Абхазиядә күңел сандыгыма җыйганнар
Карендәшебез Валентина Максимова Абхазиядә Симон Кананит эзләреннән – изге җирдә булып кайткан. Ул үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.
Узган ел Абхазиядә Симон Кананит эзләреннән — изге җирдә булып кайтканымны «Туганайлар» газетасына язган идем. Аллага шөкер, быел кабат шул җирләрдә булдым.
Карендәшләрне очраттык
«Нишләп гел бер җиргә йөрисең» диючеләргә аңлатам: беренчедән, Абхазиягә ай саен барсаң да туйдырмый; икенчедән, без турист булып кына баручылар түгел, җан азыгы да эзләүчеләр; өченчедән, группа яшь буенча да, кызыксынулар буенча да бертөрлерәк. Билгеле, 33 кеше арасында төрлесе бар, әмма барыбызны бер теләк — изге җирләрне күрү, табыну, келәү итү берләштерә. Әле тагын группаны священник та йөртсә! Ул чагында инде яныңда справочник та, путеводитель дә була. Белмәгәннәреңне сорарга, ачыкларга яныңда батюшка булуы зур таяныч. Менә күпме еллар инде отец Павел Чурашов Алексеевск чиркәве приходы ышанучыларын гына түгел, безнең кебек тирә-юньнән иярүчеләрне дә бер семья итеп, кайларда гына йөртми. Ходайдан аңа саулык кына телибез.
Быел керәшеннәр арттык, узган елгы җидәү янына өч «яртылаш» керәшен өстәлде. Үзара үзбезчә сөйләшеп йөргәнне ишетеп, Кр. Баран тумаларыннан чыгучылар да табылды. Ә инде Дранда монастыренда узган литургия вакытында яныбызга килеп, үзебезчә, «сез каян» дигән сорауны бирүчене күргәч, аптырап киттем. Татар дияр идем, каян чиркәүдә татар булсын?! «Жәл, сөйләшергә җай юк» дип, үз урыныма бассам да, келәү беткәч, безнекеләр янында яңа танышны күргәч, сөенеп, алар янына мин дә килдем. Инде тугыз ел Абхазиядә гомер итүче карендәшбез Елена Фершампенуаздан (Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы) икән. Кайчандыр Фершампенуазда булганда күргән, ишеткән кешеләрне хәтергә төшердек. Баксаң, Елена беренче нагайбәк музее төзүче Алексей Михайлович Маметьевның туганы булып чыкты.
47 яшьлек Елена Валентиновна, әтисе рус булса да, туган телебездә бик яхшы аралаша. Күрәсең, әнисе яклап әбиләре тырышлыгы бушка китмәгән. Чит җирдә үз карендәшеңне очрату аңа да, безгә дә рәхәт, күңелле булды. Шулай инде, дөнья киң булса да, тар да әле ул!
28 сентябрь — Изге Никита көне
Бу елгы программа да узган елгыдан әллә ни үзгәрешсез — шул ук монастырьлар, литургия, келәүләр... Юк икән шул, үзгәрешләр күңелдә икән. Узган ел күрелмәгәннәрне, иштелмәгәннәрне быел күрәсең. Быел инде икенче, «яңа күзлек» кидек.
Дранда монастыренда беркайчан да ишетмәгән, тәресен дә күргәнем булмаган яман тыннарны куучы Изге Никита («Святой Никита Бесогон») чишмәсен күрү күңелдә зур кызыксыну уятты. Инде менә хәзер белгәннәрем белән уртаклашасым килә.
Православный рус чиркәве ике Изге Никитаны белә. Борынгыдан, рус дәүләте барылкка килү белән билгеле булган азаплар күрүче Никита Бесогон һәм азаплар күрүче Никита Готфский.
Хәзер язуларда аларны бер үк дип тә, икесе ике Изге дип тә язалар, чөнки кылган эшләре, яшәүләре, искә алу көннәре дә бертөрлерәк. Шулай да Никита Бесогон турында XI гасыр язмаларында ук очрый, халык арасында, бигрәк тә "старовер«ларда киң таралган була. Бүгенгәчә билгеле булган белешмәләрдә Никита Бесогон ялган диндәге (язычник) Рим императоры Максимианның улы булган. Имеш, Никитаны атасы христиан диненнән кире кайтырга өнди, әмма Никита үз уенда нык калып, атасына каршы чыга. Моның өчен күп азапларга дучар булып, җир асты зинданга ябыла. Берчак аның янына пәрештә кыяфәтендә җен килеп, ялган динлеләр янына авышырга үгетли. Никита сизенеп, үгетләргә күнми. Шулчак архангел Михаил күренеп, җеннең кемлеген күрсәтә. Никита аягындагы богауларын салып, җенне сул кулы белән эләктереп кыйнап ташлый. Атасына ялган диндәгеләрне кем саташтырганын күрсәтсә дә, атасы ышанмый.
Тәреләрдә дә, качта да Изге Никита Бесогон шушы кылмышта күрсәтелә — җенне богаулары белән кыйнаган чагында.
Кызганыч, Изге Никита Бесогон турында белешмәләр бик аз, әле җитмәсә, Петр I патшалык иткән чорда Олы Чиркәү Җыены аның турындагы аз гына язмаларны да чиркәү кенәгәләреннән чыгарган. Шуңа карамастан, халык арасында бу Изге бик популяр булган.
Йорт-җирләрен сакларга — тәреләрен; тормышларын, яшәүләрен саклау өчен, Никитадан ярдәм көтеп, качларын тагып йөргәннәр. Археологлар әле дә Изгенең төсе калган тәреләрне, качларны (XIV-XVI гасырга караган) табалар. Абхазиядә әле дә Изге Никита Бесогонны беләләр, зурлыйлар. Дранда монастыренда аның исеменә чишмә аруландырылган, хатын-кызлар, ирләр өчен аерым чумыну урыннары бар. 28 сентябрь Изге Никита көне буларак билгеләп үтелә. Бу Изге турында кыскача менә шулар.
Диңгезгә агызылган тәре
Инде тагын бер тәре турында язмый булмас. Күңелемә ул «керәшен тәресе» булып керде. Болай әйтү языктыр инде, Ходаем, кичер... Ни өчен «керәшен тәресе» дигәнем язма ахырында аңлашылырдыр дип уйлыйм.
Быел да Каман монастыренда булдык. 11 сентябрь — Чумылдыручы Изге Иоанн пәйгамбәрнең башы киселгән көн. Литургиядә катыштык, кеше бик күп иде. Урыным Алла Анасының Иверская тәресе каршына туры килде. Бер үк исемдәге тәреләрнең күчермәләре төрле була. Иверская тәресен дә күргәнем бар, әмма каршымдагы тәрене беренче күрәм. Аның Иверская тәресе икәнен бер аерым билгедән белеп була. Кайсы гына күчермәсе булса да, Алла Анасының йөзендә яра эзе бар. Аның тарихы болайрак.
Алла Анасы Изге кыз Мария җирдә яшәгән чагында ук, апостол евангелист Лукага үзен төшерергә бәхиллек бирә. Евангелист Лука эшен төгәлләп, Алла Анасына күрсәткәч, ул: «Шушы көннән бу төс-сурәттә Ходайның бәрәкәте һәм көче торачак», — дип кабул итә.
Император Феофил вакытында (Византия) бик каты тәреләрне бетерү, юк итү башлана. Бу чакта Алла Анасының Апостол Лука ясаган төсе (тәресе) бик тә Ходайга җараулы тормыш алып баручы, улы белән генә яшәүче бер хатында саклана икән. Аның өенә дә тәреләрне җыеп юк итүчеләр килеп керә. Берсе кылыч белән кизәнеп, Алла Анасының йөзенә кадый. Тәренең шул җиреннән кан акканын күреп, теге мәндә куркып чыгып йөгерә. Шул арада хуҗа хатын, кабат килеп алмасыннар дип, тәрене алып чыгып диңгезгә агыза.
Тәренең вертикаль хәлдә агып киткәнен күреп калган улы Афонга килеп монах була. Аның аша Афон монахлары бу тәре турында ишетәләр, буыннан-буынга җиткереп киләләр. Бары тик 200 еллар үткәч кенә, кодрәтләргә ия булган тәре, диңгезнең Афондагы Иверон монастыре урнашкан ярга килә. Шул вакыттан бүгенгәчә Алла Анасының бу тәресе (оригинал) Афондагы Иверон монастыренда тора. Аны «Иверская икона Божьей Матери» дип атыйлар.
Бүгенге көндә күчермәләре бик күп һәм төрле. Мин күргәне аерылып тора, чөнки тәредәге Алла Анасының муенында тәңкәләрдән торган тамаксасы бар. Тамаксасы булгач, минем өчен «керәшен тәресе» булды. Чынлыкта, алтын муенча оригиналында өстәп беркетеп эленгән икән. Аның да кызыклы тарихы бар.
Бервакыт бер хәерче үзен монастырьда кундырып чыгаруларын сорый, әмма капка сагында торучы монах аннан түләү сорап, кире бора. Хәерче кире китеп барганда бер хатын аны туктатып сораштыра да, кабат монастырьга барырга кушып, бер алтын тәңкә бирә. Хәерчене кабул итәләр, сораштыралар, тәңкәнең нәкъ тәредәгеләргә охшаганын күргәч, аңа кем очраганын аңлыйлар. Алла Анасы монахларның бу кылмышын бәхилләми, булган бар ризыкларын юкка чыгара. Шуннан бирле монастырьда, кемнең кемлегенә карамый, һәркемне кабул итәләр, кундыралар, ашаталар, эчертәләр.
Шулай итеп, бу тәре ярдәм генә түгел, акыл да бирә. Кодрәтләргә ия булган бу Иверская тәресе беркайчан да Иверон монастыреннан чыгарылмаган, бүгенгәчә шунда. Аның күчермәләре Россиядә дә күп. Иң беренче күчермәсе Россиягә 1648 елда китерелә һәм өч гасырдан артык Мәскәүнең "Новадевичий монастыре"нда сакланган. Бүгенге көндә кайдалыгы билгесез. Тагы да күбрәк беләсегез килсә, интернет бик бай. Ә минем кыскача уртаклашасым килгәннәр шушылар.
Билгеле, «күңел сандыгым»а ике тәре генә түгел, башка изге җирләрдә алганнарым да, яңа танышларым да, Абхазиянең матур җирләре дә, сыйлары да, җитмәсә, диңгезе дә сыйды. Ел буена җитәрлек. Ходай игелегеннән ташламасын. Мең шөкер!
Валентина МАКСИМОВА.
Мамадыш районының Колышчы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев