Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Роберт Миңнуллин: "Бер күрдем дә гашыйк та булдым"

"Роберт+Клара" дигән нәфис фильмдагы төсле.

1967 елның августы иде. Башкорт Дәүләт университетына керә алмыйча кайткан чак. Күңелдә бушлык, моңсулык, ялгызлык. Күңел нидер көтеп яши. Җанга урын табып булмый, күкрәк эчендә йөрәк бәргәләнә... Дус-иш егетләр белән көн саен кинога йөреш. Көннәрдән-бер көнне билет алдык та кинотеатр алдында теләсә нәрсә сөйләшкән булып басып торабыз. Кинога кеше агыла. Ул чакта кинога йөрү бәйрәм белән бер була торган иде. Матур итеп киенеп, бизәнеп-төзәнеп килүчеләр арасында кемнәр генә юк! Тик берсе дә күзгә күренми. Узалар да китәләр, узалар да китәләр. Минем исем дә китми... Чү! Нигә генә шул якка карадым, нигә генә күзем шул якка төште?! Каршыга Берәү килә. Япь-яшь кенә өер кыз-бала. Мөгаен, укучы гынадыр әле. Йөрәк тик торганнан жу итеп китте! Башкалардан бер ягы белән дә аерылып та тормый үзе. Ул янымнан горур гына узып китте. Мин авызымны ачып карап калдым... Ә егетләрнең исләре дә китмәде, күрмәделәр дә. Диуаналар!.. Кино карауның рәте-башы булмады. Уемда – шул кыз гына. Кем ул? Кайда яши? Нишләп моңа кадәр бер дә күзгә чалынмаган? Кунак кызы микән?.. Кино тәмамлангач, теге кызны эзлим. Ул чакта кинога кеше, әйткәнемчә, күп йөри торган вакыт. Табып булмый гына бит. Шуннан кәефсез генә өйгә таба юнәлдем. Миңа, билгеле инде, нидер булды: әллә җырлыйсы килә, әллә елыйсы килә... Аңлатып булмый торган сәер бер халәт. Үзем кайтам, үземнең күз алдымда шул кыз гына. Уйламаска да тырышып карыйм. Әлләни чибәрлеге дә юк бугай ла аның, дип үземне юаткан да булам... Бәй, күпергә җитәрәк ни күрәм: теге кызым үзе кайтып бара. Тик, бәхетсезлегемә каршы, ялгызы гына түгел. Соңыннан белдем, кинога әнисе белән килгән булган икән. Хәер, барыбер бер сүз дә дәшә алмаган булыр идем.

Кая инде безгә – каткан тезгә. Шулай да эчкә җылы керде: мин яшәгән фатирга якын гына тора икән бит.

Район үзәге Югары Яркәй әллә ни зур түгел, барыбер беләм мин ул кызның нинди кош икәнен! Ул чакта район газетасында эшләп йөрим. Таныш-белешләр җитәрлек. Сораша-белешә торгач, тәки эзенә төштем мин моның: мәгариф бүлегендә эшли икән. Ул да, мәктәптән соң Пермьгә барып, пединститутка керә алмый кайткан булган. Ә мин берничә оешманы берләштергән комсомол оешмасының секретаре. РОНО да шунда керә. Кыскасы, минем комсомолка булып чыкты ул. (Алга китеп булса да әйтим, ул вузга да мин биргән комсомол характеристикасы белән укырга керде.)

Шуннан китте дә китте инде. Комсомол укуларында очрашабыз, эштән кайтканда да, киноларда да «ялгыш» кына урыннар туры килә башлады. «Очраклы» рәвештә генә бергә дә кайтырга туры килә. Бер якта торабыз бит. Мин кайчакта кыюсыз гына сүз дә кушкан булам. Берсендә: «Түфлиләреңнең табаны бигрәк каты бугай. Тавышы бөтен урамны яңгырата», – дигәнмен. Шуннан ул миңа усал гына итеп, синең анда ни эшең бар, дигән кебегрәк итеп җавап та биргән. Соңыннан гына сәбәбе билгеле булды. Минем сүзләремә бик нык үпкәләгән, гарьләнгән, чөнки ул көнне әнисенең түфлиләрен киеп чыккан булган икән.

Мин инде ул чакта ук районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, үземне җитди бер кеше итеп тоючы 19 яшьлек иптәш идем. Клара исә әле генә мәктәпне тәмамлаган, шактый бер катлы, балалыгы да чыгып бетмәгән бер сабый, кулга ияләшмәгән кыргый бер болан баласы. Мине үзе белән таганда атындыра, коймалар аша сикерттерә, минем белән качышлы уйный. Кычыткан чыпчыгы инде менә! Нишлисең, олы башыңны кече итеп, бала-чага кебек йөрергә туры килә. Ничек кенә әле! Җитдилекнең эзе дә калмый. Әмма кеше алдында култыклашып түгел, җитәкләшеп йөрү дә юк. Ә минем аның белән чын гашыйклар төсле урам буйлап бөтенесен көнләштереп, култыклашып узасым килә... Киноларда шулай йөриләр бит. Ул ялындырырга ярата, ә миңа, холкым каршы килсә дә, ялынырга туры килә. Бөтен сөйләшкән сүз – җыен юк-бар. Үзем яраткан шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшер идең, ул рус мәктәбендә укыган кыз, мин – татарныкында. Җитмәсә, үзем дә шигырьләр язган булам бит әле. Аңа да укып карыйм. Бер җылы сүз көтәм. Көлә-көлә нидер әйткән була. Сизәм, бик исе китмәгән кебек күренә. Әллә аңлап бетерми, әллә инде ошамый... Әллә инде миңа шулай тоела.

Мин ул чакларымны – мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы көннәремне сагынып искә алам. Андый тоташ мәхәббәттән торган яшьлек мизгелләре гомергә бер генә була. Гел күрәсе килеп тору, бер күрешергә ашкынып тору... Аның ул карашлары, озын калын толымнарының исләре, аның елмаюлары, ялындырулары, көттерүләре, үпкәләүләре... Аларның барысына да Яркәй урамнары, Яркәй төннәре, Яркәйнең ае белән йолдызлары шаһит...

Миңа укырга Казанга китәргә кирәк иде. Күпме генә кыстасам да, ул минем белән барырга ризалашмады. Иптәш кызлары белән Бөре педагогия институтына китеп барды. Дүрт-биш ел буена без Сак белән Сок шикелле яшәдек. Ике арада сагыну хатлары гына йөреп торды. Безнең сөйләшүләрдән, безнең мәхәббәт хисләреннән телефон чыбыклары өзелер дәрәҗәгә җитеп кайнарлана иде. Казан белән Бөре арасын таптаучы дөньяда бер мин генә булганмындыр. Җае чыкса да, чыкмаса да Уфага очасың. Самолёт белән. Бөрегә – автобуста. Ул чакта автобуслар кечкенә, җылытылмый. Мин исә юка ботинкадан... Туңып барып төшәсең. Фатир хуҗасы – усал марҗа. Чәй эчеп чыгасың да кич буе, төн буе урамда култыклашып йөрисең. Әллә бәхеттән, әллә салкыннан бертуктаусыз калтыранасың. Кочаклашкан буласың, куышып уйнаган буласың. Таң белән тагын Казанга кайтып китәсең. Ул кул болгап кала. Мин очрашу бәхете белән аерылышу бәхетсезлегеннән нишләргә дә белмичә күзләремне йомам... Күз алдыма аның сыны килеп баса, колагымда – аның кич буе, төн буе пышылдаган сүзләре...

Институтны тәмамлагач, Клара үзебезнең Илеш районындагы Исәмәт авылында укыта башлады. Исәмәт – минем әнкәйнең туган авылы. Бәләкәйдән үк еш барып йөри торган, туганнарым бик күп булган авыл булгач, мин сөенеп бетә алмадым. Барып урнашкач та: «Кашлактагы бик әйбәт бер әбигә фатирга кердем. Мәктәптән ерак булса да, иптәш кызым Фаягөл белән бик әйбәт кенә яшәп ятабыз», – дип хат язып җибәрде. Безнең мәхәббәт хатлары маршрутларын үзгәртте: Исәмәт – Казан арасына күчте.

Туган якка ешрак кайтыла башлады. Беренче кайтуымда туп-туры Исәмәткә киттем. Анда барганда һәрчак ерак әбиләргә – әнкәйнең якын туганнарына туктала торган идем. Бу юлы да шунда килеп төштем. Тәмле телле, ачык чырайлы ерак әбием сөенеп бетә алмады, чәй белән сыйлады, сер итеп кенә үзендә укытучы кызлар торганын да әйтте. «Тимергаяз армиягә киткәч, иптәш булырлар дип керттем әле. Бик әйбәт кызлар. Кайтып та җитәрләр инде», – диюе булды, укытучы кызлар чыр-чу килеп кайтып та керде. Аларны күреп, мин телсез калдым: каршымда минем Кларам басып тора иде. Я, Хода! Ул ниләр кичергәндер, белмим. Ерак әби безне таныштыра башлады. Беренче очрашкан кешеләр шикелле исәнләшергә мәҗбүр булдык. Әлбәттә инде, берни дә сиздермәскә тырыштык. Әбиебез колакка катырак иде, шуңа күрә серләребезне яшерергә дә җиңелрәк булды бугай. Безнең бик тиз ияләшеп китүебезгә, уртак тел табуыбызга, чыш-пыш сөйләшеп туймавыбызга, өстәл янында сәгатьләр буена көнбагыш чиртеп утыруыбызга сөенеп бетәлмәде ул...

Университетны тәмамлаганда өйләнешергә булдык. Группадашлар диплом язып ятканда мин туй уздырып йөрдем. Кайчандыр Казанга барасы килмәгән Яркәй кызына барыбер Казанга күчеп килергә туры килде. «Яшь ленинчы»да эшли башладым. Задне-Бойничная дигән урамнан бер искереп беткән агач өйдә яшәүче марҗа әби бер кечкенә бүлмәсенә кертте. Утын белән якмалы. Бер машина утын алып кайттык. Шуны көзге пычракта күрше урамнан өй янына ташыдык. Кышка утын әзерләдек. Башта ярыйсы гына иде. Бер заманны әбинең сеңлесеме, кызымы үзенең ире белән кайтып тора башладылар. Икесе дә алкашлар булып чыкты. Туктаусыз мат, туктаусыз сугыш-талаш. Безнең әйберне сатып эчү дә, мин эшкә киткәч, Клараны куркытулар да калмады. Милиция дә чакыртып карадык, ире 15 тәүлек утырып та чыкты... Аптырагач, Кларага керосинка алып кайтып бирдем. Тегеләр ягындагы кухня кебек җиргә чыгасы юк: ашны шунда пешерә, чәйне шунда кайната. Эштән кайтуга янына да килеп булмый: хатынымнан гел керосин исе генә аңкып тора. Төнлә озак утырырга ярамый, үтүкләргә ярамый, электр җылыткычы куярга ярамый. Әбиебез счётчикны карап кына тора. Бүлмәдәге юешлекне әйтеп тә торасы килми. Бер елга якын шул шартларда интектек. Улыбыз Алмазны да шунда алып кайттык. Яшьлек белән түзелгән инде. Хәзер искә төшсә дә тәннәр чымырдап китә... Бездән соң ул бүлмәдә Марсель Галиевләр дә торып карады.

Көтмәгәндә-уйламаганда безгә фатир бирделәр. Декабристлар урамындагы ундүрт катлы йорттан. Күчерешергә дусларым Фәннур Сафин белән Гамирҗан Дәүләтшин килделәр. Урамнан зур бер йөк машинасы тоттык. Бөтен байлыгыбыз – бер карават, бер өстәл, ике урындык, ике чемодан һәм «Яшь ленинчы»лар бүләк иткән коляска белән улыбыз Алмаз булып чыкты. Машина әрҗәсе буп-буш шикелле. Егетләргә әлләни эш тә булмады... Клара инде яши башлагач та «куып чыгармасалар ярар иде» дип, бер айлап куркып йөргән. Күкнең җиденче катында яшәдек без ул елларда. Фатирыбыз да җиденче кат иде!

Менә шулай башланды безнең гаилә тормышыбыз. Кеше алдында ким-хур да булмадык, башкалардан артыгын да кыланмадык. Үзебезчә яшәдек, үзебезчә яратыштык. Яшьлектә төрле чаклар булгандыр, беребез дә әүлияләр түгел. Тәҗрибә дә яши-яши генә килә. Баштарак бик гади әйберләрне дә белеп бетермисең, бер-береңне аңлый алмый интегәсең. Бер-береңә юл да бирәсең килми. Аннары, ни генә дисәң дә, ике гаиләдә, ике төрле мохиттә үскәнбез, ике төрле тәрбия алганбыз. Ул район үзәгендә бераз булса да шәһәрчәрәк үскән, мин исә – авылныкы гына. Әмма без бервакытта да кеше көлдермәдек, урамга чыгып, күршеләргә кереп өйдәгене чәчеп-түгеп йөрмәдек. Булганына канәгать була белдек. Клара да сабыр булды. Нинди генә авыр чаклары булмасын, сиздермәскә тырышты. Минем бит бөтен туганнар да Казанда укыганда күбрәк бездә булдылар, бездә тәрбияләнделәр. Алар әле дә җиңгәләренә бик тә рәхмәтледер дип уйлыйм. Һәрхәлдә, олылап, хөрмәтләп торалар.

Ә инде мәхәббәткә килгәндә, шушы утыз ике ел эчендә ул да, мин дә тамчы да үзгәрмәдек шикелле. Һәрхәлдә, минем аңа булган хисләрем һаман да яшь чактагы кебек кап-кайнар. Командировкаларга китсәм, сагынып кайтам. Өйдә ялгызым калсам, сагынып көтеп алам. Ул миңа яшәгән саен мәхәббәтлерәк, сылурак булып күренә. Ул әле һаман да кызлар кебек. Күз генә тимәсен! Олыгая-олыгая аның да миңа ныграк якынайганын тоям. Элекке кыргый Яркәй кызы түгел инде. Минем үземә шулай шикелле. Әмма мин аннан әле дә яшь чактагы кебек оялам, аның алдында еш кына беренче очрашкан чактагы кебек каушап калам. Мәхәббәт шулдыр инде, күрәсең.

Ә тормыш дәвам итә. Менә улыбыз Алмаз өйләнеп җибәрде. Киленебез Алсу үзебезнең кызыбыз шикелле. Ачык йөзле, тәмле телле. «Әти, әни» дип кенә тора. Үзләре табышты, үзләре яратышты, үзләре «өйләнешәбез» диделәр. Без туйларын гына уздырдык. Мин үзем Ходайдан улыма нәкъ шундый кәләш теләгән идем. Киләчәкләре матур була күрсен, дип йөрим инде менә. Араларына кермәскә тырышабыз. Үзебезнең әти-әниләр дә безгә шулай булдылар. Акыллы киңәшләреннән башка сүз ишеткән юк. Икебезгә дә ышандылар. Ышанычларын гомер буе акларга тырыштык.

Кызыбыз Таңсылу да үсеп килә. Аллага шөкер, бар яктан да килгән кыз бала. Татар гимназиясендә укып йөри. Биюен дә калдырмады, музыкасына да укыды. «Сөембикә» конкурсында да җиңеп чыкты. Сөенеп бетә алмыйбыз. Рәхәт икән ул балаң уңган булгач!

Әниләре исә көне буе эштә. Казанга килгәннән бирле «Татарстан коммунисты» журналында эшләде. Хәзер инде «Татарстан» гына дип атала. Элек тә мактаулы иде, хәзер дә җанын-тәнен биреп, ихластан шул журналга хезмәт итә. Гаделлеген, тырышлыгын, тәртип яратканын белгәнгә күрә хөрмәт тә итәләр үзен. Мактану булса да әйтим, ул күптән инде «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән маклаулы исемне дә йөртә. Бер класс та татарча укымаган булуына карамастан, мине хәзер татарчага үзе өйрәтә. Профессионал! Иҗатым белән дә танышып бара. Минем ниндирәк дәрәҗәдәге шагыйрь булуымны да чамалый. Шуңа күрә матбугат йорты тирәсендәге кайбер каләмдәшләр минем хакта берәр тәнкыйть сүзе әйтә башласалар, ул аларны шунда ук урыннарына утырта, кемнең кем икәнлекләрен чатнатып әйтеп бирә. «Роберт кебек шагыйрь булырга сезгә иртә әле! Башта аның кебек берәр шигырь, берәр җыр язып карагыз, шуннан соң сөйләшербез!» – дип кенә җибәрә. Яклаучым да ул минем. Зөлфәткә генә димәгән бит ирен бөек шагыйрь итеп яшәүче хатын...

Әлеге язмамны укучы «боларның дөньялары ал да гөл генә икән» дип уйлый инде. Алай гына булса икән ул! Барысын да язып та бетереп булмый, кирәге дә шулкадәр генә. Һәр гаиләнең шатлык-кайгылары белән бергә үз борчулары, үз мәшәкатьләре, үз проблемалары да җитәрлек. Кемгә кирәк алар? Әйтик, Чечняда сугыш башлангач, солдаттагы үлыбызны ике ай буе эзләвебез, әнисенең ике ай буе телевизор каршында утыруы, елап шешенеп бетүе, чиргә сабыша язуы, ике ай эчендә чәчләренең агарып чыгуы кемгә кызык?

Ул чактагы хәсрәтләребезне үзебез генә беләбез. Андый хәлләр башкаларның башына килмәсен!

Әнкәй безне кешеләргә игелекле, бер-береңә ихтирамлы булырга, мескенләнеп яшәмәскә, горурлыгыңны югалтмаска өйрәтте. Нәкъ менә шулай яшәргә тырышабыз да. Барып чыгамы-юкмы, анысы инде башка тема.

...Моннан берничә ел элек телевидение программасын караштырып утырганда «Роберт+Клара» дигән нәфис фильмга тап булгач, хатыным белән, ничектер, аптырап та, дулкынланып та, сәерсенеп тә калган идек. Туры килүен кара әле син аның! Баксаң, бөек немец композиторы Роберт Шуман һәм аның хатыны Клара турында булып чыкты ул фильм. Кызык бит әй! Кайчан да булса берәр заман тагын да «Роберт+Клара» исемле яңа әсәр язылмас дип кем әйтә ала? Бәлки, ул татар шагыйре Роберт Миңнуллин һәм аның хатыны Клара турында булыр. Белмәссең бу дөньяны!

(Роберт Миңнуллин, 1999 ел)

"Сәхнә" журналы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев