Көтеп алынган вакыйга: Казанда республикакүләм керәшенчә келәү узды - фото, видео
2 февраль көнне Казан шәһәрендәге Алла Анасының Казан иконасы Соборында чиркәү-керәшен телендә литургия булды.
Иман ныклыгы сагы
Келәү Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән үткәрелде. Аны Татарстан митрополиясендә керәшен миссиясен оештыру бүлеге җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов җитәкләде.
Әлеге зур келәүдә барлык керәшен священниклары бергә теләк итте. Һәрберсенең исемнәрен атап китәм, чөнки нәкъ тә алар иманыбыз, динебез сагында торучылар һәм аларның саны бик аз. Болар: Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин, Яр Чаллы шәһәрендәге “Неупиваемая Чаша” чиркәвенең настоятеле Владимир Иванов, Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәвенең настоятеле Димитрий Сизов, Кукмара районының Село-Чура авылы чиркәве настоятеле Рафаил Фёдоров, Чистайдагы керәшен приходы священнигы Валерий Кузьмин, Түбән Кама шәһәренең керәшен приходы настоятеле протоиерей Александр Колчерин, андагы священник Артемий Ямашев, Балчыклы авылы чиркәве священнигы Вячеслав Фёдоров, Балык Бистәсе районы чиркәүләре священнигы Геннадий Сизов, Кама Аланыннан протоиерей Герман Чурашов, Шереметьеводан протоиерей Димитрий Чурашов һәм шушы көннәрдә генә дини сан алган Илья Минихачев. Шулай ук, келәүдә Казанда хезмәт итүче диакон Димитрий Степанов, иерей Иоанн Визгалов һәм Балтач районының Чепья авылы чиркәве настоятеле Сергий Ничипоренко да катнашты. Алар халык өчен ачык, Ходай йортында бергә теләк итәргә һәрбер керәшенне көтәләр.
Бармак башына кадәр – куәтле көч
Келәүгә Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Чистай, Алексеевск районнарыннан паломниклар, карендәшләребез килгән иде. Республика күләмендә керәшеннәрнең шундый олы келәүгә бергә җыелуы сирәк күренеш, бәлки соңгы берничә дистә елда беренче тапкыр уздырылуыдыр.
Халыкка иман кирәк, сусау нык сизелә. Чөнки һәрбер керәшен авылында да туган телдә келәүләр һәрдаим узмый, халык Алла йортына күбрәк бәйрәмнәрдә генә җыела. Ә инде туган телдә келәү итү, Ходай сүзләрен ишетү – ул бөтенләй дә икенче, җанга үтеп керә.
Зур Соборга җыелган карендәшләрнең бер тавыштан, “И, Күктәге изге Атабыз” һәм “Ышанамын” иманнарын яттан җырлавы аеруча дулкынландыргыч булды. Бу вакытта, хәтта, бармак башларына кадәр ниндидер куәтле көчнең йөгереп узганы тоелды. Келәү барышында иман җыруларын Тихвин чиркәве хоры башкарды. Ул моңлы тавышның чиркәү диварларына сыймаган кайтавазы һәркемгә дә өмет һәм терәк булып иреште.
(Видео карагыз)
“Бәйрәм белән!”
Келәү атна уртасында, гадәти эш көнендә узса да, халык бер-берсен “Бәйрәм белән!” дип сәламләде. Әлеге келәүнең керәшеннәр өчен мөһимлеген шуннан да аңларга була. Казан шәһәренең уртасында, Татарстанның иң зур храмында керәшенчә Литургия узу – ул православ халык өчен иң олы бәйрәм.
Районнардан килгән карендәшләрнең шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Кукмара районыннан бер автобус тулы, 40лап кеше килгән.
"Район башлыгы Сергей Димитриев уңайлы автобус бирде, хәлләребезне белешеп торды. Зур рәхмәт аңа",– дип әйтте Любовь Иванова.
Село-Чура авылыннан Валентина Тазова һәм Галина Азина белән аралашып алдык. Алар бу келәүгә катыша алганнары өчен Ходайга шөкер итүләре турында әйттеләр.
“Рәхәтләнеп килдек. Бәйрәм теләгенә килүебезгә бик шатбыз. Керәшен туганнарым, барчагыз да чиркәүгә йөрегез. Теләкләрегезне Ходай кабул алсын”,– дип сөйләде Алексеевскийдан Людмила Санивых.
Теләче районының Субаш авылыннан Татьяна Романованың күзләрендә яшь иде.
“Бик дулкынланам, күңелем мөлдерәмә. Бик теләп килдек. Район керәшен оешмасы җитәкчесе Петр Чернов автобус сорады, шуның белән килдек. Безнең авылда керәшенчә келәүләр еш була, ләкин монысына да киләсе килде. Алга таба да килербез”, – дип искәртте ул.
“Олы агайның кече агачасын кунак итүе”
Халык Литургия вакытында җазык әйтте (Геннадий әтей белән Валерий әтейгә), аннан соң өлеш алдылар. Бу җәшерекләрне узганнан соң, Мамадыш районының Колышчы авылыннан Валентина Максимова белән дә сөйләшеп алдык.
“Гомер-гомергә туган-тумачалар дус булырга тиеш. Диндә милләт юк, Алла өчен бернинди дә милләт юк, анда бары тик Ходайга җараулы кешеләр генә бар. Шулай итеп, без монда барыбыз да туганнар. Бүгенге келәүне олы агайның кече агачасын (энесен – ред.) үзенең гүрнәчәсенә (түр җиренә – ред.) кунакка чакырып, сыйлау мәгънәсендә кабул иттем. Керәшеннәргә хөрмәт күрсәтү булды бу. Безгә бик зур сый әзерләгәннәр. Батюшкалар өчен дә нык шатландым, чөнки халык килде. Келәүгә килүче булмаса, митрополит алдында безнең батюшкаларга читен булыр иде. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: келәү барышында үз-үзебезне дөрес итеп тотарга өйрәнеп киләбез икән. Моңа да бик сөендем",- дип сөйләде Валентина Максимова.
Келәүдән соң Павел әтей халыкка үгет әйтте. Ул моннан 150 ел элек беренче керәшенчә келәү уздырылганын билгеләп үтте. Соңгы айларда күмәк керәшенчә келәүләрнең Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә оештырылганын да искәртте. Алга таба да мондый литургияләрнең даими уздырылачагы турында ассызыклады ул.
“Үз туган телеңдә иман әйтү, Ходайга эндәшү, теләк итү – кеше җаны өчен иң зур азык. Чиркәүләргә килегез. Барыбызга да Ходай бәхиллеген алырга язсын, тынычлык булсын”, – дип тәмамлады ул сүзен.
Литургиядән соң барлык священниклар Алла Анасының тәресе каршында Ходайны тудырган Изге Кыз Марияне данладылар.
Борчу
Сөенче янына борчуны да әйтми булмый. Келәүдә халык күп булса да, яшьләр бик аз иде. Яшь буын җитмәде. Кемдер, дингә олыгайгач кына киләләр, дияр. Кемдер, бәлки, яшьләрнең туган телне белмәүләрен дә сәбәп итәр. Җавап һәркемдә – төрлечә. Ләкин шуны истә тотыйк: туган телне онытсак – урыслашабыз, динебезне белмәсәк – керәшенлекне җуябыз. Үз асылыбызны югалтмаска иде. Шуның белән дә без матурбыз.
(Видео карагыз)
Фото һәм текст авторы: Юлия Губина
Видео авторы: Олеся Дмитриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев