Чистай керәшеннәрендә ару хәбәр: төзелеп килүче чиркәүләренә качлар һәм куполлар куелды
23 август көнне Чистай шәһәрендә төзелеп килүче Казандагы өч Изге әтейләр Гурий, Варсонофий һәм Герман исемнәренә аталган чиркәүгә качлар һәм куполлар куелды.
Чистай районы керәшеннәре бу көнне иртән өч Казан Изгесе – Гурий, Варсонофий һәм Герман именә аталган иман йортында зур келәүгә җыелды. Келәүне Алексеевск благочиниясе благочинные Павел әтей Чурашов алып барды. Аңа Чистай районы керәшен авыллары чиркәүләре настоятеле Валерий әтей Кузьмин һәм башка священниклар булышты. Бәйрәм келәвенә шәһәрдән генә түгел, тирә-як керәшен авылларыннан да прихожаннар килгән иде. Чистай шәһәренең “Багалмам” керәшен фольклор ансамбле солистлары милли киемнәрдән килеп, келәү вакытында теләк итте. Келәүдә халык язык әйтеп, өлеш алды.

Отец Павел халыкка үгет әйтеп, Ходаебызның яктырылуы бәйрәме белән котлады.
“Ходай исемен гел данлап торыйк, келәүләргә бергә йөрик, шул чагында Ходай безне ташламас, Үзенең Патшалыгына кертер” – диде ул.
Аннан соң, священниклар һәм прихожаннар Тәре йөреше (Крестный ход) белән иман йорты янында гына булган төзелеп килүче зур чиркәү территориясенә киттеләр.

Истәлекле көнне данлап, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий да килде. Ул халыкка мөрәҗәгать итеп, төзелеп килүче чиркәүдә зур эшләр башкарылганын һәм инде Күккә җиткәннәрен искәртте.
“Купаллар – Күккә тиң, Ходай Патшалыгы”, – диде владыка.
Священниклар барысы бергә иман әйтеп, владыка Пахомий чиркәүгә куеласы качларны һәм куполларны аруландырды. Аннан соң, аларны чиркәүгә урнаштырдылар.




Тантаналы чарага Казан шәһәреннән Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да килгән иде. Шулай ук, Чистай районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов та бар иде.
Людмила Белоусова соңгы елларда Чистай керәшеннәре төрле яклап зур күтәрелеш кичерүен билгеләп узды.
“Биредә этник һәм мәдәни чаралар да еш уздырыла, шулай ук тарихыбызны барлауга юнәлдерелгән вакыйгалар да булып тора. Дини тормышка аеруча да сак һәм зурлап карыйлар чистайлылар. Төзелеп килүче шундый зур, мәһабәт чиркәүгә качлар һәм куполлар куелу – шуның дәлиле. Бу җирле җитәкчелек белән халыкның бер-берсен аңлап һәм киңәшләшеп эшләвеннән тора. Чистай керәшеннәре лидеры Алексей Ефимов белән отец Павел Чурашов бигрәк тә халык өчен янып, булсын дип йөриләр”, - дип сөйләде ул.
Владыка Пахомий һәм кунаклар чиркәүнең эчке ягын да карап чыктылар. Иконастаслар әзерләү, храмның стеналарына росписьлар ясау турында киңәшләштеләр.

Чистайлыларның алга таба да планнары зурдан. Чиркәүне төзеп бетереп (тышкы яктагы эшләрне быел тәмамаларга ниятләп торалар, аннан эчке ягына керешәләр), аның гектардан артык территориясен төзекләндерү турында да уйлыйлар. Шулай ук, ниятләрендә – алга таба чиркәү янына мәдәни үзәк, атна көн мәктәбе төзү.
Бу хакта Алексей Ефимов искәртеп узды:
«Бу чиркәүгә бүлеп бирелгән территория шактый зур. Чистай керәшеннәренең дини һәм мәдәни тормышып берләштерә торган бердәм үзәк итәсе иде бу җирне”.


- 2014 елда Чистайда керәшен приходы булдыру турында карар кабул иткәннәр. Чиркәү өчен район администрациясе җир бүлеп биргән. 2018 елда шунда иман йорты төзелеп, керәшенчә келәүләр уздырыла башлаган. 2021 елның җәй аенда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән өч Казан Изгесе – Гурий, Варсонофий һәм Герман именә аталган чиркәү нигезенә таш салынган. Бүгенге көндә чиркәүгә качлар һәм куполлар куелган. Чаңнар кайтарту турында сүз бара һәм эчке ягына әзерләргә кирәк. Бу изге эштә җирле хәйриячеләр ярдәм итә. Чистай керәшеннәре аларга нык рәхмәтле.
Юлия Губина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев