Отец Владимир Иванов: «Тормышны ничек үткәрсәң дә, Алла каршына басмый калмассың»
Төрле дин кешеләренә бу тормышта җиңелме? Беренче тапкыр чиркәүгә керүче нишләргә тиеш? Бер дә ураза тотып карамаган кеше нәрсәдән башларга тиеш? Православиедә дуңгыз ите ашарга ярамый? Зиратта урын алып калу дөресме? Бу сорауларга Чаллы шәһәренең «Неупиваемая чаша» чиркәве священнигы җавап бирә.
– Катнаш гаиләләргә ничек карыйсыз? Төрле дин кешеләренә бу тормышта җиңелме?
– Үзеңнең православие динендәге кеше белән бергә торсаң, дин ягыннан бер-береңне аңласаң, бу тормышта җиңелрәк була. Балаларны дөньяга китереп, аларны дингә өйрәтү, тәртипле һәм тәрбияле итү турында бигрәк сагышланырга кирәк. Әгәр дә атасы да, анасы да бер диндә булса, балаларга да җиңелрәк. Бергәләп чиркәүләргә дә бара алалар. Әмма хәзер ире – бер, хатыны икенче диндә булган гаиләләр бик күп. “Сез тегендиләр, мондыйлар” дип гаепләргә тотынганчы, аларны да аңларга кирәк. Ден кысылган, денне бетергән чакларда кеше күп нәрсәне аңлап бетермәде, шуңа андый гаиләләр дә күбәеп киткән иде Хәзер дингә ирек бирелде. Шулай булгач,тормышта үз динеңдәге кешене сайларга тырышырга кирәк.
– Кияүгә чыгарга яки өйләнергә җыенучы яшьләр арасында үз динен алмаштырырга әзер торучылар да бар.
– Кеше, башта, үзенән-үзе сорарга тиеш: “Алланы сөямме? Алланы кадерлимме?”. Хисләргә бирелеп кенә, “алар диненә күчмәсәм, кияүгә алмас”, дип уйлау ярармы соң? Динне алмаштырганчы, башта уйла әле. Син законны яхшы беләсеңме икән? Туганда ук бирелгән динеңне әйбәтәләп белелргә кирәк. Белмәсәң, оялма, священниклардан сора. Ә җил тирбәткән камыш шикелле, бүген – болай, иртәгә тегеләй булма. Үз динен алмаштырган кешегә ничек ышанырга?! Алай була алмый. “Я миннән, я минем сүзләремнән оялаган кеше булса, Хөкем көнне мин Алла Атамнан оялырмын” дип әйтә Христос.
Безнең каноннар буенча, бары православныйлар белән генә бергә теләк итәргә ярый. Хәтта үзләрен христианнар дип әйтүчеләр белән дә теләк итәргә ярамый.
– Үз гомерендә беренче тапкыр чиркәүгә керүче кеше нишләргә белмичә, аптырап кала. Шәмне, беренче итеп, кайсы тәрегә куярга икәнен дә белми.
– Чиркәүгә керүдән курыкмаска, белмәвеңнән оялмаска кирәк. Чиркәүгә кергәч, башта басып тор, бүтән кешеләрнең нишләгәнен кара, аларга ияреп, кабатла. Шәмне үлгәннәр өчен бер җирдә куялар, Изге кыз Марияга, Иисус Христоска, Аллага җараучыларга, Изгеләргә дә шәм куялар. Кайсы тәрегә шәм куярга икәнен кеше үзе уйлый. Аның үз күңеле кайсысына тарта, шул тәре янына бара һәм теләк итеп шәм куеп яндыра. Кешенең акчалы вакыты да, акчасыз чагы да була. Акчасы булмаса, чиркәүгә килсә дә, шәм куймый. Бу гаеп түгел. Шәмнәрнең санына килгәндә, кемдер – икене, кемдер егермене дә куя. Бәйрәмгә килсәң, тәре алдына шәм куясың, үлгәннәрне дә искә алмыйча калырга ярамый. Ике, дүрт, алты яки ун шәм куясыңмы – анысын үзең карыйсың инде..
– Бер дә ураза тотып карамаган кеше аны нәрсәдән башларга тиеш?
– Уразадан куркырга кирәкми, ул авыр нәрсә түгел. Бары күңелеңне бик ризыкка бирмә, күбрәк Алланы, җаныңны уйла.
“Тормышым беткәч, кайда булырмын икән, кая таба барам икән, тормышым, Аллага җараулымы-юкмы”, – дип уйлап, җазыкларыңны исеңә ал, шуларга үкен. Күбрәк теләк итеп, ураза тотып Алладан кичерү сора.
– Авылдагы карт кешеләрнең йортындагы тәре почмакларында искергән, төсе җуелып беткән тәреләр тора. Аны нишләтергә?
– Тузган тәрене яндырмагыз, аны чиркәүгә алып барыгыз. Авылда чиркәү булмаса, район үзәгендәге яки берәр авылдагы чиркәүгә алып барырга була. Аны священникка күрсәтегез һәм шул чиркәүдә калдырыгыз.
– Православие динендәге кешегә дуңгыз ите ашарга ярамый, диләр.
– Башта адәмне, үз халкын, Алла бер закон белән алып барган, ул – иске закон. Иске закон кешне яңа закон белән торуга әзерли торган закон гына дип аңлаткан. Яңа законга кергәч инде, Алла бөтен нәрсәне булдырган, булдырган гына түгел, аруландырган да дип беләбез. Безне мәңге үлемнән җолып, дөньяны да аруландырган Ходай. Нәрсә ашасак та, язык түгел. Безнең традицион ашамлыклар да, традиция буенча ашамаска кирәкле ризыклар да бар. Мәсәлән, кеше нутрий итен ашый. Бу нәрсә, әллә ашарга юкмы?! Дуңгыз итен дә ашарга ярамый, әмма кеше ашый. Аракыны да бик-бик чамалап кына ярый. Туктый алмыйсың икән, аракы түгел, үзең гаепле инде.
– Безнең керәшеннәр кәбен койдырырга ашкынмый...
– Бик элекке кешеләр үз гаилә тормышларын кәбен койдыргач кына башлаганнар. Кәбен койдыргач, закон буенча, ике кешенең тәннәре гомергә бер була. Кәбен койдырмасаң да, кушылгач, бөтен гомереңә янәшәңдә шул бер кешең булырга тиеш. Ә аерылышу – бик зур язык. Характер төрле була, түзәргә дә, бер-берсен санларга да, кичерергә дә тиеш гаилә тормышындагылар. Безнең ден буенча аерылырга ярамый.
– Авыл җирендә үлгән кеше кабере янәшәсендә, алдан ук, туганнары үзләренә урын алып куялар.
– Алдан әзерләп куюның җанга зыяны юк. Гомер тиз үтә. “Кайчан да булса Алла алдында басарбыз, ничек җавап бирербез”, – дип уйлап торыгыз. Аллага җараулы булуы җиңел түгел. Тормышны ничек үткәрсәң дә, Алла каршына басмый калмассың. Алла бөтенесен кабул ала... Мәңге тормыш булыр дип көтәм. Аминь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев