Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Белемнек

Изге Марияга ару хәбәр әйтелү вакыйгасы изге кенәгәләрдә аңлатып язылган

Изге Кыз Марияга Изге хәбәр әйтелгән көнгә үгет (проповедь).

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

Бяйрям тропаре:
“Бӧгӧн котолоуыбыз башланган кӧн, мяҥгедяге жяшерек ачылган кӧн, Алла Улы Кыз Улы буладыр, Гаврiилъ изге хабяр ӓйтядер, анын белян, без дя Алланы Тыудырган Кызга ӓйтейек: эй дяӱлятле, сӧйӧен! Ходай синеҥ белян диб.” .

Бӧгӧн без изге Кыз Марiяга Гаврiилъ пяриштя кюренеб: «Сиҥа Святый Тын кыуаты иҥяр, дӧнья кешелярен Коткарыучы Алла Улы Синнян тыуар»,- диб изге хӓбяр ӓйткянен искя алыб бяйрям итябез.

Изге Кыз Марiя Галилея жирендя, Назаретъ каласында, Iосифъ жортонда торган. Ул жалан да Алла княгялярен укыган. Бер кӧннӧ укый торгач: «бер Кыз буйга узыб, ир Бала тыудырыр, Аҥар Еммануилъ диб ат куйылыр», дигян сюзгя житкян. Житкяч, исе китеб уйлаб тора икян, шул сяття пяриштя кюренеб, аҥар ӓйткян: “Эй дяӱлятле Кыз, сӧйӧн. Ходай синеҥ белян,” дигян.

Марiя куркыб киткян. Аны тынычлаб, пяриштя аҥар: “Эй Марiя, курыкма. Син Алланын ризалыгын табтыҥ, мына Синеҥ эчеҥдя Бала булыр, Бала китерерсеҥ, Аҥар Iисусъ диб ат куярсыҥ. Ул бик оло булыр, жугарыгы Алланын Улы диб аталыр,” - дигян.

Марiя пяриштягя: “Мин иргя жакыннашмагач, ул ничек булсын?”- дигян.

Пяриштя аҥар: “Сиҥа Святый Тын иҥяр, жугарыгы Алланын кыуаты бӧркӧлӧр, шуҥар кюря Синнян тыуган Бала Алла Улы диб ӓйтелер,” дигян.

Шуннан суҥ, Марiя пяриштягя жыуашлык белян: “Мына мин Ходай коло, синеҥ сюзеҥ буйынча миҥа булсын,” - дигян. Аннары пяриштя жук булган. Изге Кыз Марiя шул сяттюк буйга узган.

Дӧнья кешелярнен Коткарыучы Христоснын Изге Кыз Марiядан тяннянеб тыуыуы турысында Гаврiилъ пяриштянен хабяре шушылай булган.

Коткарыучы жиргя килер, диб, ӓйтелгян хӓбярнен, бу элеке ӓйтелеӱе гня тӧгӧл, ӓммя ӓӱялтенюк ӓйтелгянне жиреня китереӱ гня булган. Бу хӓбяр тoб аталарабыз Адамъ белян Евага жомакта торган чакларындук та булган. Адамъ белян Ева жомакта торганда Алла бойорогоннан жазыб жазыклангач, Алла аларга Коткарыучы жибярясесен былай диб ӓйткян: «Катын Заты жыланнын башын уатыр».

Катын Заты диб мында Алланын Изге Кыз Марiядан тыуыб килясе Коткарыучы Христосны билгертеӱе булган. Шушы хӓбярне Иске Закондагы пагямбярляр барысы да 5300 жылдан артык калыкка сӧйляб, Христосъ дӧньягя килгенче, Коткарыучы килер, диб, ышандырыб торганнар. Алай булгач, Архангелъ Гаврiилнын Изге Кыз Марiяга: «Синнян дӧнья кешелярен Коткарыучы тыуар» - диб, aйткян хӓбяре, Алланын ӓӱялеге сюзен жиреня китерергя багыты житкянен, пагямбярляр сӧйлягяннен дӧрӧcлӧгӧн кюрсятергя тейешлелеген гня ӓйтеӱе булган.

Алла кешене булдырганнан бирле, шушы кӧнгя чаклы жир ӧстӧндя чын деннен, дӧрӧс деннен нигезе Алла Улы Коткарыучы Христосъ булган, мыннан ары да, дӧнья беткенче дя Ул гна булыр. Бютян денняр, Коткаруын ышанмаганныктан, кешенен уйын, кюҥелен саташтырыб, жаҥгыштыра торган денняр гня. Aдям няселе иҥ элеке жазыкланган Адамъ белян Евадан ӱрчей башлаган чагындук икегя айырылыб, икесе ике тӧрлӧ ышана башлаган. Бер тӧрлӧсӧ Алла жибярясе булган, дӧньягя килясе Коткарыучыга ышаныб торган, икенчесе Алла адарынганны оноткан, шуларны жалган денне тотоучылар, денсезляр диб аталганнар, ӓммя Коткарыучы килясе, диб торганнары, iудейляр диб аталганнар. Шул ике тӧрлӧ калык, ӓт тя Коткарыучы Христосъ жиргя килгенче, жир ӧстӧндя бетмей торган. Ӓммя Коткарыучы жиргя килгяч, жир ӧстӧндяге калык ӧчкя айырылыб, ӧч тӧрлӧ ден тота башлаган.

Аларныҥ бер тӧрлӧсӧ iудейляр диб аталган. Алар Коткарыучынын килгяненя ышанмыйчы, ӓлеге чаклы Мессiя дигян Христосъ килясе диб кoтoб торалар.

Икенчесе христiаннар диб аталган, алары Коткарыуы Христоска ышанганнар.

Ӧчӧнчӧсӧ денсезляр диб аталган, алары Алла жибярясе булган килясе Коткарыучыны онотоб, Аны киряксенмей дя, кӧтмӧй дя торганнар. Шуҥар кюря алар денсезляр диб аталганнар.

Христосъ жиргя килгяннян суҥ 600 жыллаб ӱткяч, жир ӧстӧндяге ӧч тӧрлӧ калыкка карышы тора торган дюртенче тӧрлӧ калык – Мӧхаммят денен тотоучылар кюренгянняр.  Мӧхаммят аны тулысы белян iуделяр дененнян алган шул, тик Мессия дигян Христосны гна аҥнамаган, шунныктан Аны кирякмяся куйыб, иҥ киряклесен тӧшӧрӧб калдырган.

Шулай, казерге заманда да, боронго заманда кюк, жир ӧстӧндя тороучы калыкны ден жагыннан икегя бюлергя мӧмким. Элекегебез Христосъ денен тотоучылар булабыз, без шул  Коткарыучынын жиргя килгяненя ышанабыз. Икенчесе Анын жиргя килгяненя ышанмаган iудейляр белян Мӧхаммят денен тотоучылар, аннары сыннарга табыныучы жалган денне тотоучылар булалар. Шушы ике тӧрлӧ калык, икесе ике тӧрлӧ тын падшалыгыннан тора. Элекегесе Алла Падшалыгыннан тора, алары Алла Улы Iисусъ Христоска ышаныучылар була, ӓммя икенчесе усал тыннан, шайтан падшалыгыннан тора, шайтан шул ӱзеня баш салганнары Коткарыучыга ышанырга ирке жибярмей тота.

Иҥ башта да элекеге кешелярне шайтан алдалаб, Алланын аларны жазыктан сакландырыр ӧчӧн ӓжял белян куркытыб ӓйткян сюзен ышаныудан жаздырган, шунын белян бар ӓдям затын харяб иткян, шунын кюк ул казердя дя усал кешелярнеҥ ауызыннан чыккан сюзляргя ышандырыб, бик кюб кешелярне тяннянеб дӧньягя килгян Алла Сюзе Коткарыучы Христоска ышаныудан ауыштырыб, аларны ӱз кулында тота, ӱзе белян аларны да мяҥгегя харяб итя.

Тoб аталарыбыз Адамъ белян Ева жомакта Алла сюзеня ышаныб торганда, бик рахятлектя торганнар, ӓммя жазыклангач, жаҥадан шул рахятлеккя, кире кайтарырга аларнын ӱз кӧчляре житярлек булмаган, тик кешелярне коткарыр ӧчӧн дӧньягя килгян Коткарыучы Христоска, Аныҥ сюзляреня ышаныу арткылы гна кеше шул рахятлекне алырга тейешле булган. Безнен ден – коткара торган бер гня арыу, кадерле ден. Коткара торган бютян ич-тя бер ден жук. Кеше ӱзлегеннян ней хатле тырышса да, Коткарыучыдан башка Кюк Падшалыгына керя алмас. Алла Падшалыгын тик таза кюҥелляр, ич-тя жазыксызлар гна алырга тейешле булалар. Кешеляр арасыннан ич-тя жазыксыз кем була алыр икян? Жазыксыз беряӱнеҥ дя булыр хале жук, шуҥар кюря, ӓгяр дя жомакка керейем дисяҥ, жазыклардан тазарырга тейеш. Ӱзен-ӱзе жазыклардан тазартырга кешенен тагы ӱз кӧчӧ гня житмей шул: алай булгач, аны жазыклардан кем тазартыр икян? Жазыклардан Алла Yзе гня зур изгелегеннян, дӧнья кешелярен мяҥгегя харяб булыудан жолар ӧчӧн жиргя килгян сӧйӧклӧ Улы Коткарыучы Христосъ арткылы гна тазарта. Коткарыучыбыз Iисусъ Христосъ Ӱзе куйыб калдырган арыу Жяшерекляр арткылы гня Ходай безне жазыклардан тазартыб жактырткан, шунын белян безне Ӱзенен мяҥге рахят жомагына керергя тейешле итя.

Шулай, туганнар, Христосъ дене жир ӧстӧндя бер гня чын ден. Шушы ден Алланын тoб аталарыбызга адарыныб ӓйткян сюзенен жиреня килеӱе. Боронгы замандагы пагямбярляр дя шушы денне тотканнар, шуны денне сӧйлягянняр, Архангелъ Гаврiилъ дя шуны ӓйткян. Калдыгында Коткарыучы Христосъ тяннянеб, кеше булыб жиргя килгяч, барысы да жиреня килгян. Безне жазыклардан тик бер Ул гна тазарта, жактырта, мяҥге рахят жомакта да ӧлӧштяш итя. Аминь.

 

Фото: Тихвин чиркәвенең ВКонтактедагы группасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев