Мытарь белән фарисей атнасына үгет (проповедь)
Ни өчен Ходай җазыклы мытарьны кичергән, ә ару торучы фарисейның теләкләрен кабул алмаган.
Олы уразага әзерләнү атналары башланды. Аның беренчесе – мытарь һәм фарисей атнасы. Быел ул 25 февральдән - 3 мартка туры килде.
Бу атнада Евангелиядән шушы ике кеше турындагы мәсәлне укыйлар. Шушы ике кеше үрнәгендә халыкка үгет бирелә.
Кемнәр соң ул мытарь белән фарисей? Фарисейләр – укымышлы, һәрвакыт чиркәүгә йөрүче, садака бирүче, калдырмыйча уразаларны тотучы, мактанып, үзләрен башка кешедән өстен куючыларны атаганнар.
Мытарь – халыкны елатып, рәнҗетеп салымнар җыючы кеше булган. Ләкин Ходай: “Җазыклы мытарь Алла изгелеген алды, ә фарисей буш калды”, – дигән. Шул хәтле ару торучы фарисейны Ходай нигә кабул итмәгән? Кайбер кеше тыштан матур булып күренеп, эчке дөньясы турында кайгыртмый – җазыклана. Һәм киресенчә, бар кылган эше өчен чын күңелдән инәлеп, кичерү сораучылар – Ходайга җараулы булыр.
Бу хакта "Үгет" кенәгәсендә түбәндәгеләр язылган. Аны Павел әтей Чурашов әзерләде.
Мытаръ белян фарисей атнасында ӓйтясе ӱгет.
Туганнар! Бöгöнгö Евангелиедя Iисусъ Христосныҥ мондый мясяле укылды.
Ике кеше келяy öйöня теляк итяргя кергянняр; аларныҥ берсе – фарисей, икенчесе мытаръ булган. Фарисейляр диб законга оста булган укымышлы кешеляр аталганнар. Алар теляк тя иткянняр, садака да биргянняр, уразаларны да ич тя калдырмаганнар, ÿзлярен-ÿзляре кеше алдында бик мескенгя куйыб, изгегя санасыннар диб, жöргянняр. Ÿзен-ÿзе олого куйыб, келяy öйöня кергяч, ул алгук барыб, былай диб теляк иткян: «Эй Алла! Сиҥа тау итямен, мин бютян кешеляр кюк тÿгeл, кешене рянжетеÿче тÿгeл, уйнашчы тÿгeл, бу мытаръ кюк тя тÿгeл. Атнада ике кöн ураза тотам, бар табкан нястямнян унынчы öлöшöн Сиҥа бирям».
Мытаръ диб имана (салым) жыйыучы аталган. Бу мытаръ имана жыйган чагында кюб жазыклар кылган, кюбесеннян артык алган, кюбесен сюзе белян рянжеткян, кюбесен жук жирдя кыскан, шул сяятлей ул калык арасында бик жазыклыга саналган, кем гня булса да, аны бик жазыклыга куйган. Ул ÿзе дя бик жазыклы икянен тойоноб, "миннян жазыклы беряy дя булмас" диб, чиркяÿгя килгяч, бар кешедян артта тороб, кюзен кюккя тотоб, кютярергя дя кыймыйчы, кюкрягеня сугыб: «Эй Алла, мин жазыклыга изгелекле бул», диб кня инялеб торган.
Эй Христосъ денен тотоучылар! Мытаръ белян фарисейнын теляк итеÿляренен айырымы Ходай карышысында бик зур булган. Ходай äйткян: "Чын-чын сезгя äйтямен, мытаръ шушы теляге белян Алланын изгелеген алды, фарисей буш калды". Калык арасында иҥ жазыклыга саналган мытаръ, кылган жазыкларына ÿкенеб, чын кюҥелдян Ходайга инялеÿе какында Алла öйöннян бар жазыкларыннан жолоноб чыккан, äммя изгегя саналган фарисей буш калган, олосомаклыгы какында бигеряк тя жазыкланыб чыккан.
Шул хатле арыу тороб, Алла бойорокларын кылыучы фарисейне Ходай нейлектян айыблады икян? Шунныктан: ул тыш кылмышлары белян гня изге эшляр кылган, кеше кюзе алдында гна ураза тотоб, садака биреб, Алла бойорокларын кылыучы булган, äммя чын кюҥелдян ич бер эш тя кылмаган, тик мине кеше мактасын диб кня кыланган.
Тыш кылмышлары белян изге торган булыб, кеше мактасын диб арыу эшляр кылыб, ул ÿзен-ÿзе äлля кемгя санаган, "миннян изге беряÿ дя жуктыр", – диб уйлаган. Шулай итеб, олосомакланыуы какында Алла изгелегеннян буш калган, жазыкларыннан жолоноу тÿгeл, бигеряк тя айыблы булган.
Эй, чын денне тотоучылар! Без дя ÿз-ÿзебезне тикшереб карыйык, без дя кюбесенчя шул фарисейгя ошашлы булмыйбыз микян? Аҥ булыйык, безнен арада да фарисей кылмышлары бик кюб. Тикшереб карасан искиткеч. Безгя калганда, кюб кеше Христосъ кушканны кылыб житкергян кюк тея, уразаларны да ич тя калдырмый. Христосъ какына садаканы туктатмый, жалангачны кейендеря, чиркяÿгя кился, кюб итеб, эшям жага. Алай булса да, шул арадук анын кюҥеле бÿтянне уйлый, сагышы äлля кайда була, шулук ÿзен-ÿзе гня жакшыга куйыб, кешене кимсетеб сöйляшеб, беряÿне-беряÿгя äляклей, каргана-каргана чак тауарын шакшы диб сата, мына шундый кешеляр бар да фарисейгя ошашлы кешеляр. Беряy теляк телей, караб торорга шул хатле иняля, тезлянеб, изгеляр карышысында башырыб тора, кюзен кюккя таба кютяреб, тейешлечя кач кылыб, сыгыла, кеше алдында бик телякчян кеше була; дöрöс, шулай кылангач, телякче диб уйларсыҥ, арыу кешегя дя санарсыҥ. Äгяр дя без дя кешенен кюҥеленя карасак, исеҥ китяр ауызы татлы äйтя, сыгыла башыра, äммя кюҥеле белян äлля нейляр уйлый, уйы белян кешене айыблый, алай булгач, бу тагы да фарисейгя ошашлы булыр. Шундый кешеляр турында Ходай былай äйтя: «Айгай сезгя, княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! Сез тышларын буяган гробларга ошаулы: алар тышларыннан матур кюреняляр, äммя эчляре ÿлек сöяге белян, äр-тöрлö шакшылык белян тулы». (Лк. 23, 27).
Эй туганнар! Без фарисейне олосомакка куйган кешене айыблаучыга санадык, äммя ÿз-ÿзебезне шулай кÿреб карасак, бездя дя шул фарисей дей жумалау уйлыйык. Уйлаб карыйык äле: безнен дя фарисейгя ошаулы кешеляр жук микян? Бар, бик кюб, кюбесенчя ÿзебезне гня жакшыга куябыз, мине кеше мактасын диб кня тырышабыз, ÿзебезне дöрöсляб, кешене айыблыйбыз, анын чак, анын жазыклы кем булсын диб, анын тормошоно денсезляр кюк: ураза тотмой, келяÿгя бармый, теляк итмей, садака бирмей диб, кешене бик жазыклыга куйыб, ÿзебезне жакшыга саныйбыз. Жазыклы эшляр кылыб, Ходайга айыблы, булганыбызны тойоб, yз жазыкларыбызны бер нястягя санамый, миннян артык жазык кылган кешеляр дя бик кюб диб кеше жазыгын тикшерябез, кеше жазыкларын тикшереб ÿз шакшыларыбызны кюрмей тороб, фарисейгя ошаган булабыз.
Эй, чын денне тотоучылар! Кешегя караганда арыу эшляр кюберяк кылган булсак та, ÿзебезне ÿзебез арыуга куйыб, кешене айыбласак, ÿзе-ÿзен айыблаучы фарисейне айыблаган Ходай, безне дя айыблар. Жазыклыны айыблаб тиҥете жазыклы булыб, ничек кня жазыксызга куярсыҥ, ÿзебез тяÿбягя килгяндя аны ничек итеб айыбларсыҥ? Бер Ходай Ÿзе гня жазыкларны белеÿче, кем беля, äлля шул жазыкланган кешюк, чын кюҥеленнян инялеб, жазыкларына ÿкенеб, тяyбягя килеб, мытаръ шикелле ÿкенеÿен табкандыр, бар жазыкларыннан жолонадыр. Алай булгач, ничек итеб без кешене айыблыйык? Ÿз-ÿзебезне тикшермейчен, нейгя кеше жазыкларын тикшерябез? Чыннабрак тикшереб карасак, без Ходай инялгяннян буш калган фарисейдян дя жазыклырак. Фарисей теляк жорто – чиркяyгя килергя иренмягян, äммя без теляк тя итмейбез, атнакöннярне, бяйрям кöннярне чиркяÿгя барырга да иренябез; фарисей гел мактаныр öчöн гня булса да, ураза тоткан, садака да биргян, äммя без берсен дя кыла алмыйбыз. Садака биреÿ тÿгeл, ÿзебез кешенекен алсак ыйы, жук житемне булса, кереб торсон, бер жиремя жарар дейбез. Фарисей чын кюҥелдян инялмяся дя, теляк иткян, äммя без теляк итеÿ тÿгeл, кюбесенчя жараусыз сюзляр ычкындырыб, ауызыбызны шакшыландырабыз.
Эй туганнар! Бу килештян фарисейдян артык эшебез бер дя жук, алай булгач, беряÿ дя ÿзен-ÿзе арыуга куйыб, кешене айыбламасын, ич кемне кимсетмясен, äммя бар кешедян дя ÿзен жазыклыга куйыб кимгя санаб торсон.
Барыбыз да ӧмӧтӧбӧзнӧ Ходайда тотоб, чын кюҥелдян тяyбягя килейек, Алла изгелеген алган мытарь кюк жылый-жылый: "Эй, Алла, мин жазыклыга изгелекле бул",– диб инялейек. Шулай диб чын кюҥелдян инялсяк, мытарьга жазыкларын кичергян, Хананей катынына изгелек кылган, талаучыга жомак ишеген ачкан Ходай кеше Сöйöÿлегеннян безне дя буш калдырмас. Аминь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев