Пасха – мәңгелек тормыш
Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәнлеге белән үлемнең куатын бетергән, үлгән кешеләргә дә терелек биргән.
Христосның терелеп торуы бөек вакыйга буларак, Православие Чиркәве тарафыннан барлык бәйрәмнәрдән дә зурлабрак, җиде көн бәйрәм ителә. Пасха атнасында һәм шулай ук, алдагы 40 көн буена, кешеләр бер-берсен: “Христос терелеп торган!” дип сәламлиләр һәм “Чынлап та терелеп торган!” дип җавап бирәләр. Болардан тыш, Ходайыбыз Иисус Христос терелеп торган атнакөнне “воскресение” дип атап, һәр атнада да билгеләп үтәбез.
Кодрәтле терелеп тору
Азапланып үлгәненең өченче көнендә төнлә белән Аллабыз Иисус Христос терелеп торган. Ул гробтан кабер авызындагы ташны да аудармыйча, аны саклап торучы сакчыларга да күренмичә чыккан.
Суббота үткәч, таң атканда Мария Магдалина, Мария Иаковлева, Саломия һәм башка хатыннар исле май (миро) алып, Иисус Христос гробы катына киткәннәр. Алар Аның тәненә миро сөртергә дип киләләр, чөнки моны күмгәндә эшләргә җитешмиләр. Алар килеп җиткәч, кабер авызындагы ташның аударылганын, аның өстендә утырган Ходай пәриштәсен күрәләр. Пәриштә хатыннарга борылып әйткән: “Сез курыкмагыз: мин сезнең кадакланган Иисусны эзли килгәнегезне беләм. Ул монда юк. Ул, Үзе әйткәнчә, терелеп торды. Килегез, Ходай яткан урынны күрегез. Аннары тизрәк барып, Аның өйрәнүчеләренә: Ул үлгән җиреннән терелеп торган, Ул сезне Галилеяда каршы алыр, Аны анда күрерсез, дип әйтегез”.
Хатыннар аптырашта торган арада, тагын ике пәриштә күренә. Хатыннар куркышып, йөзләре белән җиргә капланалар. Пәриштәләр аларга әйткән: “Сез нигә тере кешене үлгәннәр арасыннан эзлисез? Ул монда юк: Ул терелеп горды; Ул Галилеяда чакта сезгә әйткән иде, Җир Улы җазыклы кешеләр кулына бирелеп кадакланыр, һәм өченче көнне терелеп торыр дигән иде”.
Иисус Христос, терелеп торганнан соң, кырык көн буе Үзенең өйрәнүчеләренә күренеп, Үзенең чынлап та терелеп торуын исбатлаган һәм алар белән Ходай Патшалыгы турында сөйләшкән.
Бәрәкәтле Изге Ут
Инде 2000 елдан артык, ел саен, Олы көнгә каршы атнакич көнне, Иерусалимда Изге Каберлектәге Иисус Христос гробы өстенә Изге Ут иңә. Ел саен Ходай җирдәгеләргә үзенең кодрәтен күрсәтә. Изге бәрәкәтле Ут җибәреп, без – җирдәге җазыклылар, уйсызлар аңнарына кайтып, тәүбәгә килсеннәр дип, актык сорау буласын кисәтә.
Кызыл күкәй – яшәү символы
Пасханың иң матур йоласы – күкәйне кызылга ману. Күкәй бик борынгыдан яңадан туу, яңару, яшәү символы булып тора. Иисус Христосның үлгәннән терелеп тору сөенеченнән, балаларны кызыл күкәй белән куандырганнар. Элгәре бары тик кызылга гына буяганнар. Кызылны яңарыш, кан, кояш төсләре дип кабул иткәннәр. Керәшеннәр, гадәттә, күкәйне буйыйбыз дип сөйләшмиләр, ә “күкәй манабыз” диләр.
Исегездә тотыгыз
* Күкәйгә Ходай төсе, чиркәүләр, качлар төшерелгән наклейкалар ябыштырмагыз. Күкәйне чистартканнан соң, болар барысы да чүплеккә атыла. Изгеләр төсен теләсә-кайда атып, җазыкланмагыз.
* Үлгән кешене Пасха көнне һәм Рождествода күммиләр.
* Пасха атнасында панихидалар уздырылмый. Үлгән кешенең тугызы, кырыгы, еллыгы туры килсә дә, әлеге атнада Чиркәү аларны үткәрергә бәхиллеген бирми. Пуминкадан соң уздырырга кушалар.
Белеп торыгыз
12 май – Тәре утырган көн. Чиркәү булган җирләрдә батюшка үзенең бала-чагалары яки дьяконы белән, тәре күтәреп, Пасхадан соң бер атна өйдән-өйгә йөргәннәр. Алар Христос терелеп торуын данлап, Пасха җыруларын җырлаганнар, иманнар укыганнар. Бу – бик электән булган. Урыслар аны крестный ход дип йөрткәннәр, ләкин аларда тәре утыру дигән көне булмаган. Керәшеннәрдә өйдән-өйгә субботага кадәр йөргәннәр. Ә менә атнакөнне (воскресенье) тәреләр кабат чиркәүгә, үз урыннарына кайткан.
14 май – Пуминка. Үлеләр Пасхасы дип тә йөртәләр. Радоница Пасха седмицасыннан соң килә. Бу көнне православныйлар зиратка туганнарына өстенә “Христос терелеп торган” дип әйтергә бара.
Рәсемдә: Татарстан художниклар берлеге члены карендәшебез Илья Максимовның "Олы көн" картинасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев