoб торабыз. Шушы хатле изге урында да, Ходай жорто чиркяyдя дя, карышыбызда изгеляр тoсляре тулы тoштя дя, изге сюзляр укылыб, кюnелне жомошата торган изге жырыулар жырлаган урында да кюnелляребезне катыландырыб, уйларыбызны тoрлo жирляргя жибяреб торабыз, артык табкыр бер гня кач кылыб, тезлянеб тороб, сыгылыб башырырга тырышмыйбыз, бютян чакта тoгoл, алтарь ишегеннян священникъ кадерле Бюляклярне кютяреб, калыкка таба боролоб: “Алладан куркыб, ышаныб килегез; жалан, aля дя, aр-чакта да, гумердян-гумергя” диб aйткяндя дя жиргя чаклы жыгылыб башырмыйбыз. Без шул бул кадерле Бюлякляр арткылы жазыклы кюзляребезгя Ходай Iисусъ Христосъ Yзе кюренгянне аnнамыйбыз. Эй туганнар, yтенеб сезгя aйтямен, келяy итяргя жабышкач, Кем алдында торганыгызны, Кем белян сoйляшкянегезне уйлаб, бик сагайыб, куркыныч белян гня келяyне итегез, шулай итсягез гня, телягегез кабыл булыр.
Аннары тагы, кюб кеше чиркяyгя келяyгя диб кился дя, кюбесенчя ней теляргя, ней сорарга белмей, абтраб-жoдяб тора, агач атыныб торган шикелле, атыныб тороб, гумерен уздыра. Эй туганнар! Иn элеке жаныгыз oчoн; аны жазыклардан жолар oчoн инялегез, анын oчoн сыгылыб, кюз жяшлярен чыгарыб, Ходайдан кичереyлек сорагыз, шулай итсягез, телягян теляклярегез кабыл булыр, сораган нястялярегезне Ходай барын да бирер. Келяyне чын кюnелдян итя алмаганныкнын сябябе кюбесенчя aлдян-aле келяy итмягяннян, оnгай чиркяyгя жoрмягяннян дя була. Келяyне шул кюб кеше сoйoб тя бетермей, иn кирякле, иn пайдалы эшкя да санамый, шунныктан андый кешеляр жя бер тoрлo, жя икенче тoрлo сылтау табыб, чиркяyгя бармый калалар, атна кoннярне, бяйрям кoннярне чиркяyгя бармый калыуны бер нястягя дя санамыйлар. Инде уйлаб карыйык: жылында бер-ике табкыр чиркяyгя килеб, андый кеше келяyгя кюб ме кюнегер, торган жаны, бар уйы, кюnеле белян Ходайга биренеб, жазыкларга yкенеб, кюб ме тяyбягя килер, эч кюnелленнян кюб ме инялеб торор? Андый кешеляр, бер аз чиркяyдя торганнан суn, жалт-жолт караныб, кеше тикшереб бетергяннян суn, келяy тиз бетяр микян, тизеряк бется жарар ыйы диб, келяy бетеyен заркыб кoтяляр. Шулай, туганнар, aгяр дя келяyне чын кюnелдян итейем дисягез, иn элеке келяy итеyне сoйoгoз, келяyне иn кирякле эшкя санаб, аны aр-бер нястядян дя артык кюреб торогоз, ашау-эчеyне бетермягян кюк, тянеnне кoнoндя aлля ничя табкыр туйдырган кюк, келяyне дя онотмагыз, жаныгызны да aлдян-aле тукландырыгыз. Атна кoннярне, бяйрям кoннярне чиркяyгя бармый калмагыз. Эшеn кюб булса да, житешмягян жирляреn кюренеб торса да, чаn тауышын эшетеy белян, бар эшеnне калдырыб, мине Ходай келяyгя чакыра диб, Алла жорто арыу чиркяyгя барыгыз. Шулай итсягез, келяy итергя дя кюнегерсез, келяyне дя эч кюnелдян, чын кюnелдян итярсез. Чын кюnелдян иткян телякне Алла да кабыл ала, сораган нястялярне бирергя дя aзер тора. Аминь.

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКдагы группасыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев