Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Эльмира Смирнова: “Героиня булырга өчәү генә җитми”

Әлмәт районының Кәләй авылыннан күп бала үстерергә, игезәкләр дә алып кайтырга хыялланган Смирновларның теләкләре чынга ашкан.

Түбән Кама кызы Эльмира институтны тәмамлагач, әбисе янында яшәргә дип, Әлмәт ягындагы Кәләй авылына күчеп килә. Шунда ул үзенең булачак ире Иван белән таныша. Бер-берсен яраткан яшьләр тиз арада өйләнешәләр.

“Ул көннән соң 16 ел узып киткән икән. Олы улыбыз Андрейга – 13 яшь. Спортка тартыла, шуңа Әлмәткә бокска йөртәбез. Уртанчылары – игезәкләр Алексей белән Артем. Тиктормас балалар – рәсем дә ясыйлар, лего да, пазллар да җыялар. Кызчыгыбыз Аленага 6 яшь тулды. Сүз эзләп кесәгә керми. Балалар бакчаксында дуслары күп. Бии дә, шунда ук берәр җыр уйлап чыгарып, җырлап та куя. Балаларның характерлары да, кызыксынулары да төрле”, – дип сөйли дүрт бала әнисе. 

Эльмира карьерасын Әлмәтнең салым инспекциясендә башлый. Әмма кызлары тугач, эшеннән китеп, үзен тулысынча гаиләгә багышларга туры килә. Бүгенге көндә ире белән сыерлар, кәҗәләр алып, зур хуҗалык тоталар икән. Ә былтыр Эльмира үз авылларына почтальон булып эшкә урнашкан.

“Миңа почтальон булу бик ошый. Бөтен авылдашларымны беләм. Араларында туганнар да күп. Элек күрешергә вакыт җитми иде. Хәзер атна саен диярлек барысына да почта йомышы буенча кереп, хәлләрен белеп чыгам. Әле бит авылда өйләреннән чыгып йөри алмаучы картлар да бар. Алар мине пенсия, субсидия китергән өчен генә түгел, ә бераз утырып, сөйләшеп алырга дип, зарыгып көтеп торалар. Җәйге каникулларда миңа балалар да ярдәм итәләр. Кызыксынып, узыша-узыша, газета-журналларны таратып йөриләр. Эшемнән ләззәт алам”, – ди ул. 

Әни кешенең эше, чыннан да, күп. Көненең һәр минуты исәптә һәм бик кадерле.
5.00 – балалар уянганчы, ире белән кәҗә, сыерларны саву, иртәнге аш әзерләү.
6.00-9.00 – балаларны мәктәпкә, бакчага озату, төшке аш пешерү, өй җыештыру.
9.00-13.30 – почта/пенсия кабул итү, авыл буйлап таратып чыгу.
13.30-17.00 – укудан кайткан улларын карау, ашату, Әлмәткә түгәрәкләргә алып бару. Аларны көткән арада ире белән клиентларына сөт ризыклары таратып чыгу. Аленаны бакчадан каршы алу.
17.00дән соң – кичке аш, маллар карау, балалар белән дәрес хәзерләү, уйнау.
21.00 – балаларын йокларга яткырган Эльмираның “ял сәгате” – каймак аерту, эремчек, сыр, йогурт кайнату.

Көне тыгыз булса да, әни кеше үзенә дә вакыт таба. Элек даими рәвештә фитнес залга йөрсә, “хәзер почта таратканда авылны әйләнеп чыгам, көненә ничә чакрым җыеладыр”, – дип көлә ул. Чибәр дә, өлгер дә почтальонга авылдашлары сокланып карый, аны “мать-героиня” дип атыйлар. Ә ул үзе исә алай дип санамый, “Героиня булырга дүрт балам янына өчәү генә җитми”, – дип җавап кайтара. 

Гаилә башлыгы Иван, үзе дә ике апасына бер эне булып үскән, шуңа күп балалы әти булырга хыялланган. Ә Эльмира игезәкләр алып кайтырга теләгән. Икесенең дә хыялы тормышка ашкан.  Әни кеше балаларны тәрбияләүдә иң мөһиме – аларны хөрмәт итү, характерларын кабул итү, фикерләренә колак салу, дип саный. Үзара бәхәскә кереп китсәләр дә, компромисс таба белергә кирәк, ди ул. Гаиләдә бер-берсенә карата мәрхәмәтле һәм гадел булсалар, алга таба, олы тормышта, башка кешеләр белән дә аралашу җиңел булыр. 

Смирновларның хуҗалыклары зур булгач, йорт эшләрендә балалар да булыша. Кәҗәләре бәтиләгәч, аларны шешәдән ашаталар. Өйдә дә һәркемнең үз эше: берсе чәчәкләргә су сибә, икенчесе савыт-саба юа, өченчесе идән себерә. Җәй көне олы уллары әтисе белән печән әзерли. Гаиләнең үз традициясе дә бар: һәр җәйне атнага бер тапкыр балыкка йә пикникка баралар. 

“Ничек өлгерәсең барысына да” дигән сорауны Эльмирага еш ишетергә туры килә. Ә ул – бик ачык, бик җиңел кеше. “Кем әйтте соң әле өлгерәбез дип? Ашыкмаска кирәк. Әкренләп үз максатларыбызга барып җитәбез. Әти-әниләр дә гел янәшәдә, ярдәм итәргә әзер торалар, – дип җавап кайтара. – Тик, шулай да, тылсымлы таягым булса, тагын ике кул сорар идем!”

Әнә шулай, барысына да җитешеп, ут өертеп, яши дүрт бала анасы Эльмира. Арыдым да дими, талдым да дими, көн дә үзенең елмаюы, җан җылысы белән, олы гаиләләре тормышына бәхет өсти. Әни кешенең үз бәхете шунда түгелме соң инде?!

Фото: шәхси архивларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Они такие молодцы, всегда приветливые и вообще они хорошие люди оба. Всегда помогут и поймут.