"И, Күктәге атабыз" - керәшенчә келәү
“Отче наш” (И, Күктәге Атабыз) иманын С. Смоленский ноталарына салып, керәшенчә келәүгә җайлаштырган
Смоленский Степан Васильевич (1848-1909) – рус музыка белгече, җәмәгать эшлеклесе. Казанда священник семьясында туа, гаҗәеп музыкаль сәләткә ия була һәм хорда җырларга ярата. 1872 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлагач, Казан укытучылар семинариясенә җыр укытучысы һәм чиркәү хоры регенты булып урнаша, 1875 елдан география укыта. С.В. Смоленский семинаристларны чиркәү җыруларын керәшенчә җырларга өйрәтүдә зур роль уйный. 1899 елда ул Мәскәүдә Синод чиркәү җырулары училищесы директоры, Петербургның придворная капелласы җитәкчесе итеп билгеләнә.
И, Күктәге атабыз
И, Күктәге Атабыз,
Данны булып торсын
Исемең Синең,
Килсен патшалыгың Синең,
Җирдә дә күктәгечә булсын
Иркең Синең.
Бүген көннек икмәгебезне
Бир безгә,
Бурычларыбызны кичер,
Без дә безгә бурычлы
Булганнарга кичергән күк.
Безне алданырга ирек җибәрмә.
Җаманнан коткар безне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев