Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

26 октябрь - Алла Анасы Изге Кызның «Иверская» дигән төсен олылый торган көн

Кодрәтләргә ия булган бу Иверская тәресендә Изге Кыз Мариянең йөзендә яра эзе бар.

Карендәшебез Валентина Максимова Абхазиягә изге сәфәргә баргач, Иверон монастыренда бу тәренең оригинал вариантын күреп кайтып, шуның турында язганнарын тәкъдим итәбез.

Диңгезгә агызылган тәре
 Күңелемә ул «керәшен тәресе» булып керде. Болай әйтү языктыр инде, Ходаем, кичер... Ни өчен «керәшен тәресе» дигәнем язма ахырында аңлашылырдыр дип уйлыйм. 

Быел да Каман монастыренда булдык. Литургиядә катыштык, кеше бик күп иде. Урыным Алла Анасының Иверская тәресе каршына туры килде. Бер үк исемдәге тәреләрнең күчермәләре төрле була. Иверская тәресен дә күргәнем бар, әмма каршымдагы тәрене беренче күрәм. Аның Иверская тәресе икәнен бер аерым билгедән белеп була. Кайсы гына күчермәсе булса да, Алла Анасының йөзендә яра эзе бар. Аның тарихы болайрак. 

Алла Анасы Изге кыз Мария җирдә яшәгән чагында ук, апостол евангелист Лукага үзен төшерергә бәхиллек бирә. Евангелист Лука эшен төгәлләп, Алла Анасына күрсәткәч, ул: «Шушы көннән бу төс-сурәттә Ходайның бәрәкәте һәм көче торачак», — дип кабул итә.

Император Феофил вакытында (Византия) бик каты тәреләрне бетерү, юк итү башлана. Бу чакта Алла Анасының Апостол Лука ясаган төсе (тәресе) бик тә Ходайга җараулы тормыш алып баручы, улы белән генә яшәүче бер хатында саклана икән. Аның өенә дә тәреләрне җыеп юк итүчеләр килеп керә. Берсе кылыч белән кизәнеп, Алла Анасының йөзенә кадый. Тәренең шул җиреннән кан акканын күреп, теге мәндә куркып чыгып йөгерә. Шул арада хуҗа хатын, кабат килеп алмасыннар дип, тәрене алып чыгып диңгезгә агыза. 

Тәренең вертикаль хәлдә агып киткәнен күреп калган улы Афонга килеп монах була. Аның аша Афон монахлары бу тәре турында ишетәләр, буыннан-буынга җиткереп киләләр. Бары тик 200 еллар үткәч кенә, кодрәтләргә ия булган тәре, диңгезнең Афондагы Иверон монастыре урнашкан ярга килә. Шул вакыттан бүгенгәчә Алла Анасының бу тәресе (оригинал) Афондагы Иверон монастыренда тора. Аны «Иверская икона Божьей Матери» дип атыйлар. 

Бүгенге көндә күчермәләре бик күп һәм төрле. Мин күргәне аерылып тора, чөнки тәредәге Алла Анасының муенында тәңкәләрдән торган тамаксасы бар. Тамаксасы булгач, минем өчен «керәшен тәресе» булды. Чынлыкта, алтын муенса оригиналында өстәп беркетеп эленгән икән. Аның да кызыклы тарихы бар.

Бервакыт бер хәерче үзен монастырьда кундырып чыгаруларын сорый, әмма капка сагында торучы монах аннан түләү сорап, кире бора. Хәерче кире китеп барганда бер хатын аны туктатып сораштыра да, кабат монастырьга барырга кушып, бер алтын тәңкә бирә. Хәерчене кабул итәләр, сораштыралар, тәңкәнең нәкъ тәредәгеләргә охшаганын күргәч, аңа кем очраганын аңлыйлар. Алла Анасы монахларның бу кылмышын бәхилләми, булган бар ризыкларын юкка чыгара. Шуннан бирле монастырьда, кемнең кемлегенә карамый, һәркемне кабул итәләр, кундыралар, ашаталар, эчертәләр. 

Шулай итеп, бу тәре ярдәм генә түгел, акыл да бирә. Кодрәтләргә ия булган бу Иверская тәресе беркайчан да Иверон монастыреннан чыгарылмаган, бүгенгәчә шунда. Аның күчермәләре Россиядә дә күп. Иң беренче күчермәсе Россиягә 1648 елда китерелә һәм өч гасырдан артык Мәскәүнең "Новадевичий монастыре"нда сакланган. Бүгенге көндә кайдалыгы билгесез.

Фотода: Абхазиядәге Иверон монастыренда Иверская тәресе, тәңкәле «тамаксасын» күреп була. 

 

Бу көнгә Тропарь:1нче кöй

"Эй Алланы Тыудырган Башкарыучы Кыз! Синеҥ изге тöсöҥнян тöзятеӱлекляр, тазалыклар, ышаныб, сöйöб килеӱчеляргя мулы белян бирелеб тора, шулай минем халсезлегемне дя килеб кюр, эй арыу Кыз, жанымны жарлыка, Ӱз дяӱлятеҥ белян тянемне дя Ӱзеҥ тöзят, эй иҥ Таза кыз."

Зурлау:

"Эй изге Кыз, Сине зурлыйбыз, эй Алла сайлаган изге, Сине кадерлейбез, Сиҥа ышаныб килеӱчелярне äр-тöрлö чирляреннян коткарасыҥ."

9 нчы гӱмердя, изге тярелярне кадерсезлягян багытларда бу Алла Анасынын тяресе Никея каласы жанында бер жакшы тол катында сакланган. Бер салдат ачу итеб, сöҥгö белян тярегя китереб кадый. Тяредяге Алла Анасынын битеннян кан ага башлый. Салдат куркыб Тöс алдына тезляня, кичереӱ сорой.

Катын тярене кадерляб, иман укыб диҥгезгя агыза. 999 нчы жылда Изге Афонъ тауынын Иверский монастырында жяшяӱче монахлар берничя кöн диҥгездя ауага хэтле утлы багана кюряляр. Бу утлы багана су öстендя басыб тора торган Алла Анасынын тяресеннян була. Бер изге Гаврииль Грузин атлы монахка билге була, ул Алла Анасы кушыуы буйынча су öстöннян атлаб барыб тярене кереб ала.Тярене монастырга алыб кайтыб кадерляб кертеб куялар. Иртян торсалар, тяре монастырь кабкасы öстöндя тора. Бу эш берничя табкыр кабатлана. Алла Анасы монахларга белдеря: Мин Тöсöмне сез саклаганны телямим, Мин Ӱзем сезне сакларга телейем дей. Тöснö кабка öстöндя калдыралар. Тяре "Вратарница", "Хранительница" диб атала башлый. "Иверская" дейеб монастырь исеме белян атала.

Бу Алла Анасынын Тöсöннян бик кюб кодрятляр була. Шул багыттан бирле, Изге Афонъ тауына катын-кыз аягы басарга жарамый. Алла Анасы монахларны Ӱзе саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев