Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Гөл тамыры кебек үскән бертуганнар кадере

Чистай районының Бахта авылында ун бертуган Минкинны үстереп, тормыш юлына озаткан, һәрчак үз кочагына сыендырган төп йорт бар. Элгәреләрдән калган гадәт буенча, хәзер анда ир балалардан төпчеге булган Валерий гаиләсе яши. Туганнар – дус-тату, кайберәүләр шикелле, әти-әнидән калган дип, беркайчан да әйбер бүлешмәгәннәр, сүзгә килмәгәннәр. Шуңа да туган йорт ишеге бертуганнар өчен һәрчак ачык

Төп йортта

Клара туган авылы Бахтага, Минкиннарның төп йортына килен булып кайткач, балалар бакчасына повар булып урнаша һәм 34 ел инде шунда эшли. Ире яклап 11 бертуганның төп йортта җыелышуы гадәти хәл була. Балаларын да әби-бабай янына кайтарып куялар. Яшь киленгә, үзе бала тапканчы ук, яшь ярымлык Cашаны карарга туры килә. Аны Валерийның ул вакытта әле Мәскәүдә яшәүче Галина тутасы кайтара. Чаллыга кайткач, заводта гел төнге сменада эшләү аның сәламәтлеген бетерә, узган көз вафат була.

“Әтигә, сугыш ветераны буларак, Чистайда яңа йорттан бер бүлмәле квартир бирделәр. Ул аны башта ук икенче улыбыз Петяга (хәзерге вакытта Чистайдагы эчке эшләр идарәсенең җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәре) диде. Әтинең үлгәненә – 6 ел, әнидән соң 11 ел яшәде, – дип төп йорттагы тормыш белән таныштырды Клара. – Ирем Валерий бик тырыш. Олы малай Николай армиядән кайткач, машина алып бирде. Ул хәзер гаиләсе белән безнең янда яши. Икенчесе кайтты, анысына да машина алды. Кызыбыз Лизага да 2 бүлмәле квартир алышып, ремонтлашты”.

Колхозлар таркалганчы механизатор булган Валерий 2013 елдан – Бахтадагы балалар бакчасында сак хезмәткәре. 70ләп умарта тоталар. 4 пай җирләре, комбайн, трактор, чәчкечләре бар. Бодай, арпа чәчәләр, люцерна үстерәләр. 8 үгез, 6 бозаулары янына, 100 чеби алганнар. Сыерларын бетергән булганнар. “Сөтсез чәй чәй түгел” дип уйлап, өлкән Минкиннар быел көтүгә тана куганнар.

Кырдан кайтып кермәүче Николайның улы Никита да быел бакчадагы чыгарылыш бәйрәмендә үзеннән үскәч кем булачагын сорагач, “тракторчы” дип чатнатып әйткән.

“Килен белән яшәвемә – 10 ел. Чистайдагы малай белән кыз 2шәр балаларын кайтаралар, аларны Индира карый, – дип киленен мактый Клара. – Бахтада бертуган Минкиннар 5әү генә калды: Иван, Анна, Степан, Василий, Валерий. Степаннар белән кара-каршы гына торабыз. Әле Алексейның тугызында бездә утырдык. Төш турысында кайттым, килен инде өстәлләрне әзерләгән, пироглар пешереп куйган. Анна, Иван дәдәй, Раиса, Василий белән Надя төште, Степан белән Галина һәм күршедән нәнәй яклап туганыбыз Татьяна керде. Чаллыдан Маша кайтты. Галинаның да ашларын без уздырдык. Элек, әти-әни исән чакта, төп йортта 9 майда (әти нәнәйне алып кайткан көн) җыелышты туганнар. Бәрәңгеләр утыртышып китәләр иде. Ул чагында ярты бакчага сарымсак утыртылды. Әтиләр капчыккапчык райпога тапшырдылар. Хәзер дә бераз утыртабыз. Әле быел арахис та үстереп карарга булдык”.

Читтә йөрмәгән

Гаиләдә иң олысы Иван авылдашы Люба белән өйләнешеп, Бахтада төпләнә. Йорт җиткезә. 5 бала үстерәләр. Иван “Ударник” колхозында механизатор, бригадир һәм агроном булып эшли. 1993 елны, комбайн белән урак урганда авариягә очрап, бер аягын өздертә. Хәзер үзләре янында, төп йортта уллары Евгений гаиләсе яши. Авылдашы, бакча тәрбиячесе Аня белән аларның 4 баласы бар. Евгений 3 чакрым ераклыктагы Мөслим фермасына йөреп эшли.

“Нәнәебез Александра Петровнага безне каравы җиңел булмагандыр, ишле идек. Әти Петр Степанович нәнәйдән 2 яшькә олырак, 1923 елгы. Сугышта катнашкан. Ул бакчачы иде. Ул эшләгәндә колхоз бакчасында алмагачлар, карлыганнар бар иде, җиләк тә үсте”, – дип узганнарны хәтерендә яңартты Иван Петрович.

Токарь Раиса

Игезәкләр Раиса һәм Алексей – Иваннан өч яшь кече. Камаз заводындагы зарарлы цехта сварщик булган Алексей туган авылына кайтып, икенче гаиләсе белән, 30 елга якын яши. Аны күптән түгел мәңгегә югалтканнар.

“Әни 13 бала тапкан. 1951 елгы Лизабыз салкын тидереп үлде. Ул миннән бер яшькә олырак иде. Укырга керү өчен мәктәп формасы, кирәк-ярак алганнар. Бала бит, аңышып бетермәгәнмен, миңа кала дип шатландым, – дип үзләре үскән чакны искә төшерде Раиса. – Нәнәйгә бик авыр булды. “Ничә бала була, барысын да табам” дигән сүзе истә. Әти тыныч, яхшы кеше иде. Умарта да тотты. Әтинең әнисе Анна әби безнең уныбыз ны үстереште. Нәнәй 80нен тутыра алмады, әти 93 яшенә кадәр торды. Аны төп йорттагы энебез Валерий белән киленебез Клара карап озатты”.

Раиса үзе авылдашы Валентин Антоновка чыгып, 43 ел бергә гомер итәләр. Чистай сәгать заводында 35 ел токарь булып эшләгән Раисаның ире вафат булганга 9 ел. 3 баласы да Чистайда. Болындай киң йортта үзенең генә яшәп яткан көне.

Бахтага кайткан

Пенсиягә чыккач, Степан да (1956 елгы) Яр Чаллыдан үз авылына кайту ягын карый. Двигательләр заводында станоклар көйләүче булып эшләгән Степанга хезмәт юлында слесарь, монтажчы, юл төзүче, идән җәюче һәм башка һөнәрләр үзләштерергә туры килә. Нигезеннән башлап, түбәсен ябуга кадәр йорт төзелешендә кирәкле эшне дә үзе башкара. Шуңа күрә Бахтада, подвалын да кушып исәпләгәндә, 3 катлы зур йорт салып куя. “Чиләк-көянтә күтәреп су ташырга туры килер”, дип шикләнгән Галинага вәгъдә иткәнчә, йортка су да кергән, мунчасы һәм туалеты да үзендә. Анда яши башлауларына 12 еллап икән.

“19 яшемдә кияүгә чыкканда татарча сөйләшми идем. Өйрәндем. Нәнәй белән әти бик ачык күңелле иде. 1970 елны, Бахтада иң беренче булып, әтиләр кирпеч ызба җиткезде, – дип сөйләде пенсиягә чыкканчы “Таттелеком”да эшләгән Галина. – 3 кызыбызның 2есе – Чаллыда, ә 1се – Таҗикстанда (ире хәрби кеше). Элек җәй буе кайтып йөргәч, авыл тормышына ияләшү авыр булмады. Тавык, куян асрыйбыз. Җәй көне каз, үрдәк алып үстерәбез. Ирем барысын да үзе эшли. Күршедән сөт алып, каймак аертабыз”.

17 яшеннән – фермада

Степаннан бер яшькә бәләкәй Анна да Бахтада яши. Авылдашы Иван Пашинга чыга. 17 яшеннән фермага төшкән Анна, 5 бала таптым дип, өйдә бишек бавы тотып утырмый. Гомере терлекчелектә үтә: сыер сава, бозау карый. Кызларын, улларын каенанасы Ирина караша. Каенаналары 1969 елны салган йортка янкормалар өстәп, кирпеч белән тышлыйлар. Иванын җир куенына тапшырганга – 5 ел. Анна үзе төп йортта улы Вадим гаиләсе белән тора.

“Вадим һаман да йорт-җир яңарта. Үзе Чистайдагы сөт заводына йөреп эшли. Киленем Люба – өйдә, терлек карый. Сыер, 6 бозау, дуңгызлар, тавык-чебеш асрыйбыз. 27 гектарлап җир бар. Люцерна үстерәләр, арпа, бодай игәләр. Терлекне ашатырга кирәк бит. 13 оныгымның 3есе – Вадимның балалары. Кечесе Аделина яшь ярымлык, шуларны карашам”, – дип, кыскача гына әйтеп үтте Анна.

Себер якларында...

Владимир июньдә үзенең алтмыш яшен ерак Себер якларында билгеләп үтәчәк. Сроклы хәрби хезмәтне Әфганстанда узган керәшен егетенең бу кырыс якларда яши башлавына – 38 ел. Ул башта – техникум, аннан Төмән дәүләт нефтьгаз институтын тәмамлап, скважиналар бораулау буенча механик белгечлеге ала. Нефтеюганск шәһәрендәге “Бурение”дә механик булып эшли. 50 яшеннән лаеклы ялга чыккан Владимир хәзер – сак хезмәтендә. Башкортстан татары Рәзинә белән алар 2 бала үстерәләр: Эдуард һәм Ирина.

Телефоннан шалтыраткач, сорау арты сорау яудырганны тыңлап торган Владимир: “Балалар кечкенәдән туган телдә сөйләште. Бәйрәмнәрне беләләр. Олы көнгә күкәй манганны көтеп торалар иде. Икесе дә гаиләле. Нефтеюганскида башкорт ягыннан керәшеннәр бар иде, күбесе китеп бетте. Авылга кайтып, бераз яшисе иде әле”, – дип әйтү белән чикләнде.

Калган дүртесе

Чистай сәгать заводында зарарлы цехта эшләгән Нинаның (1955 елгы) ире – авылдашы Валентин Бутяков. Ул эчке эшләр идарәсендә эшләп отставкага чыга. 2 балалары бар. “Бәрәңгедән 2 кат уңыш алалар. Быел да беренче катка апрельдә утыртканнар, инде өерлек, дип сөйләп тордылар. Бакчалары тау битендә булгач, җир иртә өлгерә. Яңа бәрәңгене беренче алар алып кайтып ашата”, – дип, үзләрен мактап сөйли Клара килен.

Нина белән аралары биш яшь булган Мария дә парны ерактан эзләми, авылдашы Владимир Чернышевка чыга. Кызларының Оксана исемлесе күптәннән Америкага киткән. Мария үзе әле һаман да Чаллыда, төзелештә эшли.

Чуваш Ялтаны авылыннан керәшен кызы Надяга өйләнгән Василий (1958 елгы) колхозда механизатор була. Авылда, үз яннарында – төпчек малайлары Алексей. Хатыны Алена – Әлмәт ягыннан. Аларның олы кызларына 5 яшь. Василийларның 3 кызлары да Казанда, гаиләле.

Туганнарның төпчеге, 1968 елгы Валентина Нестеренко – Менделеевскида, повар. Украина ягыннан булган ире Валерий белән үз йортларында яшиләр. 2 кызлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев