Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Пасханы – ай һәм кояш календаренә карап

Элегрәк әбиләр ай календаренә карап, Пасханы билгели иде. Хәзер, интернет булгач, махсус чутлап ятмыйлар, бәлки инде чутлый да белмиләрдер. Пасханы нәрсәләргә нигезләнеп билгелиләр соң?

Христосның терелеп торган көне – Олы көн – Пасха – ай (иудей) һәм кояш (юлиан) календаренә карап, һәр елны төрлечә бәйрәм ителә. Пасханы чутлап чыгару өчен катлаулы исәпләү системасы кулланыла.

Чиркәү тарихы профессоры В.В.Болотов язган: “Иисус Христос үлеп терелде: а) март яки апрельнең билгесез төнендә, б) күктәге беренче язгы тулы айның артыннан килгән атнакөндә (воскресенье)”. Әгәр беренче язгы тулы ай атнакөнгә туры килсә, Пасха бер атнадан соң бәйрәм ителәчәк, ә тулы ай үзе 21 марттан (хәзерге календарь буенча – 3 апрель) иртәрәк килсә, бәйрәм киләсе тулы айдан исәпләнәчәк.

Шул ук вакытта, православие Пасхасы белән католик Пасхасын бәйрәм итү көннәре аерыла. Моның үз сәбәпләре бар.

Беренче сәбәп: юлиан һәм григориан календарьларының аермасы.

Беренче төп сәбәп – католик чиркәве Пасха көнен исәпләү өчен яңа григориан календаре куллана, ә православие чиркәүләре (безнең чиркәү) иске юлиан календаре буенча чутлый.

Юлиан календаре григориан календаре белән чагыштырганда унөч көнгә артта кала. Нәкъ менә шуңа күрә православие Пасхасы еш кына католик Пасхасыннан соңрак килә.

Православие чиркәве өчен юлиан календаре буенча төп һәм алыштыргысыз факт булып, аның – бернинди шартларда да – христиан Пасхасын яһүд (иудей, еврей) Пасхасыннан алданрак башкарырга рөхсәт итмәве тора. Бу шарт “Яңа Закон”дагы (“Новый Завет”) изге язмалар тарихына туры килә, анда, ачыктан-ачык, Христос Пасхасы яһүдләр Пасхасыннан соң булган, дип әйтелә.

Кайвакыт католиклар һәм православие динендәгеләрнең Пасха бәйрәме даталары туры килә. Мәсәлән, 2017 елда ике чиркәү дә 16 апрельдә Пасханы билгеләп үттеләр. Ике Пасханың бергә туры килүе 2025 елда да булачак, ул 20 апрельгә туры киләчәк.

Пасха язгы тулы айдан соң беренче атнакөнне (воскресенье) билгеләп үтелә. Язгы тулы ай – язгы көн белән төн тигезлеге көненнән (21 март) иртәрәк булмаган беренче тулы ай. Ике Пасха да – православие һәм григориан (католик һәм протестант) бу принципка нигезләнгән.

Икенче сәбәп: яһүд (иудей) Пасхасы (русча – еврейларда Песах дип атала).

Иудейләрнең Песах бәйрәме 21 марттан соң булган тулы ай кичендә башлана һәм җиде көн дәвам итә.

Христос терелеп тору көнен исәпләп чыгару өчен ай (иудей) һәм кояш (юлиан) календарен чагыштырып, Никейский соборы безнең эраның 325нче елында билгели: Пасха бәйрәме иудейләрнең Песах бәйрәменнән соң (Мисырдан Чыгу истәлегенә) үткәрелергә тиеш. Православие чиркәве бу кагыйдәне тота, католик чиркәве – юк.

Иудей Пасхасы белән туры килсә, христиан Пасхасы киләсе атнага күчерелә. Башта Пасха көнен билгелиләр, аннан чыгып, 7 атна Олы ураза көннәре, Май чабу атнасы билгеләнә.

Шулай итеп, быел көн белән төн тигезләшкән 21 марттан соң (хәзерге календарь буенча – 3 апрель), тулы ай апрельнең 24енә туры килә. Аннан соң килгән атнакөн – 28 апрель – Пасха бәйрәме булыр иде. Ләкин иудей Пасхасы быел 21 апрель киченнән башланып, 29 апрель төненә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә безнең Пасха бер атнага – 5 майга кичектерелә. 

Христиан Пасхасы, яңа стиль буенча, 4 апрельдән 8 майга (иске стиль белән 22 марттан по 25 апрельгә) кадәр төрле көнгә туры килә. Тарихчылар исәпләвенчә, Христосның газап чигү, үлү һәм үлеп терелү елы – Римга нигез салынган көннән 783 елга, ә заманча исәпләүләр буенча безнең эраның 30нчы елларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев