Рождество – Коткаручыбыз Иисус Христос туган көн
Дөньяга Коткаручы килгәнне иң беренче көтүчеләр белеп ала. Аларга Пәрештә килеп сөенечле хәбәрне җиткерә.
Арыу кыз Марияне Иосифка җәрәшкәч, бергә кушылмаган көе, Святый Тыннан булып, Мариянең йөкле икәнлеге беленгән. Иосиф Марияне аерып җибәрергә уйлаган. Ходай пяриштәсе төшендә күренеп, аңа болай дигән: “Әй, Давид улы Иосиф! Син хатының Марияне кабул кылып, үзеңдә тотарга курыкма, аның йөклелеге Святый Тыннан шул. Мария ул тудырыр. Син Аны Иисус дип атарсың. Ул үз халкын җазыкларыннан коткарыр”, – дигән.
Иосиф йокыдан торгач, Ходай пяриштәсе кушканча кылган – хатынын үзендә тоткан. Алай да аңар җакыннашмаган.
Ирод патшалык иткән борынгы Иудея җире римлылар кул астында була. Бервакыт Рим императоры Август үз кулы астындагы җирләрдә яшәүчеләрнең баш санын исәпләргә боера. Иудейлар (еврейлар) элек-электән сан алганда, кавем-нәселләренең буыннары буенча исәпләгәннәр, шуңа күрә сан алганда,кем кайда булуга карамастан, үз нәселе җирлегенә җыелырга тиеш булган.
Изге Кыз Мария, аның карт ире Иосиф – Давид нәселеннән булганга, сан алуга керү өчен Назарет каласыннан Давид каласы – Вифлеемага киләләр. Калада тукталырга инде бер генә буш йорт та, кунакханәләрдә урын да булмау сәбәпле, шәһәр читендәге буш тау куышына урнашалар. Бу тау куышын көтүчеләр кирәк чакларында малларны ябып тору өчен куллана торган булалар. Шушы тау куышында төнлә белән Алла Улы – Коткаручы Иисус Христос дөньяга килә. Изге Мария сабыйны биләүләп, маллар өчен печән сала торган утлыкка куя.
Дөньяга Коткаручы килгәнне иң беренче көтүчеләр белеп ала. Аларга Пәрештә килеп сөенечле хәбәрне җиткерә:
Сөенегез! Бүген Давид каласында Коткаручы туды. Ул Ходай Христос үзе. Менә сезгә билге: биләп салган көе утлыкта ята торган баланы очратырсыз. (Евг.)
Көтүчеләр, беренчеләрдән булып, тау куышына килеп, утлыкта яткан коткаручыга баш ияләр, барлык ишеткәннәренә, күргәннәренә сөенеп, Алланы данлап, мактап башкалар яныны китәләр. Шушы ук вакытта, кояш чыгышында, күктә яңа җондыз калка. Бу җондыз калку белән волхвалар (җондызларны өйрәнүчеләр – җондызчылар) җиргә Коткаручы килгәнне аңлап алалар һәм Вифлеемга юл тоталар. Бу вактыта инде Иудея җиренә бөек Коткаручы киләсе, аның бөтен дөньяга танылачагы, бөек Израиль патшасы туачагы күптән билгеле була. Халык та бу хәлне көткән була. Күктә яңа үзенчәлекле җондыз кабызып, Алла җондызчыкларга (волхваларга) җиргә Коткаручы килгәнне белгертә. Шушы яңа ңондыз ңондызчыларга яктыртып, юл күрсәтеп, Вифлеем каласына китереп җиткерә. Бу вактытта инде изге карт Иосиф һәм Алла Анасы изге Мария сабыйны алып, шәһәрдә бушаган бер йортка күчкән булалар. Йола буенча, туганнан соң сигезенче көнне сабыйга Иисус дип исем кушалар.
Эй, Христос Аллабыз, Синең тууың белән дөньяга белем яктысы яшьнәгән, шул белем яктысы белән жондозчылар, бер жондоздан белеп, чынлык кояшы дип, килеп Сиңа башырганнар. Сине күктән иңгән, яңа чыккан кояш дип белгәннәр, Эй Ходай, шөкер Сиңа!
Якты җондыз җондызчыларны Иисус булган йорка хәтле китереп, туктап кала. Йортка кергәч, җондызчылар, Коткаручыга баш иеп, үзләре китергән бүләкләрне (алтын, ладан, смирна) тапшыралар. Үзләренең бүләкләре белән җондызчылар, яңа туган Иисусның – Патша да, Алла да, Кеше дә булуын күрсәткәннәр. Бүләк иткән алтын – аңа Патша буларак, чөнки алтын матди түләү булып санала, ладан – Аллага табынганда, хезмәт иткәндә куланыла, ә инде смирна (затлы, хуш исле әче май) бүләк итү – аның кеше булуын, кайчанда булса үләргә тиешлеген раслау. Ул вакыталарда үлгән кешеләргә смирна сөрткәннәр.
Бүгенге кешеләр җондызчылар китергән бүләкләрне түбәндәге мәгънәдә аңлатырга тиешләр:
Алтын – матди бүләк. Кем дә кем мохтаҗларга, авыруларга матди ярдәм күрсәтсә, ул Ходайга алтын бүләк итә.
Ладан – рухи бүләк. Кем дә кем үзенең белгәнен, булдырганнарын Ходай исеменә атап башкаларга өйрәтә, булыша, ул Ходайга Ладан бүләк итә.
Смирна – әче май. Безнең кайгы-хәсрәтләребез, азапларыбыз символы. Сабыр, түзем, канәгать булып, үпкәсез, барына шөкер кылып, барлыкны кабул итеп яшәү. Вакыты җиткәч, бу “бүләкне” Ходай үзе бәяли.
Баш орып, бүләкләрне тапшырганнан соң, җондызчылар кабат үз җирләренә кайтып киткәннәр. Соңыннан христиан диненә күчкән бу җондызчыларның исемнәре бу көннәргә чаклы сакланган. Алар – Мелҗхиор, Гаспар һәм Валтасар. Чиркәү аларны Иисус Христос туган көнне искә ала.
Рождество – Иисус Христос туган көн – иң зур бәйрәм
Ул башка бәйрәмнәрнең нигезе, башы булып санала. Бу бәйрәмгә без 40 көн уразадан соң киләбез. Соңгы атна бигерәктә кырыс, балык та ашарга ярамый, ә инде 6 январь көнне көн буе ризык капмаска киңәш итәләр. Авыз ачу бары тик күктә беренче йолдыз күренгәч кенә башлана.
Бу кичкә зурлап әзерләнәләр. Бар җирне чистарталар, җыештыралар. Яңа киемнәр кияләр. Яңа булмаса, имеш, мал-туар үрчеми. Өстәлгә иң матур ашъяулык җәяләр. Тиешле иманнар укылгач кына, йолдыз күренгәч кенә авыз ачырга утыралар.
Бу кичне һәм 7 январь көнен элеккеге картлар бик сынаганнар: җәй ничек килер? Ашлыклар уңармы, мал-туар үрчерме? Һ.б. Бу көнгә бәйле төрле ырымнар да булган. Мисал өчен, авыз ачкан көнне иртүк ир-ат (читләр) керсә, яхшыга юраганнар. Иман җырлап йөргән балалар иң беренче кергәндә сарык туны өстенә утырсаң, бәрәннәр ишле була, дип ошанганнар. Рождество иртәсе бәсле булса, ашлыклар уңачак, дип өметләнгәннәр, кар яуганны да яраталар. Рождестводан Качмануга чаклы киекләр аулау – зур җазык санала. Элгәре йорт хайваннарын да бәйрәм көннәрендә “яхшы сыйлаганнар”, бигерәк тә бәрәннәрне. Бәйрәм тәбикмәгенең беренчесен бәрәннәргә биргәннәр. 6 январь төне аяз, йолдызлы булса, мал-туар үрчер, җиләк күп булыр, дип юраганнар.
Иманнар
И Христос Аллабыз!
Синең тууың белән дөньяга белем яктысы яшьнәгән. Шул белем яктысы аша Сине күктән иңгән Яңа Кояш дип белгәннәр. И Ходай, шөкер сиңа. Бүген Мария дөньяга Мәңгелекне тыудырган. Аминь!
Җаңа җылга
Булдырылган нәстәләрнең барысын да төзүче, багытларны, җылларны Үз куәтең белән Булдыручы, эй Ходай! Җыл әйләнәсен изгелегең белән бәхиллә. Чын денне тотучыларны, калаңны тынычландырып сакла. Алланы Тыудырганның теләге хакына безне дә коткар.
Христоска
Эй җугарыда торучы Патша Христос! Бар күренә торган, күренми торган нәстәләрне дә Булдыручы, төзүче, көннәрне, төннәрне, багытларны, җылларны Булдырыучы! Казер җыл әйләнәсен бәхиллә. Үз халкыңны, чын дендәгеләрне тынычландырып сакла, эй күп Изгелекле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев