Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге тәреләр турында

Храмда – иконостас, ә өйләрнең без келәү итә торган алгы почмагында, стенада изге тәреләр тора.

Тәре дип без Ходайның үзен яки Алла Анасы, фәрештәләр, әүлияләр төсен атыйбыз. Тәреләргә, әлбәттә, изге су белән аруландырып, бу аруландыру аша Святый Тынның бәхиллеге бирелә, һәм без тәрене изге итеп олылыйбыз. Кайбер тәреләр кодрәтләр кыла: авыруларны терелтә, миро чыгара.

Коткаручы безгә үз төсен үзе биргән. Авыру князь Авгар янында юынып, бистәрдә төсен калдырган. Авыру князь, Коткаручы төсе алдында келәү иткәч, чирләреннән терелгән.

Тәре каршында келәү иткәндә, без шуны истә тотарга тиеш: Тәре ул – Алла үзе яки әүлияләр түгел, ә аларның төсе. Шуңа күрә келәү иткәндә, без тәрене түгел, ә Ходай яки Изгеләрне күзалларга тиеш.

Изге Тәре изге китап кебек: изге китапта без, олылап, Ходай сүзләрен укыйбыз, ә изге тәредә Изгеләр төсен күрәбез.

Керәшеннәрнең үз итеп келәү иткән тәреләре арасында “Ут тәресе” дә бар. Янгын чыккач, тирә-якка таралмасын өчен, бәла-казалардан саклаучы итеп кабул ителгән бу тәре белән ут тирәли әйләнеп йөриләр.

Изге тәреләрдә Ходай ничек бирелә

Ходай – күзгә күренми торган зат, әмма ул изге кешеләргә күренә дә. Шуңа күрә аны, ничек күренгән,тәреләрдә шулай сурәтлиләр.

Изге Өчлене без өстәл артында утырган өч фәрештә итеп күрәбез. Чөнки өч фәрештә кыяфәтендә, Ходай кайчандыр Авраамга килә.

Изге Өчледәге йөзләр аерым-аерым болай бирелә: Алла Атабыз – карт рәвешендә, чөнки ул кайбер пәйгамбәрләргә шул кыяфәттә күренгән. Алла Улы җиргә төшкәч нинди кыяфәттә булса, тәреләрдә дә шулай бирелә: Алла Анасы кулындагы сабый бала; халыкны өйрәтүче һәм могҗизалар тудыручы; качта тилмерүче; терелеп торган һәм күккә күтәрелгән кыяфәтендә.

Святый Тын күгәрчен рәвешендә сурәтләнә: Коткаручыны Иорданда чумылдырган вакытта, ул шул рәвештә күренгән. Тәреләрдә әле тагын Иисус Христос утлы ялкын рәвешендә сурәтләнә, чөнки терелеп торганының илленче көнендә ул изге апостолларга шулай күренгән.

Изге тәреләрдә Ходайдан башка тагын кемнәр бирелә

Ходайдан башка, изге тәреләрдә Алла Анасы, изге әүлияләр, изге кешеләр бирелә.
Әмма аларга Ходайга келәү иткән кебек түгел, ә изге тормышлары белән Ходайга яраган, Ходайга якын булган кешеләргә келәү иткәндәй келәү итәргә кирәк. Ә алар Ходай каршында безнең өчен келәү итәләр. Һәм без алардан ярдәм, яклау сорарга тиеш, чөнки Ходай, алар хакына, безне дә тизрәк ишетә.

Алла Анасының изге апостол Лука тарафыннан эшләнгән төсе безнең көннәргә кадәр сакланган. Без Алла Анасына келәү иткәндә, аның Ходайга иң якын торучы икәнен белеп, безнең өчен теләкләре хакына Ходайның безне кичерүен, ярлыкавын, булышуын беләбез.

Изге фәрештәләр

Дөнья да, кешеләр дә булмаганда, Ходай изге фәрештәләрне тудырган.
Фәрештәләр тәреләргә матур егетләр итеп биреләләр. Аларның канатлары Ходайның теләген тиз генә үти алуларын аңлата.

Чумылдырганда барлык христиан кешесенә Ходай саклаучы фәрештәсен бирә, ул күренмәс хәлдә булып, кешене җирдәге тормышында бәла-казалардан саклый, үлгәч тә калдырмый.

Изге кешеләр

 Тәреләрдә без, шулай ук, изге кешеләр төсен күрәбез. Алар җирдә яшәгәндә, үзләренең дөрес тормышлары белән Ходайга яраганнар. Ә хәзер күктә, Ходай белән бергә булып, алар безгә, җирдә яшәүчеләргә, ярдәм итеп, Ходайга келәү итәләр.

Изгеләр төрле исемнәрдә булалар: пагамбәрләр, апостоллар, азап чигүчеләр. Кодрәтләр кылучылар, преподобныйлар, бессребрениклар, блаженныйлар һәм праведныйлар.

Пагамбәрләр, Святый Тын кодрәте белән, киләчәкне күргәннәр һәм, күбесенчә, Коткаручы турында әйткәннәр, Коткаручы җиргә килгәнче яшәгәннәр.

Апостоллар – Иисус Христосның якын өйрәнүчеләре. Ходай аларны җирдәге тормышы вакытында дин таратырга җибәрә; ә инде Святый Тын иңгәннән соң, алар барлык илләрдә христиан динен тараталар. Башта алар 12 булалар, ә аннан соң – 70.

Азап чигүчеләр – Иисус Христос дине өчен каты азапланулар һәм, хәтта, үлем кабул итүчеләр. Әгәр алган азаплардан соң, алар тыныч кына үлсәләр, без аларны хак дин тотучылар дибез.

Изгеләр – Ходайга яраулы епископлар яки архиерейлар, мәсәлән, кодрәтләр кылучы Изге Николай, Мәскәү митрополиты изге Алексий һ.б.

Изгеләр – Бөек Василий, Григорий Богослов һәм Иоанн Златоуст бөтен христиан чиркәве өйрәтүчеләре дип йөртеләләр.

Преподобныйлар – җирдә җәмгыять тормышыннан читләшеп, гаилә кормыйча, Ходайга иман итеп, уразада булып, далада, монастырьда яшәгән кешеләр. Мәсәлән, Сергий Радонежский, Серафим Саровский, преподобная Анастасия һ.б.

Бессребренниклар – авыруларны бернинди түләүсез дәвалаучылар, мәсәлән, Көҗмә һәм Демиян, азап чигүче һәм дәвалаучы Пантелеймон һәм башкалар.

Бу дөньяга килгәнче үк Ходай үзенә яраулы итеп билгеләнгән кешеләрне блаженныйлар дип атыйлар. Күп очракта, алар гарип, авыру булалар һәм гомерләре буе Алла юлында йөриләр.

Праведныйлар – гаиләле булып та Ходайга җараулы яшәүчеләр. Мәсәлән, Иоаким һәм Анна һ.б.

Җирдә беренче праведниклар: Адам, Ной, Авраам һ.б.

Күп өйләрдә Параскеваның төсен үз итеп, кадерләп келәү итәләр. Чөнки Параскева – гаилә татулыкны, бөтенлекне, бәрәкәтне саклаучы изге. Әле ул тагын хатын-кызларның, бигрәк тә, кул эше осталарының ярдәмчесе, саклаучысы булып санала.

Тәредәге нурлар (нимблар) турында

Тәреләрдәге Коткаручының, Алла Анасының һәм изге әүлияләрнең баш тирәсендәге якты түгәрәк нимб дип атала.

Нимб ут яктылыгын һәм Алланың данын күрсәтә, ул Ходайга якынайган кешеләргә дә күчә.

Ходайның бу күренмәс яктылыгы, кайчагында, башка кешеләргә дә күренергә мөмкин.

Мәсәлән, изге Моисей үзенең йөзен, аннан чыккан яктылык башкаларны сукырайтмасын өчен, җәймә белән капларга тиеш була. Преподобный Серафим Саровскийның да йөзе Мотовилов белән сөйләшкәндә кояш кебек яктыра. Мотовилов үзе бу вакытта преподобный Серафим йөзенә карап булмый, дип яза.

Шулай итеп, Ходай үзенә хезмәт иткәнәрне Җирдә үк Үзенең яктылыгы белән данлый.

Изге тәреләрнең урыны

Гадәттә, изге тәреләрне өй эчендәге почмакка, Келәү итүче үзенең йөзе белән көнчыгышка карап торырлык итеп урнаштыралар. Бу – дөреслекнең рухи кояшы  Христос икәнлегенең символы. Әгәр изге тәреләрне көнчыгыш почмакка урнаштыру мөмкинлеге булмаса, үзегезгә уңайлы итеп урнаштырырга да мөмкин, бары тик ишектән керүченең күзе иң элек изгеләр төсенә төшәрлек булсын.

(“Закон Божий” китабы буенча В.Максимова, Ф.Солтанова әзерләде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев