Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Нина Егорова: «Туйның иң матур, затлы, күңелле, асыл вакыты – аш чыгару»

Карендәшебез туйда кодаларның аш чыгару мизгелен сөйли.

Туйның иң матур, затлы, күңелле, асыл вакыты – аш чыгару. Бер ара табын җанланып, танышып беткәч, бүләк өләшүләр башланды. Бүләк өләшкәндә дә бик матур җырлар белән дәвам итте мәҗлес. Ул вакытта: «Кайлардан беләләр икән бу кадәр җырны?» – дип исләрем китеп утырган идем. Без инде яшьләр белән олылар туе бергә булгач, күп нәрсәләрне күрми дә калганбыздыр, чөнки яшьләр янына да чыгасы килә бит – дискотека 80-ка. Гармун уйнап жибәргәч инде олылар чыга иде.

Урамда бер рәхәтләнеп күңел ачып кергәннән соң, безнең килен ягыннан аш чыкты.

Гомерләргә безләр әй күрмәдек
Болай зурлап кадер итүне.
Китәр вакытлар да җитәр инде –
Чыгарыгыз безнен ипине,
– дип җырлап жибәрде әнием.

Сандугачлар гына кайда сайрый?
Олы юл кайларда – маякта.
Безнең кодаларның аш-суларын
Басып каршылыйк аякта,
– дип җырлап җибәрделәр иптәшемнең яклары.

Чынлап та, мәҗлесне бизәп утыручы барлык кунаклар аякка басып, кызык итеп кечкенә чанага төяп кергән ашны куллар чабып каршы алдылар. 

Биек тауның, ди, башларында
Ялтырап ята, ди, ташлары.
Бу кем ашлары дисәгез,
Бу кодаларнын, ди, ашлары...


Шуннан күчтәнәчләрне Аргыш-Аннук түти, Маяк Аннук түти, Даржук җиңги, Зоя Урсай җырлый-җырлый өстәлгә чыгардылар:
Ике генә кара атыгыз,
Аның берсен безгә сатыгыз.
Бу кадәрле күп күчтәнәчләрне
Ничек тартып килде атыгыз?


Кыр казлары очкан чакта
Алдан оча аның аклары.
Ни кадәрле груз төясәк тә
Шәп тарта кодагызның атлары
, – дип җавап кайтарды безнекеләр.

Ашка нәрсәләр, нинди ризыклар алып баралар сездә? – дип сораучылар да булды. Һәрвакыттагыча, бөтен нәрсәне парлы итеп алалар: 2 каз, 2 зур торт, 2 чиләк кош теле, 2 таяк яхшы колбаса, кәнфитләр... тәмле-тәмле камыр ризыклары. Истә калганы – балан белән шомырт пирогы. Вак итеп пешергән бөккәннәр... Ә сары чемоданда – 6 ярты аракы. Әле чемоданны ача алмаган булып кыланганнарын хәтерлим.

Яна гына салган гурничкәмнең
Биек кенә икән баскычы.
Бу чемоданнарны без ача алмыйбыз,
Кемдә икән монын ачкычы?


Казны чыгару, аны бүлү гел кызык – күнелле. 

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра
Болыннарга төшкән каз бугай.
Йөгерә-йөгерә эшләсен әле,
Безгә генә төшкән кыз бугай,
– дип бер ботын миңа тоттырдылар, берсен – иптәшемә.

Әй казкаем, казкаем,
Батасың да калкасын.
Башың, күтең тураганда
Ничек түзеп ятасың,
– дип җырлый-җырлый, казны турап бар кунакларга да өләшеп чыктылар. Итнең һәр кисәгенә, өлешенә – бер җыр. Иң ахырдан әнинең вак итеп пешергән пирожкиларын жорланып һәр кунакка өләшеп чыктылар. Пирожкины алыр өчен 1 чәркә кодагыйның аракысын да эчәргә тиеш буласың.

Кәләш ягыннан килгән күчтәнәчләр белән сыйлангач, кияү ягы җырлап җибәрде.
Кече басуларның ай киртәсе,
Олы басуларга җитәсе.
Безнең кодагыйларның аш-сые
Казан өлкәләренә җитәсе.


Атларымны җиктем, юлга чыктым
Тезелеп лә калды калалар.
Ипекәйләребезне зурлаган өчен
Ай, рәхмәт инде сезгә кодалар...


Кайбер туган бүләктән башка әле булышу рәте булсын, дип аш белән килә. Урам буйлатып гармунга җырлап, киенеп, жорланып Аннук түти – әнкием чиләк-көянтәләр белән пилмән алып килде.

Атлар җиктем, чыгып киттем,
Барып кына җитте тирмәнгә.
Сез ди кодаларым килә дигәч,
Пешереп китердем пирмәнкә
, – дип җырлап өйгә керәләр.

Әй китте җыр, сыйлашу, пилмән бүлү!

Әнием җырлап жибәрде:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Нурәхмәт.
Пилмәнең бик тәмле булды
Кодача, сина зур рәхмәт...


Берара биешеп кергәч, Даржук җиңги белән күрше Аннук түтинең бәлеше чыкты. Шулай ук җырлый-җырлый бүлделәр, сыйладылар.

Биек тауның, әй, башларыннан
Таш тәгәрәп төшә, тамаша.
Ашыйк әле кайнар бәлешләрне
Ике гомер килмәс җәнәшә.

Безнең яклар җавап бирде:
Билләренә бәйләгән алҗапкычың
Алмаларын тигез төшергән.
Безләр киләсен каян белгән,
Тәмле итеп бәлеш пешергән.


Аннан токмаклар да китте:
Әнә килә автомобиль
Төягәннәр дугалар.
Тәмле бәлеш пешердек шул,
Ашасын дип кодалар.

Куян ите тәмле диеп,
Куяннарны атмагыз.
Бәлешебез чынлап тәмле
Телегезне йотмагыз.


Ай ла бәлешләрнең бик кайнары
Тышларына чыккан майлары.
Җырлап кына кодачалар җырлыйлар,
Берсеннән берсе матур җырлары
, – дип безнекеләр җырлап куйды.

Истә калганнары шулар иде. Ә иң истә калганы – әниемнең, маманың җырлары:
Иртәләрдән торып битен юсаң,
Чөйдә бистәрләрең ак булсын.
Төнге йокыларың татлы булсын,
Иртән йокыларың сак булсын.

Казаннарда ашлар кайныйдыр,
Урамнарга чыккан исләре.
Шушы җортларны җакын ит –
Китсен әдәмнәрнең исләре.


Өстегезгә кигән киемегез
Җем-җем күренәдер күземә.
Дөньяларга чыккан кояш булып,
Күренәсез минем күземә.

Самаварны тиз кайната,
Кызыл миләш күмере.
Коля белән Нинамның
Озын булсын гомере.


Искәртеп үтәсем килә: 80 нче еллар бу. Майонез, коробкалы конфетлар, затлы колбасалар һәм башка бик күп ризыклар юк заманнар иде – талон системасы.

Нина Егорова

ВКонтактедагы "Мин сине шундый сагындым" төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев